16+

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы низаг яңа борылыш алды (ВИДЕО)

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова башкаруындагы күпләрнең мәхәббәтен казанган "Красивая, хороший" җыры тирәсендә туган низаг күпергәннән күперә.

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы низаг яңа борылыш алды  (ВИДЕО)

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова башкаруындагы күпләрнең мәхәббәтен казанган "Красивая, хороший" җыры тирәсендә туган низаг күпергәннән күперә.

Гүзәлнең елый-елый төшергән җавап видеролигына каршы, килеп чыккан хәлне Элвин Грей шәхесләргә кагылмыйча, фактлар белән, эмоцияләрсез һәм күз яшьләрсезә генә хәл итәргә чакырды. Бу хактагы видеоҗавапны ул инстаграмга куйды.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

а?! #ElvinGrey #ЭлвинГрей

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Әлегә иясен таба алмый "интеккән" җырны кабаттан тыңлыйк:

Радикның видеосына Гүзәл кабаттан җавап язды: "Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер... Ярар, исән-сау булыйк", - дигән ул.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер... Ярар, исән-сау булыйк. #саубулрадик #гузельуразова #elvingrey

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы низаг яңа борылыш алды: мыскыллау, алдау, күзгә төтен җибрү бергә кушылганнан соң, кайсына ышанырга да белмәссең. "Бәлки бу популярлык җуела башлаганнан соң кулланыла торган чираттагы пиар адымдыр?" - дигән фикер дә туа...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артистлардан да эшэке кеше юк икэн.сахнэ артын куз алдына китерэм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кемнен кем икэнен халык узе эйтеп бирэ! Тулы заллар хэм стадионнар жыя торган Радик Юльякшин куп кенэ артистларны корт чаккан кебек сикертэ ?! Бугенге кондэ татар башкортнын ин популяр жырчысы Эльвин-Радикка унышлар телим!?

      Мөһим

      loading