16+

«Бәгырьләргә үтәрдәй җыр кирәк»

Авторлар өчен «Яңа татар җыры» конкурсы башланды. Җырчылар өчен нинди генә бәйгеләр, фестивальләр, премияләр юк бездә. Төгәл санын җырчылар гына түгел, Мәдәният министрлыгында да белмиләрдер, мөгаен.

«Бәгырьләргә үтәрдәй җыр кирәк»

Авторлар өчен «Яңа татар җыры» конкурсы башланды. Җырчылар өчен нинди генә бәйгеләр, фестивальләр, премияләр юк бездә. Төгәл санын җырчылар гына түгел, Мәдәният министрлыгында да белмиләрдер, мөгаен.

Әмма җырчы сәхнәгә җыр булмаса чыга алмый. Ә аларны шагыйрьләр, композиторлар иҗат итә. Моңа өстәп, җыр тусын өчен әле, аранжировщиклар да яхшы гына тырыша.  Тик авторлар еш кына читтә кала бирә. Аларны хәтта концертлар барышында да әйтми башлаганнар иде. Бәхеткә, узган атнада үткәрелгән «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе барышында авторларны да искә алып бүләкләделәр. Бу эш дәвамлы булсын иде.

Шагыйрьләр өчен бәйгеләр була. Була композиторлар өчен. Ә менә «Яңа татар җыры» конкурсы шагыйрь­ләрне дә, музыкантларны да берләштерәчәк. Бәйгене оештыручыларның берсе – Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов әле аранжировка ясаучыларны да бүләкләргә өндәде.

«Яңа татар җыры» конкурсы – татар эстрадасына яңа сулыш кертү мөмкинлеге. Ул татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын танытуны максат итә. Бәйгедә катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Бәйге Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Гомуми приз фонды — 1,3 миллион сум. Авторлар «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә ярыша. Гаризаларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бәйгедә катнашучылар өчен төп шарт – татар җыры булу белән беррәттән, милли традицияләрне дә сак­лап калу.

Безнең халыкның электән җыр-моңга хирыслыгын язудан мәгъ­нә юктыр. Бу һәркемгә мәгълүм. Иң каты бәгырьлеләрне дә елатырга, нечкәртергә сәләтле ул җыр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов искә төшергәндәй: «Көйсез-моңсыз үткән көннәр – яшәлмәгән көн бит ул».

– Туачак яңа татар җыры буыннардан-буыннарга күчәрдәй затлы җыр булырга тиештер. Бу конкурсның өметле һәм киләчәкле булуына да шикләнмим. Рифат Фәттахов тотынган эшнең берсенең дә барып чыкмаганы юк. Җыр халкыбыз өчен күңел ачу чарасы гына түгел. Ул – халыкның язмышы, үткәне, тарихы, аның күңел халәте, хәтта яшәү рәвеше. Җырсыз кеше ул – канатсыз кош, дип халык дөрес әйткән. Ә без сезнең белән канатлы, – дип сөенә Марат әфәнде.
Конкурсның жюри рәисе, Рәшит Ваһапов фестиваленең Попечительләр советы рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, татар теле, җыр өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә татар җыры – иң алдынгы баскычта.

– Безгә бүген бәгырьләргә үтәрдәй өздереп җырлый торган, киләчәк буыннарга күчә торган татар җыры кирәк. Бар андый җырлар бүген дә, әмма аз. Популяр җырлар булсын иде. Концертларда шундый җырчылар чыга сәхнәгә, ә авторлар турында ләм-мим. Бу безне бик тә рәнҗетә, – ди Разил Вәлиев.

Ниһаять, бер автор булса да бу мәсьәләгә ризасызлыгын белдерде. Алайса авторлар үзара аралашканда яисә без журналистларга ин­тервью биргәндә, дәгъва белдерәләр. Әмма киң җәмәгатьчелеккә кычкырып әйтү юк.
Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, татар телен, мәдәниятен саклап калуга багышланган һәр проектны да хуплыйм, ди.

– Күпме генә тәнкыйть булса да, бу – яңа башлангыч. Әлеге проект үзләренең җырларын күрсәтергә оялып йөргән үзешчән композиторларга мөмкинлек бирер. Авторлар өчен бу бер этәргеч булыр. «Көчәнеп» җыр язылмый. Заказга язылган җырларны гомумән җырламыйм. Репертуар белән бүгенгә кытлык бар. Хәзер җиңел җырлар — «тындыр-тындыр»га ихтыяҗ китте. Уйландыра торган, моңландыра торган җырларга игътибар кими, – ди артист.

Конкурсны тәкъдим итү Казан Ратушасында узды. Бирегә композиторлар, шагыйрьләр, кайбер җырчылар, журналистлар чакырылган. «Ваһапов фонды» җырчылары һәрчак затлы биналарда гына чыгыш ясый. Алар оештырган концертлар һәрвакыт «5+»лы! Хәтта иң нәзберек тамашачы да андый чаралардан майлы коймак белән сөтле чәй эчкән сыман рәхәтлек алып кайтып китә. Бу кичтә дә «тәмле» концерт булды.

Ә менә «Яңа татар җыры»нда җиңгән авторларның иҗат җимеш­ләрен «ваһаповчылар» гына башкарырмы, әллә инде алар башкалар белән дә бүлешерме — анысы әлегә ачык калды... Күз күрер. Тугыз ай күп түгел ул. Ноябрьдә йомгаклау концертында барысын да күрербез!

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading