16+

"Бозаулар, песиләр кычкырып янды..." (Себергә сәяхәт)

Татар төбәкчеләренең Омск якларына барасын белгәч тә бик тә аларның махсус вагонына эләгәсем килде. Чөнки беләм, мондый җандашлар, фикердәшләр бергә җыелып барган сәяхәт кызыклы һәм файдалы. Ара ерак: ике мең чакырымга якын. Юл озак булса да, вакыт сизелми дә үтә: күпме һәрберсе бер материк булган кешеләр белән танышасың. Ә бу журналист өчен зур хәзинә.

"Бозаулар,  песиләр кычкырып янды..." (Себергә сәяхәт)

Татар төбәкчеләренең Омск якларына барасын белгәч тә бик тә аларның махсус вагонына эләгәсем килде. Чөнки беләм, мондый җандашлар, фикердәшләр бергә җыелып барган сәяхәт кызыклы һәм файдалы. Ара ерак: ике мең чакырымга якын. Юл озак булса да, вакыт сизелми дә үтә: күпме һәрберсе бер материк булган кешеләр белән танышасың. Ә бу журналист өчен зур хәзинә.

Татар вагонында Себергә
Аннары 2019 елда омскилыларның кунакчыл һәм милли җанлы булуларын бер күргән идем инде. Томскидан кайтып барганда безнең поезд ярты сәгатькә генә Омск каласына тукталды. Форумда омскилылар үзләре дә катнашкан иделәр, ләкин алар иртәрәк  автобус белән кайтып, безне төн уртасында (Мәскәү вакыты белән 12, җирле вакыт буенча   сәгать3)   перронда  гармуннар уйнап,  күчтәнәчләр- бүләкләр белән каршылап,  чын милли сабантуй ясап, озатып җибәрделәр. Хатирәсе озакка җитәрлек булды, хәтта шигырь  булып та шытты.   

Хөрмәт "Исәнмесез" дән башлана
Поездыбыз тәүлек ярымнан соң төнге унбердә төшсә дә, безне каршы алырга берничә автобус белән килгәннәр иде. Араларында теге юлгы танышлар да бар. "Аврора"  кунакханәсенә урнаштырдылар. Форум үзе дә, секцияләр дә шунда узачак. Кунакханәнең фойесына төсле матур чәчәкле хәрефләр белән нәкъ безнечә,  милли итеп "Исәнмесез" дип язып куйганнар. Моны күргәч күңелдә форумның зур уңыш белән узасына өмет арты. Әнә безне  ничек яратып хөрмәтләп көтеп торганнар бит!

Төбәкчеләр дөрес юлда
Бөтендөнья татар конгрессы канаты асытында оештырылган  YI Бөтенроссия  татар төбәк тарихын  өйрәнүчеләр  форумы  Себер, Идел - Урал һәм Евразиянең башка төбәкләрендә  урнашкан татар  шәһәр бистәләре  һәм авыллары халкы бердәмлегенең төп нигезе. милли мәдәниятны  һәм заманча икътисадны  саклап калу һәм үстерү. Үткәне,бүгенгесе һәм үсеш перспективалары дигән  зур темага багышланган иде. Анда Рәсәйнең 22 регионыннан  килгән йөз илледән артык төбәкче катнашты.  Татар төбәкчеләре соңгы елларда  бик актив эш алып баралар. Җитәкчеләре үз эшнең фанаты, тарихчы  археолог профессор Альберт Борһанов аларны туплый һәм дөрес тарафка юнәлтә белә. Шуңадыр инде форумнан форумга  аларның саны   гына түгел, эшләгән эшләренең сыйфаты, нәтиҗәсе дә арта. Иң сөендергәне, тарих тузаннарын актарып, үткәннәрдә казынучылар арасында яшьләр дә  үз кеше инде хәзер. Әнә Алтай дәүләт  университеты аспиранты Артем  Зиннәтуллин  әйтер сүз - фикере булгач. Алтайдан кадәр килгән. Үзләрендәге татар иҗтимагый оешмаларның роле турында  нигезле чыгыш яады.Әйе,  география  форумнан форумга киңәя бара. Төрки халыкларның бишеге булган Алтай да  читтә калмаска тырыша.  Моңа ничек сөенмисең ди инде?!Төмән, Томскиларга Кемерово өлкәсе дә кушылды. Омскилылар үзләре дә бик актив булдылар. Мәүлиҗамал Сәгъдиева  20нче гасыр башындагы татар балалар йортлары хакында фәнни нигезләп сөйләде.

Вакыт туктап калган күк
Омск шәһәре безне   яшел паркларының күп булуы,  тыныч тормыш алып баруы, бөкеләренең булмавы белән сокландырды.  Бөтен өлкәсендә  миллион ярым кеше яши трган бу төбәктә беркем беркая ашыкмый, тәкъдиренә риза булып көн итә. Яшьләр аз диделәр. аларның күбесе Мәскәү, Санкт Питербург,  Көнчыгышка китә икән. Бик кызганыч, билгеле. Каланың киләчәген яшьләр билгели бит.

Безгә Омск өлкәсенең  татар авылларын күрергә дә насыйп булды.Өлкәдә 66 татар авылы бар.  Большеречинск( үзебезчә Олы Елга була инде) районының Үләнкүл авылында урта мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында аңа һәйкәл дә куелган. Татарстаннан ике мең чакырым читтә  үз туган телебезне балалар авызыннан  ишетү  күңелләргә сары май булып ятты.Тукай телен тагын да яратыбрак ,кызыксыныбрак өйрәнсеннәр өчен, үзебез белән алып килгән китапларыбызны, газета-журналлар бүләк итеп калдырдык. Татарстан белән тыгыз элемтәдә торасылары килү сизелде. Димәк, алар  киләсе елдан безнең абунәчеләр дә булачак. Хәер, Омск өлкәсенең үзенең дә бик матур эчтәлекле газетасы бар " Татар дөньясы" дип атала ул  2003 елның декабреннән нәшер ителә торган бу газетада милләттәшләребезнең фамилияләрен күрү аларның кызыклы тормышлары  белән танышу бер рәхәт булса,  ә инде битләрен ачканда үзебез нең татар яши торган барлык төбәкләргә дә 85 мең тираж белән тарала  торган "Без бергә" кушымтасын күргәч, туганымны очраткандай булдым. Менә бит нинди зур һәм игелекле эш башкара безнең "Шәһри Казан" редакциясе.

Кая гына барсак та "без бу газетаны яратабыз, бик эчтәлекле, - " дип торалар. Алдагы саннарны тагын да кызыклырак һәм баерак, эчтәлеклен итеп  эшләрбез инде.   Үләнкүлдә  безне Себер татар утарында каршы алдылар. Безнең татар авылларыннан шактый аерыла. Дөресрәге, бу якларда вакыт туктап калган кебек, сугышка кадәрге көнкүреш - эш кораллары.  Шуңа да аларны  без балачакка кайткандай булып кызыксынып  карап йөрдек.

Бурдан кала,   уттан -  юк  
Каракүл авылы  бөтен дөньяга сибелеп утырган татар кешесенең йөрәгендә  канлы җәрәхать  ясаган  авыл. Быелның 6 маенда  беркем көтмәгән-уйламаганда  янып яткан урманнан бер бүрек кадәр ут килеп,  13 йортны ялмап йоткан. Ярты сәгать эчендә. Беркем бернәрсәсен коткарып кала алмаган.
-  Бозаулар,  песиләр кычкырып янды, көтүдә булган мал-туар гына исән калды, -  диләр, бу чакларны көрсенеп искә төшереп   авыл халкы.  Аннары:" Ярый инде, үзебез барыбыз да исән калдык,- үлем- җитем булмады, -  диләр, шатлыклары белән дә уртаклашып.

Әйе монысы иң мөһиме.  авыл урамына уртасына төшеп, ике яклап   ялкын йортларны ялмап йотып барган.  Балалар булмаудан ябылган булса да, административ үзәк ролен уйнаган, сайлаулар,  төрле җыелышлар шунда узган мәктәп бинасы да, кибет тә көлгә әйләнгән.
- Ахырзаманны күрдек ... - диләр Каракүл кешеләре, җитмәсә, ул көнне нык җилле булган, шуңа да  ялкынга гайрәтен күрсәтергә җай чыккан.  егермегә якын гаилә йорт- каралтысыз ,сугыш турындагы киноларда күрсәткәнчә,  мичләр генәһәм  һәлак булган авылдашларга куелган обелиск кына утырып калган.  Урман эчендә утырган булгач, монда йортлар агачтан. Ә быелгы эссе коры елда агач  шырпы кебек дөрләп яна шул инде.  Аннары газ булмагач, өйләрдә газ баллоннары булган, алар да шартлап янгынны көчәйткәннәр.

Ерак Себернең татар авылына килгән бу афәт дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне битараф калдырмаган. Һәркем  ярдәм кулын сузарга ашыккан. Беречеләрдән булы,. республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов  өч миллион сум җибәргән.  Кулы җиңел булган. 10 миллион сумлап җыелган. Өлкә губернаторы да ярдәм иткән. Төркиядән дә җибәргәннәр. (Монысы да гаҗәп түгел.  Каракүл авылы кешеләре  узган гасыр башында  Төркиягә китеп, мең бәлаләр белән барып җитеп, анда  авыл төзеп, Каракүл урамы барлыкка китергәннәр.)  Анннары инде шул акчаларны  йортсыз калганнарга бүлеп биреп,  алар  туганнары,балалары   белән  яңа өй салу хәстәренә  керешкәннәр. Фәния һәм Сәлим Мөхәммәдиевлар беренчеләрдән булып өй сала башлаганнар. Янгыннан соң алар автоюбуста яшәгән булганнар. Аларның аяклары җиңел булган  - дүрт ай дигәндә  тугыз өй төзеп куйганнар. Алар  агач бүрәнәдән,  бик зур түгел 5х5 бурадан.Бу авылларда газ юк, мичләргә утын ягалар.  Себернең салкын кышларында зур өйне җылыту җиңел түгел.  Аңлавы авыр, билгеле, газ өстендә утыралар бит инде алар, югыйсә, Себер газы өстендә.

З60 еллык бу татар авылы шушы ут афәте аркасында тәмам бетеп таралырга да мөмкин иде. Ләкин "монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл..." -  дип авыл халкы "беркая да китмибез, яңа йортлар салып яшибез!" -  дигән бик мөһим карарга  килгәннәр һәм туган авылларын саклап калганнар. Хәзер Каракүлдә тугыз яңа йорт авылны бизәп тора. Унынчысы да төзелеп килә. Моның  чаклы өй туен бергәләп үткәрергә һәм авылны 360 еллыгы белән котлап бәйрәм ясаргаТатарстаннан КазаннанМилли шура рәисе, Васыйл Шәйхразиев та килде. Пыскаклап яуган яңгыр да бәйрәм рухын киметә алмады. Шатлыклары  чынлап та бик зур бит, - авыллары яши яңара. Районнан янгын сүндерү машинасы сәгать ярым килгәч таш юллар да салып куйганнар. Каракүл авылы яны тиздән миләш, юкә агачларына да төренер. Аларны  бәйрәмгә килгән һәркем үз куллары белән утыртты. Ерак Себер авылында минем дә миләшем үсәр дип өметләнәм. Каракүл фаҗигасы  татар халкының бердәм, ярдәмчел булуын  бар дөньяга күрсәтте. тик шулай да милләттәшләребез яшәгән мондый авыл-салаларда бүтән мондый афәтләр: су басулар, янгыннар булмасын иде инде. Нишләптер, фаҗига дигәннәре дә күпне күргән, күпне кичергән милләттәшләремне сагалап кына тора.
Еш кына милләтебезгә карата  "фолк халык кына булып калмабызмы?"-  дигән фикер яңгырый. Ягъни мәсәлән телен югалткан, ләкин җыр-биюләрен, халык авыз иҗатын саклаган халык була инде. Заманның кырыс җилләре каршы искәндә монысы да булырга мөмкин, алла сакласын. Тик шунысы да бар, җыр туган телебезне саклаша икән бит! Без моны Омск өлкәсендә бик ачык күрдек. Анда берничә ансамбль бар " Умырзая" , "Наза" балалар өчен "Йолдызчык" Аларның чыгышына сокланмый мөмкин түгел Өлкәннәрнең дә, балаларның да  татар җырларын бер акцентсыз башкаруларына  сокландык. Менә шулай җыр сүзләре аша туган телебезне өйрәтеп тә булыр, мөгаен. Төрки халыкларның бердәмлеге дә сизелә бу якларда Омск каласында  мөселман мәчетен казахлар төзеткән анда имам  татар егете.  

Тайгадагы Тара
Форум  үз эшен  Тара каласында,  Михаил Ульянов исемендәге Себер драма театры бинасында дәвам итте. Форум делегатларына  бу як төбәкчеләре дә кушылып китте. Залда түбәтәйле абзыйлар һәм калфаклы ханымнар шактый иде. Алар да төбәкне өйрәнү эшенең бик кирәкле һәм вакытлы булын аңлаган, бу агымга тамчы булып кушылган милләттәшләрәбез. Гомумән, Омск якларында туган телебезне,  милли традицияләребезне сакларга вакытларын да, көчләрен дә кызганмаган милләттәшләребез сокландырды. Әйе,  мондый форум очрашулар бездән дә бигрәк аларга кирәк бит. Омск, Тара урамнарында "мин татар!" -  дип татарча кычкырып җырлап  йөреп булмый , ә җырлыйсы килә. Тамырларда аккан татар каны  бабайлардан килгән милли моңнарыбызны хәтерендә саклый. Шуңа да без килгәч алар бик сөенеп үзләренең талантларын, туган телгә, милләтебезгә мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Әле алар гына да түгел шәһәрдәге аз санлы башка милләтләр: немецлар эстоннар да   алып үз сәнгатьләре белән таныштырдылар. Тиздән ил күләмендә узачак санисәп  алдыннан үзеңнең миләтеңне барлау, кем икәнеңне белү һәркем өчен  дә файдага гына булыр дип өметләнәбез. Җитмәсә, Себер татарларын аерым милләт итеп карарга тырышу  да бар. бүлгәлә дә хакимлек ит кануны буенча эш итәргә теләүчеләр дә юк түгел,  Тик без   Себердән  ерактагы милләттәшләребез белән  бер халык бер тамыр булуыбызны  аңлап кайттык.

Форумның резолюциясе дә яңа эшләргә рухландыра торган. Омскида Рәшит Ираһимов исемен оныттырмау өчен урамнарга  бирергә һәм Тарада сәүдәгәр  Айтикиннарның  йортын төзекләндерү турында да сүз барды. Исемнәре, эш-гамәлләре, милләткә хезмәт итүләре гасырларны кичеп бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән аларның. Бу эшкә Сөмбел Хәсәнова кебек яшьләрнең алынырга ниятләүләре дә шатлыклы хәл. Хәер, форумда андый сөенечләр шактый булды. Алар һәм делегатлар хакында алгы сәхифәләрдә  язарбыз.  

Казан - Омск - Тара - Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading