16+

“Бер баш көнбагыш өчен алтмыш ел борчылам”

Кеше белмәде, әмма мин ярамас эш эшләдем!

“Бер баш көнбагыш өчен алтмыш ел борчылам”

Кеше белмәде, әмма мин ярамас эш эшләдем!

Татар мунчасы, татар авылы, аның халкы турындагы хикәяләр тезмәсе көннән-көн озыная. Баулы районында яшәп иҗат итүчеләр: “Бау шикелле сузыла”, – дип өстәсә, чүпрәлеләр күпме кирәк күпертерләр иде. Ә без – Байлар Сабасы ягыннан – тыйнак! Мин хикәяләремдә районыбызның Татарлар Икшермәсе авылы, аның кызыл балчыклы туфрагы, зәңгәр күктәге ак болытлары аша чекрәеп торган Киек Каз юлы, кәкре-бөкре гәүдәләренә яшел яулыкларын ябынган ак каеннар; аланнарында кызарып пешкән җир, каен, кура җиләкләре белән бөрлегәне; Мишә елгасына таба куыша-узыша, берсе-берсе аша сикереп уйнаган чишмә сулары; тугай-тугай булып җәйрәп яткан болыннарында үскән әнис, ат кузгалагы; Тәкәбер, Җиләк, Зират елгалары, Ильяс, Саз, Бүләк апалар янындагы тау... берсен дә калдырмыйча, үземнең хөрмәтемне белдерергә, сагынуымны күрсәтергә теләп, язам да язам. Күбрәк язган саен, туган яклар тагын да якыная, тагын да сөйкемлерәк күренә.

Шушы гүзәл җирне ташлап китсәм дә, мин аны беркайчан да онытмыйм. Оныта башласам, төннең кара яулыгында тишек табып, алар минем төшләремә керә. Шул чакларда миңа бик рәхәт була. Гүя әни мине җылы кочагына кысып сөя, чәчләремнән, аркаларымнан сыйпыйдыр кебек. Бүгенге балачак истәлекләре мине кабат үзебезнең якларга, кара мунчабыз урнашкан, Ильяс чишмәсе аккан, Олы Арташ авылына баручы юлга салынган агач күпер, шул күпер буена авыл кешеләре түккән чүп-чарлы бакча башына китереп чыгара.

Күңелемне пәрә-пәрә китереп, минем эчемдәге ике кеше: яхшы һәм яманын узара сугыштырып, күршебез Шакир абыйлар бакчасында, мунчалары каршында бер көнбагыш тишелеп чыкты. Төптән үк юан, яфраклары киң булганлыктан, башы да бик зур булып үсәргә тиеш иде. Минем хисләремне аңлагандай, ул ай үсәсен атна эчендә үсеп, сабагында табак зурлыгындагы баш пәйда булды. Бу баш чәчәк аткач, су буйлары, күпер буендагы чүплек, чүплеккә Кара Баһаулар чыгарып ташлаган тишек җилпуч, борыны төшкән җиз комган, Сәгъдәт апа ташлаган олтанлы сыңар киез итек, этләр китереп ташлаган кәҗә мөгезе, хәтта авыл үзе дә яктырып китте. 

Укучым, шушы бәрәңгеләр арасында олы табактай сары башлы җир кояшының кечкенә малай күңелендә ниди җылы хисләр уятып, ком бураннарыннан да көчлерәк буран күтәргәнен аңласагыз иде. Көндезләрен генә түгел, ул төнлә белән төшләремә керә. Бик көчле магниты бар шикелле мине үзенә тарта, чакыра. Хәтта малайлар белән уйнауның тәме-яме бетте. Берәрсе аны урлап китмәсә ярар иде дигән уй мине пошаманга төшерде. Уяну белән, иң башта арт якка чыгып, көнбагышымны барлыйм. Инде ул минеке, минем өчен генә тишелеп чыккандыр кебек. Су коенырга Мишәгә төшсәк тә, урманга барсак та, кайту белән, абзарыбызның арт ягына чыгып, көнбагышка карыйм. Ул тагы да зураеп, чибәрләнеп киткән. 

Атна арты атналар узды. Көнбагышымның табактай башына сары төсләр керде. Бу – аның өлгереп килү, җитлегү билгесе иде. Бик күп уйланып, башымда берсеннән-берсе остарак планнар туып, мин аны урларга дигән карарга килдем. Шакир абыйларның киртә буйларында 1934-35 еллар тирәсендә ак таш түшәлгән Олы Арташ авылына баручы юл уза. Ул юлдан Арташлар да, Дөли чишмәсенә суга баручы кыз-хатыннар, югары очтан – кибеткә, эшкә баручылар да уза. Бакчага каршы яктан Садыйк абыйның тормыш иптәше – Чибәр абыстай, Әпә Мөнирәсенең дә Ильяс чишмәсенә мал-туарлары өчен суга төшүләре мөмкин. Көнбагышны чәлдерү өчен төшке аш вакытын сайладым. Авыл халкы көндезге эсседән качып күләгәдә, өйалларында чәй эчә. Олы яшьтәгеләре ятып черем итә.

Бакча башындагы, кыш айларында чаңгы-чана шуа торган Ильяс тауына менеп, үземчә разведка ясап төштем. Бар тирә-як тын, кеше-фәлән күренми. Тиз генә чаптырып, Шакир абыйларның бакча капкасы янына килеп тә җиттем. Капка келәсе ычкындырылып, алдагы көндә клуб каршындагы бердәнбер колхоз машинасы торган гараждан чәлдергән солидол белән майланган күгәннәр шыгырдамыйча гына ачылып, мин эчкә ыргылдым. Йөрәк дөп-дөп тибә. Аның тавышы авылдагы һәр урам-йорттка ишетеләдер сыман.

Әмма хуҗалар түгел, хәтта мәктәп укытучылары җыелышып килеп чыксалар да, мине туктата алмаслык көч мине алга этәрде. Кесәдәге ике япьле пәкене ачып, көнбагышка тилгән каз бәбкәсенә ташлангандай очып кундым. Шунда без көнбагышым белән беренче тапкыр күзгә-күз килеп кочаклаштык. Минем йөрәк тагы да катырак дөпелди, күкрәк читлегенә бәрелеп, тыпырчына, сикерә башлады. Ихтимал, мондый халәт егет үзенең сөйгәнен шомырт чәчәк аткан йолдызлы төннәрдә күкрәгенә кысып кочкан мәлләрдә генә була торгандыр. Ә хәзергә инде кат-кат әтинең беләвенә ышкый торгач “Гали пәкесе” кебек үткенләнгән пәкем көнбагышның башын кисеп тә чыгарды. Ниһаять, айлар буена сузылган татлы хыялым минем кулымда. Мин, капка келәсен дә эләргә онытып, урман ягыннан башланып бакча башлары буйлап сузылган Җиләк елгасына таба элдердем. Яланаяклы тәпиләрем тигән урынга тия, тимәгәненә юк. Бу минутларда мин үземне Чүти авылының атаклы ат карагы Шәкүр абзыйдан ким сизмәдем.

Бары тик, ат карагыннан аермалы буларак, ялан тәпиләрем ат тоягының тавышын чыгара алмады. Ул караңгыда гына урласа, мин көпә-көндез күршеләрнең бакчаларын бастым! Солтан Мәймүнәләренең бакча башларындагы өянке астына утырып, “табакның” тип-тигез булып тезелешкән орлык өсләрендәге чәчәкләрен уып төшерә, коя башладым. Дөрес, ярты кул яссылыгы өлешен Икшермә чыпчыклары инде чүпләргә дә өлгергән. Безнең авылныкылар гәүдә ягыннан да, сайраулары буенча да башка авылныкыннан матуррак. Каурый киемнәре дә затлы, ялтырап тора. Гамашлары да бик йонлы, тезләренә төшкән. Каракучкыл орлыкларның башлары күренде. Менә ул – беренче орлыклар! Алар минем кулда. Минем бармак башы зурлыгында, эчләрендә ап-ак, ашаганда кетердәп торган сусыл төшләр... Тәме исемдә калмаган. Инде йөрәк тә, урынына утырып, ашыкмыйча гына тибә. Тора-бара көнбагыш урлауның кызыгы бетеп, берәрсе күреп калмадымы икән дигән сорау борчып тора башлады. Шулай да, кичкә чаклы агач астында утырып тордым. Аннан соң бу башны үзебезнең кара мунча түбәсенә яшереп куйдым. Мондый көнбагыш башын бер кешегә дә күрсәтергә ярамый иде. Үземне танытмас өчен, алдын артка каратып кигән фуражкамны дөресләп, шыпын-шыпын гына өйгә кердем. Сүз катучы, кайда йөрдең дип сораучы юк. Димәк, минем кыңгыр юлда йөрүемне сизүче, күреп калучы булмаган. Ләкин күңелем түрендә юшкын хасил булып, бер борчу, үкенү хисе килеп керде. Кеше белмәде, әмма мин аны үзем беләм ич – мин ярамас эш эшләдем!

Менә, укучым, бу хикәям дә азагына якынлашты. Укучым дип дәшсәм дә, хикәямне укучылар булырмы-юкмы, эшнең бу ягы миңа караңгы. Хәзерге заманда язучылар укучылардан күбәеп бара. Анекдоттагы сыман: “Без укучы түгел, без – язучы!” Үзем дә, күпчелек язучыларның әсәрләрен укыганда: “Ни өчен әле мин юкны-барны укып утырам. Геройны бу кешеме, әллә икенчесеме үтерсә ни, сиңа аннан ни файда? Бу хатын баласының атасы үз ире булмыйча күрше мужигы булса, аннан сиңа ни зыян?” – дип уйлап, китапны читкә этәрәм. Шушы ук сорауларны үземә дә ишетергә туры килмәсен дип, хикәяләремне кызыклырак, тормышчан итәргә тырышам. Тормышыбыздагы күп төрле сорауларга җавап таба алмаган очракларда, мин аларны укучыларыма юллыйм. Бу юлы да чираттагы сорау миемне айкый: “Бер баш көнбагыш өчен 60 еллардан соң да борчу кичерәм”...
Хушыгыз, киләсе хикәяләремдә очрашканчыга кадәр.

Р.S. Ялварып сорыйм, зинһар, минем көнбагыш урлау ысулын үзегезгә кәсеп итә күрмәгез. Борчулы, авыр хезмәт. Минем башымдагы йөз мең чәч бөртегенең өч меңләбе агарып, шуның бер йөзе шушы көнбагыш аркасында. Урлашу бар кешегә дә килешеп бетми. Килешмәгәннәр – ябыга, килешкәннәр – симерә... соңгы көннәрдә тотылучылары да шактый күбәйде...

Габдулла Исмәгыйлев
Казан

Язмага реакция белдерегез

3

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading