16+

Чекларны җыеп бару ни өчен кирәк?

Кулланучы буларак хокукларыбызны якларга өйрәнәбез

Чекларны җыеп бару ни өчен кирәк?

Кулланучы буларак хокукларыбызны якларга өйрәнәбез

Кеше хезмәтләрдән күбрәк файдаланган саен, шикаятьләр саны да арта. Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә былтыр 17 мең шикаять кабул ителгән. Аларның 83 проценты сәүдә өлкәсенә карый. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, «Шәһри Казан» газетасы сәүдә өлкәсендә үз хокукларыңны яклауга багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Редакция кунаклары – Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия АРСЛАНОВА белән Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН.

– Кулланучылар хокукларын яклау буенча судка мөрәҗәгать итү очраклары еш буламы?
Розалия Арсланова: – шикаятьләре канәгатьләндерелмәгән очракта, кешеләр кулланучылар хокукларын яклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Без судта, өченче зат буларак, кулланучының хокукларын яклый алабыз. Былтыр шундый 3 меңгә якын суд эше каралды. Судта каралган эшләрнең 90 проценттан күбрәгендә ике як та, уртак фикергә килеп, килешә алды. Хокуклары бозылган кулланучыларга барлыгы 10 мең сум акча кире кайтарылды.

– Шулай да бездә халык, хокукларын яклап, судка сирәк мөрәҗәгать итә. Хәтта кибеттән сыйфатсыз товар алса да, кире китерми. Бу нәрсәгә бәйле икән, хокукларын кеше белеп бетермиме, вакытын кызганамы, куркамы?

Марсель Шаһидуллин: – Кемдер курка, кайберәүләр хокукларын белеп бетерми, 1990 еллардан бирле кешенең канына сеңгән «судка барудан мәгънә юк», «барыбер җиңеп булмый», «бар җирдә танышлар кирәк» дигән ышану да кешене туктатып кала. Кайберәүләр судка бирсәм, акчамны гына юкка сарыф итәрмен дип уйлый.
Һәркем үз хокукларын якларга тиеш. Судка бирүдән дә курыкмаска кирәк. Хәзер кулланучы, судка мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт пошлинасыннан азат ителә, ягъни бер тиен дә түләргә кирәкми.

– Кешегә үз хокукларын аңлату буенча нинди чаралар күрелә?

Р. А.: – Безнең республикада 2014 елдан бирле «Татарстанда кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аны 2030 елга кадәр озайтырга дигән карар да кабул ителде. Программаның төп максаты: кулланучыларга тиешле мәгълүмат бирү, нинди товарны ничек алырга кирәклеген аңлату. Программа кысаларында, җирле үзидарә органнары белән элемтәдә торабыз, массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар биреп барабыз, буклетлар әзерлибез, мәктәп укучылары белән эшлибез. «Куллану белемнәре нигезләре» темасына факультатив дәресләр уздырыла. Менә инде алтынчы ел VIII-XI сыйныф укучылары арасында белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән олимпиадалар үткәрелә. Олимпиада оештырылган беренче елда 500 генә кеше катнашса, былтыр укучылар саны 4 меңнән дә артып китте. Аеруча Тәтеш, Азнакай районнары, Казан шәһәре укучылары актив. Балаларның үз хокукларын мәктәп бусагасыннан ук белеп үсүе мөһим. Өлкәннәргә, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү – программаның аерым юнәлеше. Хәзер цифрлы технологияләр көннән-көн үскән заманда, бу категория кешеләргә аеруча авырга туры килә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге оештырган дегустацияләр дә зур мәгънәгә ия. Алар үзенә күрә намуссыз җитештерүчеләр белән көрәшнең бер алымы кебек. Дегустация вакытында бөтен Россия күләмендә җитештерелгән билгеле бер төр товарга белгечләр, халык бәя бирә, төрле лаборатор тикшерүләр уздырыла. Дегустацияләр ярдәмендә, былтыр сыйфатсыз продукция җитештергән оешмаларга 1 миллион 100 мең сум штраф салынды. Аеруча сөт продукциясе белән хәл катлаулы. 30-50 процентка кадәр сөт ризыклары яраксыз булып исәпләнә. Быел, Татарстан хөкүмәте карары белән, продукт составында «коры сөт»нең булу-булмавына зур игътибар биреләчәк. Читтән кертелгән «коры сөт» бездә сөт җыю бәясенә тәэсир итә. Составында «коры сөт» булган товарны сөт дип язу, гомумән, хокук бозуга керә. Ул «сөтле эчемлек» дип кенә йөртелергә тиеш.

М.Ш.: – Эшебезнең нәтиҗәсе күренә – намуссыз сатучылар ел саен кими бара. Без төрле чаралар уздырабыз. Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан, Россия моделе дөнья күләмендәге таләпләргә тәңгәлләшеп килә. Тикшерү органнары, күзәтчелек оешмалары икенче планга калып бара. Сатып алучы белән сатучы икәүдән-икәү генә. Бу шартларда хокукларын белеп бетермәгән кулланучыга ярдәм итү – безнең бурыч. Казан буенча былтыр кулланучылар хокукларын бозган өчен 1011 шикаять кабул ителгән. Әлеге дә баягы аларның иң күбесе – 794е – сәүдә өлкәсенә карый. Моннан тыш, быел медицина хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Гражданнарга бушлай хезмәтләр тәкъдим итеп шалтыраталар, соңыннан кешеләр, ярык тагарак алдында калгач, ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә. Кешеләр үз хокукларын белсә, алдану очраклары да кимрәк булыр иде. Шуңа да үзең белән һәрчак «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнар җыелмасын йөртергә киңәш итәм. Ул – юка гына китап. Законнарны телефонга күчерергә дә була.

– Бу өлкәдә җитештерүчеләрнең намуслы булуы да зур роль уйный. Элеккеге белән чагыштырганда, сәүдә үзәкләрендә кулланучылар хокукларын бозу очраклары кимемәдеме?

Р. А.: – Чынлап та, моннан өч еллар элек кибетләргә карата шикаятьләр көн дә килә иде, хәзер бермә-бер кимеде. Зур гипермаркетларда товар сатып алу күпкә ышанычлырак. Былтыр Роспотребнадзор сәүдә үзәкләренә куйган катгый таләпләрдән соң күбесе үз эшенә җаваплы карый башлады. Әгәр дә кибеттә сыйфатсыз продукт барлыгы ачыкланса, 300 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф каралган. Шуңа да зур кибетләрнең күбесе җитештерүчедән кергән товарны тикшерә торган махсус җайланмалар булдырдылар. Сыйфатны тикшерүче белгеч, санитар табибларны эшкә алдылар. Сыйфатсыз товар ачыкланса, сәүдә үзәкләре намуссыз җитештерүчеләр белән килешүне шунда ук өзәләр. Көндәшлек заманында һәркем үз данын саклап калырга тырыша. Ни хикмәт, сыйфатсыз товарга да ихтыяҗ бар. Моннан ике еллар элек Колхоз базары тирәсендә куллану вакыты чыккан товарлар сату ноктасы белән көрәштек. Товарның очсыз булуына кызыгып, кайбер пенсионерлар ерактан килгәннәр. «Без бу ризык белән яшибез», – дип, бездән әлеге сату ноктасын яптырмауны да үтенгәннәр иде. Кулланучысы булгач, сатучысы да була шул инде.

– Үзегезгә хокукларыгызны якларга туры килгәне бармы?

М.Ш.: – Бар, еш туры килә. Әле менә былтыр гына хатыныма телефон алган идем, ашыгыбрак сайладым. Өч көннән соң ул ватылды. Кибетче кыз телефонны кире кабул итәргә теләми. Законнарга таянып, дөрес итеп төзелгән шикаять, үз хокукларымны белү, өч көн дигәндә, мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәм итте.

Р.А.: – Әти-әни балкон тышлатканнар иде. Тактадагы каралып торган урыннарны күреп, сыйфатсыз такта кулланылганын аңладым. Бу күгәрек бөтен балконга таралып, хәтта астмага китерергә дә мөмкин. Барысын да аңлатып күрсәткәч, балкон ясаучылар яңабаштан эшләделәр. Бездән бер тиен дә алмадылар.

Үз хокукларыңны яклаудан курыкмаска кирәк. Бездә кеше артык тыйнак, сабыр. Әгәр кеше дәшми кала икән, берни үзгәрмәячәк. Кеше кибеткә кереп товар караганда ук үзенең кулланучы икәнен онытмасын иде, әгәр сатучы товар турында мәгълүмат бирүдән баш тарта икән, ул инде сезнең хокукларыгызны боза булып санала.

Розалия Арсланова:

– Әгәр составына «коры сөт» кушылган икән, ул сөт дип аталырга тиеш түгел, бу – кулланучы хокукын бозуга керә. Мондый товар «сөтле эчемлек» дип атала. Быел бу мәсьәләгә зур игътибар бирәчәкбез. Тиздән сәүдә үзәкләрендәге сөт ризыклары тикшереләчәк.

Марсель Шаһидуллин:

– Ике тартма булдырдым. Берсенә ашамлыклар чекларын салып барам, икенчесендә көнкүреш товарлары, күрсәтелгән хезмәтләргә чеклар саклана. Сатып алган ризыкны ашаганнан соң ике көн узгач, чегын ташлыйм. Чек булганда, хокукларыңны яклау күпкә җайлырак. Агуланган очракта, чек булмаса, моны раславы авыррак булачак.


Кулланучы буларак хокукларыгыз бозылу белән очрашкансыз икән, бу темага сорауларыгыз булса, Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә: Казан буенча – 8 (843)277-94-96, Татарстан буенча 8 (843) 277-94-95, 277-94-99 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. Сорауларыгызны һәр дүшәмбе сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр 8 (843) 562-50-03 телефоны аша «Шәһри Казан» редакциясенә дә юллый аласыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading