Әйе, бу бюстның әһәмияте зур. Ул халкыбызның «каләм тоткан – хур булмас» дигән мәкален тагын бер тапкыр исбатлый. Бәлки әле бу бюст яныннан узганда, бүген Әнвәр аганың шигырьләрен сөйләгән Артур Зиннуров кебек малайлар күңелендә дә киләчәктә әдәбиятыбызга хезмәт итү теләге уяныр. Их, шулай булсын иде. Татар әдәбияты классикларының санын гомер-гомергә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арттырган ич. 83 процент татарлар яши торган Камышлы нигә әле бу исемлекнең башында тормаска тиеш?!
Милләтне милләт итеп саклап кала торган, аны киләчәккә алып бара торган хис ул – милли горурлык. Әгәр дә сабый кечкенәдән үз халкын яратып, аның белән горурланып үсә икән, ул телне дә өйрәнәчәк, тарихны да беләчәк. Ә тарихны тирәнрәк өйрәнгән саен, үз милләтенә мәхәббәте тагын да артачак. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татар халкы чынлап та бик зур милләт. Аның бәйрәмнәре генә дә ни тора. Әнә татарныкы дип саналып килгән Сабан туен да хәзер ил белән барлык халыклар бергә бәйрәм итә. Сабан туе мәйданында төрле милләт вәкилләрен күреп, аларның да милли моң көйләрен тыңладык. Камышлы Сабан туенда без татар булуыбызга сөенеп, горурланып йөрдек.
Сабантуй бүләкләре
Билгеле инде, Сабан туе ул бүләкләре белән истә кала. Камышлы Сабан туе да бүләкләргә бик бай булды. Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп символы – тулпар ат. Ә менә Татарстан хөкүмәте Бөтенроссия Сабан туе тарихында беренче тапкыр чын ат – татар аты бүләк итте самаралыларга. Кушаматы – Сак-Сок. Бу да тикмәгә түгел, Камышлыда Сок елгасы ага. Бу татар токымлы атны биредә дә үрчетсеннәр иде дигән максат белән аны Лениногорск районы фермеры Фәрит Нәбиуллинның «Алмакай» хуҗалыгыннан алып килгәннәр. Татарстан Президенты Самара татар автономиясенә – автобус, ә Самара губернаторы Камышлы районына «Нива» машинасы бүләк итте. Үз-үзенә бүләк ясаучы да булды. Бу быелгы Бөтенроссия Сабан туеның төп батыры – Мари Эл егете Муса Галләмов. Аңа Татарстан Президентының махсус бүләге – автомобиль бирелде. 120 килограммлы үлчәүгә кадәрге авырлыкта бил алышкан бу егетнең Сабан туе көнне туган көне булган. Июнь азагында Сабантуйлар гөрләгәндә туган малайны «Сабан туе батыры туды!» дип каршы алгандыр, күрәсең, дөнья. Шулай булып чыккан да. Татар милли көрәш остасы пәһлеван егет быел бер машина откан инде. Казанның Аккош күле Сабан туенда да аңа тиңнәр булмаган. Муса Галләмов тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнде дә аны мәдрәсәгә бүләк итеп калдырды. Моның өчен көрәшче егет көндәшен екканга караганда да көчлерәк алкышлар астында калды.
Кунаклар күп иде
Юлдашларыбыз арасында Берлиннан килгән Ирма ханым да бар иде. Ул – филолог, Чыңгыз Айтматов иҗатын өйрәнүче. Әдип белән якыннан таныш булган. Язучының әнисе татар хатыны икәнне белгәч, галимәнең татарлар турында күбрәк өйрәнәсе, Татарстанны килеп күрәсе килгән. Президентка хат язган. Озакламый чакыру да алган. Ирма ханым әдипнең әнисенең ватаны Кукмара якларында да булган. Татарларның кунакчыллыгына исе китеп сөйли. Татарстанда беренче тапкыр. Чәкчәк, кыстыбыйларны бик яраткан. Русчасы шәп. «Яшьрәк булсам, татарчаны да өйрәнер идем...» – диде. Кайтканда, башында чигүле яулык иде. Монысы да халкыбызга хөрмәт йөзеннән.
Кукмара дигәннән, аларның кунакка йөрергә яратуларын беләбез. Үзләрендә җитештерелгән табаларны, киез итекләрне алалар да күп кенә Сабан туйларының бизәге булалар алар. Ара ерак дип тормаганнар, Камышлыга да килгәннәр. Аларның ишегалды барысыннан да матур һәм үзенә чакырып торгангадыр инде, кунакларга да бик бай иде. Юкка гына Президентыбыз Рөстәм Нургали улы кукмаралылар ишегалдын камышлыларга бүләк итеп калдырмады. Киләсе елларда узачак Камышлы район Сабан туеның бизәге, бу Сабантуйның истәлеге булып торыр ул.
Комментарийлар