16+

Без анда ял итәргә барабыз, ә кайберәүләр - гомер көзендә шунда үткәрә

“Барысы да бушка” системасы җәннәте, диңгез, таулар, кояш һәм туристлар өеме.

Без анда ял итәргә барабыз, ә кайберәүләр - гомер көзендә шунда үткәрә

“Барысы да бушка” системасы җәннәте, диңгез, таулар, кояш һәм туристлар өеме.

Җәй көне ялга чит илгә барам дигәч, күпләр: “Төркиягәме?” - дип сорый. Россия туристларының яраткан ял иленә быел мин дә сәяхәт иттем. Бу илгә күптән барганым булмады, шуңа күрә кайбер үзгәрешләр бераз уйландырды. Шулай да, ял үзен аклады, чөнки Төркиядәге сервис, күз явын алырлык табигать, диңгезне күрү генә дә ни тора!

Сәяхәттән истә калган, кызыклы фактлар белән уртаклашасым килә:
1. Элек Төркиягә барып кием-салым төяп кайталар иде. Затлы-затлы туннар, тире эшләнмәләре, аяк киеме, сыйфатлы тукымалардан тегелгән зәвыклы күлмәкләргә кызыкмый мөмкин түгел. Әмма хәзер Төркиядә очсыз шопинг һәм мода эзләргә кирәкми. Әйтерсең кием-салым киштәләрендә товарлар бу 10 ел эчендә бер дә үзгәрмәгән. Урамнарда сатучыларның кибетләрен дә бер-берсеннән аерырлык түгел, чөнки бөтенесе бер үк әйбер сата: футболка, купальник, кояштан саклану кремнары, сабын, чәй һәм башка вак-төяк. Кытайдан кергән футболкалар 5 еврога, ә күлмәкләрне 10 еврога саталар. Ул күлмәкләрне күреп, бераз елыйсы да килде. Бездә андый күлмәкләрне 1 мең сумга сатмыйлар инде, күп булса 500 сум. Бу хәл урам кибетләрен генә кагылгандыр дип ышанып, Манавгат базарына да барып карадык. Хәер, монда сайланырга җирлек бар әле. Әмма андый киемне безнең маркетплейсларда арзанракка да табып була.

Базар һәм урам кибетләре генә шулай дип өметләнгән идем. Юк икән. Отельдән затлы гына тун һәм тире эшләнмәләре сатыла торган кибеткә барырга тәкъдим иттеләр. Гәрчә, кирәк-яраклар булмаса да, кызык өчен генә ризалаштык. Безне бик сөйкемле генә Альбина исемле русча сөйләшүче хатын-кыз каршы алды. Кибеткә килеп керү белән: “Бәяләргә игътибар итмәгез. Бу Евросоюздан килгәннәр өчен, руслар өчен бүтән бәя”, - диделәр. Үтеп барышлый гына бер куртканың бәясен карап алырга өлгердем. Ышанасызмы, 4 мең евро (якынча 400 мең сум) тора! Гомумән, кибеттә бәяләр 2 мең евродан да ким түгел иде. Сыйфатларына бәя бирә алмасак та, тышкы кыяфәтләре бер дә таң калдырмады. Бездә андый курткаларны күптән кимиләр, “модный” түгел. Шулай да, бөтенләй кәефләрен бозмас өчен киеп карарга булдык. Бәлки, ошар әле? Кыскасы, нәтиҗәдә бер пәлтә белән куртка калды. Алары да, сатучыларны үпкәләтмәс өчен генә сайланды.

Башта пәлтәне - 105 мең, куртканы - 85 меңгә сатарга тырыштылар. Бер сүз дә дәшмәгәч, тагын бәя төшерделәр. Пәлтә - 65 мең, курткасы - 40 мең булды. Авызга су кабып утыргач, инде бөтенләй буш китмәсеннәр дип сатучылар кибет директорын чакырып иң арзан бәяне әйтергә ашыктылар. Пәлтә - 25, ә куртка 21 мең сумлык булып чыкты. Бу хәл шәхсән миңа бик кызык тоелды. Дәшми калу - алтын диләр бит. Бу очракта да шулай булды. “Бәяне төшерегез әле”, - дип тә ялынмадык, бер сүз дәшмәдек. Ә бит 105 меңлек пәлтә белән 25 меңлек пәлтә арасында бөтенләй аерма юк. 105 меңгә алам дисәң, шунда ук төяп җибәрәләр. Безнең бернәрсә дә алмавыбызны ишетүгә төрек әфәнделәре әзер кебек иде, ә менә ватандашыбыз Альбинаны бу сүзләр бик ярсытты. Кояш шикелле балкып каршы алган хатын-кыз бер мизгел эчендә үзгәрде. Дөрес, аны да бик жәлләдем. Кемгә булса да, сатарга кирәк бит. Кыскасы, Төркиядәге арзан бәяләр турында онытырга кирәк. 

2. Без ял иткән Сиде шәһәрендә алманнар, поляклар һәм ялга килгән төрекләр бик күп иде. Үзем дә сизмәстән, төрле милләтләрнең балаларны ничек тәрбияләвен күзәттем. Алманнарның төгәллек яратуын һәркем беләдер. Бу аларга балачактан ук сеңдерелә күрәсең. Балалары өчен әти-әниләре сүзе - канун. Нәрсә алып киләләр шуны ашыйлар, нәрсә әйтәләр шуны эшлиләр. Бер генә немец баласының да киреләнеп, холык күрсәтеп, елаганын күрмәдем. Без дуслашкан Төркмәнстан кызы да: “Әти-әниләре тимә дип әйтсә, балалары тимәячәк”, - дип өстәде.

Алманнар тәрбиясенә төрекләрнең бала үстерүгә карашы капма-каршы. Төрекләр балаларына 5 яшь тулганчы бернинди шөбһә белдерми икән. Моңа үземә дә инанырга туры килде. Пляжда кызынып яткан мәлдә төрек гаиләсе яныбызга килеп утырды. Ана игезәк кызларына ипи сузды. Комда уйнап утырган кызлар пычрак куллары белән икмәккә үрелде. Берсе әкрен генә ипи ашый башлады, ә икенчесе ипине ваклап ком белән күмеп уйнарга тотынды. Ана кеше бу хәлне күреп, кызына ризасызлык та белдерде, тик бала әнисенә усал итеп карап үгез кебек тавышлар чыгарырга тотынды. Әлбәттә, милләт турында бер гаилә үрнәгендә генә сүз куертып булмый, шуңа күрә барысы да шундый дип әйтмим. Әмма ризык белән уйнаган балага сүз әйтми калу дөрес түгелдер.

3. Отельдә сатучыларның берсе белән танышып, дуслашып киттек. Гөлнара Төркиягә акча эшләргә дип килгән. Биредә ул 7 елга якын яши. Төркмәнстанда ике улы, әти-әниләре тора, ә ул аларга ай саен акча җибәрә икән. Җиңел, рәхәт тормыштан түгел, әлбәттә. Аның сүзләренчә, төрек лирасы да, Россия рубле кебек, бик ук тотрыклы хәлдә түгел. Сатучыларга евро, доллар белән эш итү уңайлырак кына түгел, отышлырак та. Ә кибет киштәләрендәге бер үк товарлар булуны Гөлнара шулай ук кризиска бәйләде. “Тиз сатыла торган кирәк-яраклар белән керем алып каласы килә. Затлы, матур киемнәр тәкъдим итәр идек, әмма аны алучы булмаячак, чөнки кыйммәт була бит”, - диде ул. Отель кунаклары турында да сөйләштек әле. Гөлнара сүзләренчә, күп кенә европалылар картлык көннәрен үткәрү өчен дә Төркиягә киләләр икән. “Сезон тәмамлангач, отельләр бераз бушап кала. Яхшы пенсия алучы картлар салкын көз һәм кышларын да Төркиядә генә үткәрә. Климат яхшы, отельдә кеше дә кими. Төркиядә кунакларга барыбер игътибар һәм ихтирам белән карыйлар. Ә өлкән яшьтәге кешеләргә нәкъ шулар җитми дә инде”, - дип әйтеп куйды Гөлнара. 

4. Җәмәгать транспортына утырып, үзлектән сәяхәт тә иттек. Автобуслар кечкенә булса да, анда кеше күп дип әйтмәс идем. Хәтта җәмәгать транспортын күбрәк туристлар кулланган кебек тоелды. Сиде буенча бәясе 30-35 лира (якынча 90-105 сум). Әмма иң кызыгы: бер үк номерлы автобусларның ни өчендер төрле маршрутлар буенча йөрүе. Шул ук 2нче автобуска утырып, бөтенләй башка җиргә барып җитеп була, шуңа күрә транспортка кергәч үк, барырга теләгән тукталышны атап, машина йөртүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юлларда “ТОР” һәм светофорлардан башка бернинди юл билгеләре күренмәде. Тизлек буенча чикләүләр дә юк. Әмма шулай да Төркия юллары Формула-1 трассасына әйләнмәде, әллә инде миңа гына бәхет елмайдымы икән? Сүз уңаеннан, төрекләрнең үз иленең флагына, тарихына булган хөрмәткә дә игътибар итми мөмкин түгел. Алар аны горурлык белән урамнарга, йортларга эләләр. Матур күренеш. 

5. Киңәш: 
- төрекләр доллар белән евроның бер аермасын да күрми. Әйтик, алар бер үк чәйне 2 доллар, евро итеп сата. Төркиягә килеп акча алыштырып лира белән түләсәң, бераз отышлырак та булырга мөмкин. 
- Татарча сөйләшегез. Төрекләрне тулысынча аңлап булмаса да, мәгънәгә төшенеп була. Төрекләрнең дә, таныш сүзләр ишеткәч, кәефе күтәрелә.
- Отельдә генә утырмагыз. Экскурсия алырга мөмкинлек булмаса, үзлектән шәһәрне, кешеләрне, аларның мәдәниятен өйрәнегез. Һәр сәяхәт ял итү генә түгел, рухи яктан үсү, яңа белемнәр, эмоцияләр туплау ысулы да!



Фотолар шәхси архивтан һәм ru.freepik.com сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Молодец, Илгизә!

    Мөһим

    loading