16+

Cугыш ветераннарына тиешле акчалар тулы күләмдә күчерелгән

Россия Президенты Владимир Путин 9 Май уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына 75 һәм 50шәр мең сум акча өстәп бирү турында указ чыгарган иде. Ә Татарстан аларга тагын 25 һәм 5әр мең сум өстәде.

Cугыш ветераннарына тиешле акчалар тулы күләмдә күчерелгән

Россия Президенты Владимир Путин 9 Май уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына 75 һәм 50шәр мең сум акча өстәп бирү турында указ чыгарган иде. Ә Татарстан аларга тагын 25 һәм 5әр мең сум өстәде.

Моның өчен республика бюджетыннан 188 миллион 815 мең сум акча бүлеп бирелде/

Республикада бик күп программалар ярдәмендә ветераннарга булышлык күрсәтелә. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү, торак шартларын яхшырту, йортларын ремонтлау, социаль хезмәт күрсәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла. 

Торак белән тәэмин итү программасы 2008 елдан бирле эшли. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле федераль бюджеттан 20,08 млрд сум акча бирелгән. Бүгенге көнгә 19 104 ветеран торак шартын яхшыртуга субсидия алган. Агымдагы елда сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 5,8 млн алынган, бу өч кешегә торак шартын яхшыртыга мөмкинлек бирә, диде Эльмира Зарипова матбугат очрашуында. 2014-2020 елларда 1572 торак йортка ремонт ясалган. 

Спикер билгеләп үткәнчә, 24 картлар йортларында һәм 5 психоневрология интернатында, төрле сәбәпләр аркасында, 97 сугыш ветераны яши. 

Россия Президенты Владимир Путин 9 Май уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына 75 һәм 50шәр мең сум акча өстәп бирү турында указ чыгарган иде. Ә Татарстан аларга тагын 25 һәм 5әр мең сум өстәде. Моның өчен республика бюджетыннан 188 миллион 815 мең сум акча бүлеп бирелде, акчалар хуҗаларына тулы күләмдә барып җитте, диде министр.

Хәбәр иткәнебезчә, коронавирус аркасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күп кенә чаралар онлайн форматта узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading