16+

Данир Сабиров: «Мин сайлаган кызлар Салаватка ошамады»

Кичә Данир Сабиров «Татлы гөлем» җырына төшерелгән клибын тәкъдим итте. Клип, җыры кебек, матур һәм шаян. Клипның режиссеры һәм төшерүчесе - Салават Миңнеханов.

Данир Сабиров: «Мин сайлаган кызлар Салаватка ошамады»

Кичә Данир Сабиров «Татлы гөлем» җырына төшерелгән клибын тәкъдим итте. Клип, җыры кебек, матур һәм шаян. Клипның режиссеры һәм төшерүчесе - Салават Миңнеханов.

- Данир, премьерагыз белән сезне!
- Зур рәхмәт!

Клип һәрвакыт күп көч таләп итә. Əмма ни генә кыланмасаң да, бөтен кешегәдә ярап булмый. Кемдер мактый, ә кемдер, киресенчә, тәнкыйтли.

- Съемкалар вакытында нинди кызыклы хәлләр булды?
- Кызыклылары да, кызганычлары да булды. Мәсәлән, массовкага халык җыелды, әмма утны куя алмыйбыз. Урындагы электрик килә алмады, төркемемдә эшләгән Сиреньне чакыртып алырга туры килде. Килгән халыкны 2 сәгать буена көттердек булып чыкты. Клип төшерү артык озак булмады - 2 көн, ә әзерлекне күп таләп итте. Мәсәлән, андагы көрәшче киемнәре... Аларны бик озак эзләдек. Ахыр чиктә Мәскәүдән заказ белән кайтарттык.

Монтаж вакытында Салаватка бер кадр ошап бетмәде дә, аны төшерер өчен киттек музыкаль инструментлар кибетенә. Бәләкәй кызым да безнең белән барды. Без мәш килгән арада, ул гитара төшереп ватты. Ахырда ул 15 меңлек гиараны сатып алырга туры килде. Хәзер өйдә тик ята.

- Клиптагы кызларга хатыныгыз көнләмәдеме соң?
- Юк инде, эш процессы икәнен ул яхшы аңлый. Ул кызларны сайлаганда да кызык булды. Безгә бит тиешле параметрларга гына туры килә торганнар кирәк иде. Берничә кыз арасыннан мин үземә ошаганнарны сайлап алдым. Ə Салаватка алар ошамый! Ə үзе кызык ул: «Мин диндә, миңа кызларга карарга ярамый», - дигән була. Ахыр чиктә, бөтен кызларны үзе сайлады.

- Ə ул шаян егетләр кайдан?
- «Əкәмәт» КВН командасы. Ə ябыгы - минем баянчы. Баянчы булгач, актерлык сәләте юктыр инде дип борчылган иде Салават, әмма менә дигән уйнады!

- Клип ахырында «Дәвамы бар» диелгән...
- Əйе, бәлки башка бер җырга төшерербез. Бәлки эчтәлеге буенча тамашачыларның да тәкъдимнәре булыр. Əлегә уйлыйбыз. Салават белән эшләве ошады, тагы бер генә түгел, хәтта берничә клип та төшерербез дип уйлыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйбет булган клибы ???молодец ?☺️☺️

    Мөһим

    loading