16+

Эльмира Зарипова: «Яңа төр салым курыкмыйча эшләргә мөмкинлек бирәчәк»

Яңа елдан үзмәшгульле гражданнардан салым җыя башлаячаклар. Әлеге проект 2019 елның 1 гыйнварыннан тәҗрибә буларак Россиянең дүрт өлкәсендә кертелә. Алар арасында Татарстан да бар. Әлеге махсус салым режимына карата Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың фикерләрен белештек.

Эльмира Зарипова: «Яңа төр салым курыкмыйча эшләргә мөмкинлек бирәчәк»

Яңа елдан үзмәшгульле гражданнардан салым җыя башлаячаклар. Әлеге проект 2019 елның 1 гыйнварыннан тәҗрибә буларак Россиянең дүрт өлкәсендә кертелә. Алар арасында Татарстан да бар. Әлеге махсус салым режимына карата Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың фикерләрен белештек.

Киләсе елдан Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Калуга өлкәсендә һәм безнең республикада салым системасына “Профессиональ керемгә салым” дип аталган яңа махсус салым режимы кертелә. Бу үз кесәсенә эшләүче кешеләрнең керемнәрен легальләштерү өчен кирәк. Тәҗрибә рәвешендәге проект 2028 елның 31 декабренә кадәр сыналачак. “Әлеге программадан үзмәшгульле физик затлар, шулай ук хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләр ялламаган шәхси эшмәкәрләр дә файдалана ала, – ди Эльмира Зарипова.

– Салым түләү процессы ничегрәк булачак?
– 2018 елның 27 ноябреннән гамәлгә кергән №422 федераль закон нигезендә “Профессиональ керемгә салым” режимы буенча барлык шартлар, таләпләр дә төгәл аңлатылган. Әлеге процесс катлаулы түгел. Шәхси эшмәкәрләргә, үзмәшгульле физик затларга салым түләү өчен теркәлү генә кирәк. Моны бер көн эчендә, салым органнарына бармыйча да эшләргә мөмкин. Кесә телефонына, йә компьютерга, планшетка бушлай “Минем салымым” дигән махсус кушымта урнаштырып автомат рәвештә һәр табышыңнан хисапларсыз гына акча түлисе була.

– Үзмәшгульле гражданнарга ничә процент салым түләргә кирәк булачак?
– Бары минималь салым түләү турында гына сүз бара. Яңа режим буенча үзмәшгульле гражданнар саткан товары, күрсәткән хезмәтләреннән кергән акчаның 4 процентын, ә шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент түләргә тиеш булачак. Бу очракта 13 процент НДФЛ түләргә кирәк түгел.

– Үзмәшгульле кешеләргә әлеге проект ничек ярдәм итәчәк?
– Беренче чиратта, яңа режим хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерергә ярдәм итәчәк дип улыйбыз. Үзмәшгульле гражданнар өчен әлеге яңа режим “күләгә”дән чыгып, эшчәнлекне законлы рәвештә башкару мөмкинлеге бирә. Кешенең курыкмыйча, беркемнән дә качмыйча ачык эшләве дә мөһим. Яңа проектның үзмәшгульле кеше өчен файдасы турында әйтсәк, үз үзенә эшләүче кешенең дәрәҗәсе юридик статус белән тиңләшә. Димәк, ул социаль челтәрләрдә реклама компанияләре алып бару хокукына ия, кече бизнеска ярдәм итү программаларында катнаша, шәхси эшмәкәрләргә тиешле кредит программалары, грантлар, салым каникулларыннан да файдалана ала. Булачак пенсиясен формалаштыру мөмкинлеге дә бар. Пенсия фондына кертемнәр  күчерә, эш барышында килешүне бозу очраклары күзәтелгәндә, законлы рәвештә судка мөрәҗәгать итә ала. Үзмәшгульле граждан үзе теләгәнчә эш көнен билгели, отпуск ялларын алганда да проблемалар килеп тумый.

– Яңа система тиздән эшли башлаячак, шулай да бу хакта белмәүчеләр бар әле ...
Үзмәшгульле гражданнар арасында аңлату эшләре алып барыла. Социаль яклау үзәкләренең территориаль органнарында, ведомство учреждениеләрендә тематик видеоматериаллар күрсәтү өчен 175 электрон экран кулланылышта. Клиентлар зонасындагы телевизорларда да бу хакта мәгълүмат гел чыгып барачак. Яңа салым төре турында тематик буклетлар, җыентыклар, листовакалар таратыла.


Татарстанда 2015 елдан алып 2018 елга кадәр 280 мең хезмәткәр “күләгә”дән чыгарылган. Шул рәвешле республикада быел 28802 кешенең хезмәт мөнәсәбәтләре законлаштырылган. 30 ноябрь мәгълүматлары буенча контроль уздырылган хезмәт килешүләре 103,8 процентны тәшкил итә.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading