16+

Барыгыз да көрәшкә: тамашачылар да, чемпионнар да кертелә!

Көрәш буенча өч яшь категориясендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан данын бары тик чемпионнар гына яклаячак. Тамашачылар да ярышларга кертелә.

Бу хакта "ШК" хәбәрчесенә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Россия беренчелегенә 20дән артык команданың килүе көтелә. Ә Татарстан данын исә республика беренчелегендә җиңү яулаган, ягъни чемпион калган көрәшчеләр генә яклаячак. "Спорт принцибы беренче планда торырга тиеш дип саныйм. Татарстан беренчелегендә җиңү яулар өчен алар җан тырмашып көрәште бит, шул ук егетләр Россиядә дә катнашырга тиеш!", диде ул.

Р.Хәйруллин сүзләренә караганда, ярышлар узачак "Ак Барс" көрәш сарае бинасына тамашачыларга керү өчен чикләү куелмаган.

Билгеле булганча, Татарстанда аеруча саклык режимы кертелде. Бу хакта укырга мөмкин: Спорт ярышлары, концертлар, командировкалар... - барысына да чикләүләр кертелде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading