16+

Дөнья Чемпионаты Казанга нинди үзгәрешләр алып киләчәк?

Дөнья Чемпионатына әзерлек буенча канәгатьсезлек яки чишелмәгән сораулар юк, барлык эшләр график кысаларында бара. Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган "Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышыннан соң Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Дөнья Чемпионаты Казанга нинди үзгәрешләр алып киләчәк?

Дөнья Чемпионатына әзерлек буенча канәгатьсезлек яки чишелмәгән сораулар юк, барлык эшләр график кысаларында бара. Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган "Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышыннан соң Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

- Безнең Универсиада, Конфедерация Кубогы һәм башка турнирларда тупланган бай тәҗрибәбез бар, “Казан-Арена”да мондый дәрәҗәле турнирларның узуы беренче кат кына түгел. Конфедерация Кубогыннан соң ук эшләнгән график-планнар буенча һәр төркем үз юнәлеше буенча уңышлы эш башкара. Казан бик мәртәбәле командаларны каршы алачак, - диде спорт министры.

Транспорт системасы тулысынча әзер, бүгенге көнгә барлык маршрутлар эшләнелеп беткән. Уеннарга билет алучылар шәһәр транспортында бушлай йөри алачак. Бу көннәрдә транспортларның йөрү вакыты ике сәгатькә озайтылачак.

Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге янында футбол буенча чемпионат вакытында җанатарлар фестивале уздыру өчен мәйданчык төзелә. Теләге булган һәркемгә биредә бушлай күңел ача алачак. Бу чараларда берьюлы 25 мең кеше җыела ала. Шулай ук футбол уеннарын карау өчен берничә зона да оештырылачак. Моңардан тыш чемпионат уеннары чорында иллегә якын төрле чаралар үткәрү каралган.

Катнашучы командаларның Казага килү көне әлегә төгәл билгеле түгел. Кагыйдә буенча, алар турнир башланырга ике атна кала килергә һәм өйрәнүләрне башларга хокуклы.

“Казан-Арена”дан башлап “Ак Барс” көрәш сараена хәтле Казансу яры буен төзекләндерү буенча сөйләшүләр Дөнья чемпионатыннан соң булачак.

“Аның планы эшләнгән, проект формасында тәкъдим ителгән. Әмма бу эшкә җиң сызганып Дөнья Чемпионатыннан соң гына алынып булачак. Әлеге проекта алынырга әзер булган интвесторлар бар. Бу хакта сөйләшүләр бара, әмма хәзергә башка төп чара булганга, без бу мәсьәләгә чемпионаттан соң кайтырга килештек,” диде министр. Казансу елгасы яры буен төзекләндерү концепциясе 2016 елда эшләнгән иде, анда яхт-клуб, бассейн, спортның экстремаль төрләре зонасы, теннис кортлары, минигольф мәйданчыклары булачагы турында хәбәр ителде.

Мәгълүм булганча, Казанда Франция - Австралия (C төркеме, 16 июнь), Иран - Испания (B төркеме, 20 июнь), Польша - Колумбия (H төркеме, 24 июнь), Көньяк Корея - Германия (F төркеме, 27 июнь) командалары арасында уеннар узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading