16+

«Бармагым шеште. Коткарыгыз!»

Европа илләре җәнлекләрне яклаучылары, урынлымы-­урынсызмы, тизрәк Россия халкын җәнлекләрне кыерсытучылар сыйфатында күрсәтергә ашыга.

Европа илләре җәнлекләрне яклаучылары, урынлымы-­урынсызмы, тизрәк Россия халкын җәнлекләрне кыерсытучылар сыйфатында күрсәтергә ашыга.

– Мондый бәяләмә һич тә дөрес түгел. Безгә кешеләр – кадерле, мәчеләр дә кызганыч. Хезмәткәрләр кешеләрне һәм җәнлекләрне коткарырга бердәй җаваплылыкта чыгып йөгерәләр, – диде шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов журналистлар белән әңгәмә барышында.

«Ачык Казан» («Открытая Казань») интернет системасына узган ел казанлылардан 329 609 хәбәр кергән, быелның гыйнвар аенда инде 4746 хәбәр юлланган. Коткару отрядлары хезмәткәрләре узган ел 288 кешене, шул исәптән 51 баланы үлемнән саклап калган, 465 кешегә ярдәм күрсәтелгән.
– Узган ел өйләрдә һәм фатирларда 652 янгын чыкты, 81 кеше коткарылды, ләкин 34 кеше ялкын корбанына әверелде. Кышкы чорда мичләр һәм электр җылыткычлары белән бик сак эш йөртү сорала, – дип кисәтте Фердинант Тимурханов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
Коткаручылар адресына шактый сәер мөрәҗәгатьләр дә килеп ирешә. Мәсәлән, башкаланың Четаев урамындагы 16нчы йортта яшәүче бер хатын-кыз: «Бармагым шеште... коткарыгыз!»– дип шалтыраткан. Барып җитсәләр, ни күрсеннәр, кечкенә үлчәмдәге балдак бармакны кыскан һәм шештергән. Балдакны кисмичә генә салдырып, хуҗабикәнең кулына тоттырганнар. Фатих Әмирхан урамындагы йортта яшәүче икенче бер хатын-кыз: «Ваннада ятам, тизрәк килегез!» – дип, телефоннан кычкыр­ган. Тик, берүк, күңелегездә әдәпсез уй туа күрмәсен. Юынырга теләп ванна бүлмәсенә кергән 82 яшьлек апа инвалид арбасыннан идәнгә егылган да тора алмыйча ята икән. Аңа ярдәм күрсәтелгән.

Шәһәр фатирларында ялгыз авыру бабайларның һәм әбиләрнең урындыктан яки караваттан егылып, идәндә яту очраклары булгалап тора икән. Фердинант Тимурханов өлкән яшьтәгеләрнең балаларын һәм якыннарын хәлләрне даими белешеп торырга чакырды. Күршеләрнең дә бер-берсен белешүе зыян түгел.
Былтыргы җәйдә рәсми рәвештә ачылган комлыкларда ун кеше суга батудан коткарып калынган, шуның дүртесе – балалар. Комлыкта 264 кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән.
– Кызганыч, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган тугыз кеше (берсе – кечкенә бала) батып үлде, – диде Фердинант Тимурханов.
Казандагы мәгариф учреждениеләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелә. Вахитов районындагы бер балалар бакчасында узган елның 14 декабрендә «тревога» тавышы яңгырый башлаган.

– Тикшерү булачагы сер иде, шулай да балалар бакчасы коллективы сынауны уңышлы узды, сабыйлар 8 минут эчендә эвакуацияләнде. Тревога бирелгәч, мәктәпләрдәге укучылар тиз генә янәшәдәге берәр сәүдә үзәгенә күчерелә. Бистәләрдә, әйтик, Салмачыда балалар мәктәптән киенмичә дә йөгереп чыгарга мөмкин. Андый чакларда, балалар туңмасын өчен, җәмәгать транспорты автобуслары чакыртып китерелә, автобуслар «эвакуация корылмасы» ролен үти, – диде Фердинант Тимурханов.

Башкала мэры Илсур Метшин граждан­нарны яклау идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, коткаручыларны «сугышчан дружина» дип атады.
– Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек күнекмәләре даими рәвештә алып барылсын, – диде мэр Илсур Метшин.


Белеп тор

Төзек булмаган кирпеч мичтән, кулдан ясалган электр җылыткычтан файдаланмагыз;

газ исе чыккан бүлмәдә электр, шырпы кабызмагыз;

рөхсәт ителмәгән яки таныш булмаган урыннарда су коенмагыз;

таныш булмаган урыннарда боз өстенә кермәгез, 7 сантиметр калынлыктагы боз гына кешене күтәреп тора ала;

кечкенә сабыйларны өйдә яки фатирда ялгызларын гына калдырмагыз, кулларына шырпы бирмәгез.
коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading