16+

Доктор Комаровскийга 3 сорау 

Казанга килгәч, танылган педиатр Евгений Комаровский әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Доктор Комаровскийга 3 сорау 

Казанга килгәч, танылган педиатр Евгений Комаровский әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Артык чисталык авыру китереп чыгара
Балада аллергия булмасын өчен, беренче ризыкны ничә айда бирә башларга киңәш итәсез? 
Миләүшә Фәттахова, Казан.

– Күпләр өчен бәлки сәер яңгырар. Әмма авырлы чакта теләгән әйберне ашарга, баланы имезгәндә дә үзеңне ризыктан чикләмәскә киңәш итәр идем әниләргә. Бала кечкенәдән иммунитетын ныгытырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә аллергияле кешеләр бар икән, ул очракта беренче ризыкны дүрт-алты ай аралыгында бирергә була. Дүрт айга кадәр ризык бирергә кирәкми. Йомырка, тавыкны бик аз-азлап кына биреп, баланың хәлен күзәтегез. Башта бер төрле ризык бирергә кирәк. Беренче тапкырдан ук 7 төрле ярма кушылган боткалар алмавыгыз хәерле. Тагын бер кагыйдә – артык чиста булган саен, йогышлы авырулар, аллергия очраклары күбрәк килеп чыга.

XXI гасырда шикәр ашамыйлар
Балага шикәр бирү файдалымы?
Азат Хәмитов, Яшел Үзән.

– Юк. XXI гасырда шикәр ашамыйлар. Бу – бик зыянлы. Шикәр кешенең матдәләр алмашына тискәре тәэсир итә. Дөрес, кечкенә вакытта бала артык тазармаска, ябыкмаска мөмкин. Әмма баллы ашау гадәте кала, үскәч, матдәләр алмашы бозылырга мөмкин. Болай да хәзер балалар аз хәрәкәтләнә, гаджетлар, телевизордан аерыла алмыйлар. Ул «Свинка Пепе» мультигы геройларына, гомумән, һәйкәл куяр идем. Чөнки әти-әниләр балага шул мультикны куя да, үзе тынычлап эшен эшли. Өстәвенә, шикәр дә ашаса, баланың артык авырлыгы барлыкка килә. Дөрес, бер сер тоелган киңәш әйтә алам. Әгәр дә бала нык авырый, ашамый, эчми икән, аңа система куйганчы, глюкоза куйдырганчы, «Кока-кола» бирегез. Тик сәламәт балага бу коңгырт төстәге зыянлы эчемлекне эчерергә ярамый. Анда шикәр күләме бик күп. Баллы ашарга тели икән, балага җиләк-җимеш, киптерелгән җимешләр бирсәгез яхшырак. 

Бала нигә теш шыгырдата? 
Йоклаганда, бала теш шыгырдата. Бу анда бабасыр барлыгын аңлатамы?
Зәринә Мифтахова, Азнакай.

– Юк, теш шыгырдату белән бабасыр арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Бу неврология авырулары, организмга кальций җитмәүдән булырга мөмкин. Әгәр дә шыгырдату аркасында тешләр сынмаса, уалмаса, куркырлык сәбәп юк. Бу гадәт узар. Теш табибына күренсәгез дә була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading