16+

Эльмира Кәлимуллинаның «төп роле» нинди булачак?

15 мартта Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның “Төп роль” дип аталган концерт туры башланачак.

15 мартта Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның “Төп роль” дип аталган концерт туры башланачак.

Казаннан соң җырчы концерт программасын 17 мартта – Чаллыда, 20 мартта – Әлмәттә, ә 21 мартта туган шәһәре Түбән Камада тәкъдим итәчәк.  Бу – Эльмира Кәлимуллинаның Татарстанда уза торган икенче концерт туры.

– Әлеге концерт программасы юктан гына “Төп роль” дип аталмый. Бу юлы мин чыннан да үземә нәрсә ошый, шуны эшләргә булдым. Моңа шәхси һәм иҗади тормышымдагы кайбер вакыйгалар сәбәпче булды. Шуңа күрә бу тур минем өчен үзенчәлекле. Аның башлануын бик дулкынланып көтәм. Мин тормышта ничек бар, шундый булачакмын. Штампларсыз, махсус эффектларсыз. Музыкантлар, балет, режиссерлар төркеме – барыбыз да барысын да чын күңелдән эшләячәкбез, – диде җырчы.  

Эльмира әйтүенчә, программага татар музыкасы нигезе булган классик әсәрләр һәм авторлык материаллары кертелгән. Соңгылары 70 процентны алып тора.   

Шунысы кызыклы, концерт программасы бары тик ирләрдән генә тора. Аның режиссеры Максим Скалозуб әйтүенчә, алар сәхнәгә бер генә йолдыз – Эльмира гына балкырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр. Моны җырчының ире Евгений да хуплаган.
Сәхнәдә ирләр булып, Эльмира алар арасында былкып торачак, – диде режиссер.
Гомумән, Максим Скалозуб Эльмирага карата мактау сүзләрен кызганмады.

– Эльмира Казанны һәм республиканы танытыр өчен бик күп эшли. Ул кайда гына булса да Татарстанны тәкъдим итә. Эльмираның тавышы уникаль. Җырчылар күп, ә тыңлыйсы килгән җырчылар берничә генә. Минем фикеремчә, аны тыңлыйсы гына килеп тора, – диде режиссер.  

Программага килгәндә, ул төрле булачак. Моңа кадәр таныш булган әсәрләр дә Эльмира башкаруында башка төрле яңгыраш алачак, дип ышандыра Максим Скалозуб.  Эльмира Кәлимуллина коллективына җиде музыкант, дүрт биюче, режиссер һәм тавыш операторлары командалары керә.  Моннан тыш, җырчы композитор Эльмир Низамов һәм Андрей Руденко җитәкчелегендәге «Elmiracle» джаз-бэнд белән хезмәттәшлек итә.   
Андрей Руденко фикеренчә, Эльмира Кәлимуллина дөньяның иң яхшы залларында чыгыш ясарга лаеклы.

– Сыйфаты буенча, Эльмира үзенең башкаруы белән татар мәдәниятен югары баскычка күтәрә, – диде ул.
Эльмир Низамов әйтүенчә, киләчәктә алар Эльмира белән моноопера иҗат итәргә хыялланалар.

– Эльмира өчен моноопера язу идеясе күптәннән бар. Без бу турыда хыялланабыз. Әлегә материал әзерлибез. Ул Сөембикә темасы булырмы, әллә башка сюжетмы, анысын вакыт күрсәтер, – диде ул.   

Эльмира Кәлимуллина белдергәнчә, аның өчен тамашачыларның саны мөһим түгел.  
– Минем өчен зур стадионнар җыю мөһим түгел, иң кадерлесе – мине аңлаучы, бер дулкында булучы, музыкага аерым бер җылылык белән караучы үз тамашачым булу. Һәр кешенең үз масштабы, минем өчен тамашачы белән элемтәдә булу мөһим. Артист – ул үзе бер зур махсус эффект. Әгәр аның җаны, интеллекты, үзенең конкрет музыкасын аңлавы юк икән, махсус эффект булса да, вакытлыча булачак, – диде җырчы.

Маским Скалозуб әйтүенчә, Эльмира “стадион җырчысы” түгел. Ул һәр концертында җырлары белән һәр тамашачының күңеленә үтеп керергә тырыша.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading