16+

Бер тәүлектә ковидның 69 яңа очрагы һәм ике үлем теркәлгән

Кызганыч, әмма Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн артуга таба бара. Кичә бер тәүлек эчендә 67 яңа очрак теркәлсә, бүгенге мәгълүматларга караганда, тагын 69 кешенең ковид белән авыруы ачыкланган. Ике кешенең үлүе турында да мәгълүмат бар.

69 яңа очракның 5се Татарстанган читтән кергәннәрдә табылган. Алты кеше хастаханәгә озатылган.

География:
1.    Казан – 50
2.    Чаллы – 5
3.    Алексеевск – 1
4.    Биектау – 3
5.    Яшел Үзән – 1
6.    Лаеш – 1
7.    Түбән Кама – 1
8.    Нурлат – 6
9.    Питрәч – 1

Шулай итеп, 14 ноябрьгә Татарстанда ковид белән авыручылар саны 9180 кешегә җитте. 8075 кеше дәваланган.

Кызганыч, узган тәүлек буенча коронавирустан тагын ике кешенең үлеме дә теркәлгән. Сүз 1958 елда туган ир-ат һәм 1984 елда (!) туган хатын-кыз турында бара. Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 121 үлем очрагы теркәлде.

Шул ук темага: Ну, җырчылар, ачуны чыгарасыз...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading