16+

Бүрек хуҗасы табылды

Шактый гына буранлап алды әле. Монысы баласы гына, мичтә калды анасы дигәндәй, 1986 елның 18 гыйнварындагы буран искә төште.

Шактый гына буранлап алды әле. Монысы баласы гына, мичтә калды анасы дигәндәй, 1986 елның 18 гыйнварындагы буран искә төште.

Вәйт ул чакта буранлап та, дулап та карады ул буран, ничә көн буена бит! Авылда туй иде, Рәсим белән Халидә туе. Халидә Кукмара кызы булганга, Кукмара кунаклары ничә көн кайтып китә алмадылар – автобуска төялеп чыгып китәләр, алдан Т-150 тракторы бара. Ул да юл ярып бара алмаган шул. Нишләсеннәр, буран туктаганны кырда көтеп торып булмый бит инде, тагын кире борылалар. Зариф абзый әйтмешли, бер китүгә биш кайту була бу! Гыйззенур апалар, кунакларны озатып, йа Алла дип, бәлешләр җылытып чәй эчәргә генә утыралар, тегеләр тагын төянеп кайтып керәләр. Озакка, әллә ничә көнгә барды ул буран. Ул чакта юлларны да тиз генә ачмыйлар, техника да болай көчле түгел иде бит әле. Каты бураннан ничә көннәр зур дөнья белән бәйләнеш өзелә иде инде. Телефоны да юк, хәбәрләшеп тә булмый.

Ул буран үзебезне дә шактый гына борчуга салды ул чакта. 18е көнне көндездән сыер бозаулады, чүбен дә вакытында салды, бозавы да әйбәт кенә имә башлады. 18е кичкә каршы чыккан буран абзар түбәсе белән тигез итеп кар өеп киткән, маллар янына төш җиткәндә генә керә алдык, урам башы урам башы инде. Аллага шөкер, мал-туар исән-сау дип чәй куеп йөргәндә, бабаң ишегалдыннан кап-кара өр-яңа дип әйтерлек куян бүрек тотып кермәсенме? Монысы нәрсә инде? Алла белсен. Төштән соң югары очка мендем дә, көлә-көлә, бүрек табылганны сөйлим. Әттә мәрхүм карап торды да: «Син көлмә әле, ул бүрекнең хуҗасы да булырга тиеш бит», – диде... Эчкә шом йөгерде.

Әле бит 1986ны каршылаганда гына шушындый каты буранда бала гына дип әйтерлек Вәсиләбез – Әскәр абый белән Асия апаның газизләре – фаҗигагә тарыган иде. Әле яңа гына бит, әле яңа гына... Кайтыйм әле мин, әттә дөрес әйтә, бүрек урамда хуҗасыз йөрмәс инде ул. Хәмзә, чаңгы тагып, бакча якларын әйләнде, андый-мондый нәрсә күренмәде. Буранда бер-береңнең хәлен беләсең, ишегеңне казып тышка чыккач, чыга алмыйча ятмыйлармы дип, күршеләргә керәсең. Кайсысының ишекләрен казып чыгарасың. Ул чакта күршедә ялгыз әбиләр дә шактый иде бит әле. Шунда бүрек кыйссасы да сөйләнгәндер инде. Инде буран әкренләп тынып килгәндә, ишекне Кавый абый шакыды. Закирҗан Кавые Сосновкада яши иде. Килеп керде дә (алар нәселе телгә оста):

– Хәмзә, алдан ук гафу үтенәм, синең йорт тирәсенә начар ният белән дә, хатыныңа кызыгып та килгәнем булмады, тик менә Марзия апаң кулдан көчкә генә табып алган бүрегемне югалттым, аның янына ничек кайтырмын дип килдем. Клубта, Хәмзәгә бер бүрек тәгәрәп кергән, дип ишеттем. Фаиз белән Тәмәй юлыннан кайтабыз, буран инде буран, бер-береңнең сүзе ишетелми, йөзе күренми, шунда җил бүрегемне тартып алды да очыртып китте. Артыннан куып та карадым, кая инде! Клубта бер егет сөйләп тора бит шуны. Бүрегемне бирсәгез, Гарифулла абыйның бүреген үзенә калдырып, Марзия апагыз янына үз бүрегемне киеп кайтып китәм, Алла боерса, – диде.

– И Кавый абый, бүрегең үзеңә булсын, үз башларыңда тузсын, берүк. Ничә көн бит инде, шул бүреккә күз төшкән саен, йөрәкләр жу итеп китә.

Ул көннәрдә дулаган буран маҗараларга бай булса да, фаҗигаләрсез узды үзе, Аллага шөкер. Тукай бабай әйтмешли, кинәт кенә чыккан буран куркыта шул ул. Хәвеф-хәтәрләрдән үзең сакла инде, Раббым.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading