Шәһри Казан

«Барыбер йөрми аякларым, кисеп ал да холодец ясап аша, кызым, хәл керер»

«Шәһри Казан»ның 10 апрель санында басылган Ленинград блокадасын кичергән Римма Усманова турындагы «Әни ничек чыдагандыр» дип аталган язманы еламыйча укып булмый.

Шушы көннәрдә генә, шәһәребезнең бер шифаханәсендә эшләгән, блокада кичергән табибларның тарихларын укып, тетрәнеп, уйланып йөрдем... Әтисе көнне төнгә ялгап авыруларга, яралыларга ярдәм итүче кызына: «Барыбер йөрми аякларым, кисеп ал да холодец ясап аша, кызым, хәл керер», – ди... Коточкыч бит!
Нинди рәхәт тормышта, муллыкта яшибез! Алай булуга карамастан һаман ризасызлык ишетәсең. Кичә кибеттә ипи алабыз, чиратта алда – ике, бездән соң бер ир заты тора. Менә шул ирнең ипинең ике тиенгә артканлыгын сүгеп торуын ишеткәч, күңелдә ризасызлык туды. Соң инде, алма арткан бәялесен, арзанрагы да бар бит. Шулай шул, рәхәткә чыдамый халык. Менә бу язмадагы кебек гыйбрәтле язмышларны бер укысалар, яшәүгә карашларын үзгәртерләр иде бәлки... Әллә кайчангы түгел бит бу җан өшеткеч хәлләр, әле исәннәр җиткерә! Күкләребез аяз, илләребез имин булсын да, үзебез шөкер итеп яшик.

 

Мәрзия Сәләхова-Мухина, Казан

Реклама

Ленинград блокадасын кичергән Римма Усманова: «Әни ничек чыдагандыр»

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: