16+

“Чүлмәкләрне сөткә манып ясыйбыз”

Мондый эшләнмәләр депутатларны да кызыктыра Казаннан Алсу Зубкова керамика белән инде 11 ел шөгыльләнә. Сувенир эшләнмәләрен 2004 елда ук ясый башлаган булганнар. 

“Чүлмәкләрне сөткә манып ясыйбыз”

Мондый эшләнмәләр депутатларны да кызыктыра Казаннан Алсу Зубкова керамика белән инде 11 ел шөгыльләнә. Сувенир эшләнмәләрен 2004 елда ук ясый башлаган булганнар. 

Үзен дә исәпләгәндә, Алсуның  остаханәсендә 6 кеше эшли.
“Төрле продукция җитештерәбез. Күптән түгел сөткә манып керамикадан савыт-саба ясый башладык. Башка төр эшләнмәләрдән аермалы буларак, бу техникада сөт кулланыла. Савыт сөткә батырылып тора һәм аннан соң кибәргә мичкә куела. Сөт янып беткәннән соң савыт аерым бер матур төскә керә”, – дип аңлатты Алсу үзләре куллана башлаган яңа технология хакында.

Бизәкләрне алар Фуат Вәлиевның татар орнаментына багышланган китапка нигезләнеп төшерә.
“Кайбер рәсемнәрне борынгы савыт-саба кыйпылчыклары буенча да ясыйбыз. Савытларның авызларын хайван борыны формасында эшлибез, тоткычларны хайван рәвешендә, мисал өчен, ат формасында ясыйбыз. Болар барысы да китапларда сурәтләнгән рәсемнәрнең күчерелмәсе”, – ди оста.

Моңа кадәр алар озак вакыт дәвамында глазурь техникасы буенча эшләгән. Сөткә манып ясаудан Алсу бик озак баш тарттым, ди.
“Әйберләрне ясаганда сату өчен генә дип түгел, үткәннәрдәгене торгызуны да максат итеп куябыз. Гаҗәпләнүемә каршы, сөткә манып ясалган савыт-сабага ихтыяҗ бар. Без күргәзмәләргә дә еш йөрибез. Дәүләт Советына күргәзмәгә чакыргач, депутатлар арасында да кызыксыну зур булды. Үз өйләре белән торучылар арасында да мондый эшләнмәләрне яратып алалар. Мәскәүдәгә күргәзмә вакытында бик күп татарлар кызыксынды. Бу милләткә дә, яшькә дә карамый. Мондый савыт-саба йә ошый кешегә, яисә юк”, – ди Алсу Зубкова.

Савытны балчыктан ясап кую 15-20 минут кына вакытны ала. Әмма аны киптерү, аннан мичкә тыгып яндыру берничә сәгатькә сузыла. Сыйфатлы килеп чыксын өчен җиһазларның, чималның  да яхшы булуы кирәк. Рәсемнәр төшерү дә вакыт ала.

Россиягә карата кулланылган санкцияләр бу өлкәгә дә эз калдырырга өлгергән. Чимал бәясе арткан. Кайбер әйберләрне бөтенләй дә табу кыенлашкан.  
“Балчыкны Донецкидан кайтарта идек. Әлегә запасым бар, шуңа шалтыратып белешкәнем дә булмады. Савыт-саба сыйфатлы булсын дисәң, әлбәттә Испания, Германия балчыгыннан ясарга кирәк. Чимал бетсә, сөткә манып ясый торган технология буенча гына эшләрбез. Киләчәктә бар да үз урынына кайтыр дигән өмет тә яши”, – ди Алсу Зубкова.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading