16+

Фирдәвес Зариф: Акция (юмореска)

Тәмам чаярып бетте Кәлинең хатыны. Кайда нинди акция үткәрелүен реклама гәзитләреннән карап кына тора.

Фирдәвес Зариф: Акция (юмореска)

Тәмам чаярып бетте Кәлинең хатыны. Кайда нинди акция үткәрелүен реклама гәзитләреннән карап кына тора.

Әле беркөнне кибеттән өч пар аяк киеме күтәреп кайтты. Үзенең куанычтан авызы колагына җиткән: “Ике пар алгач, берсен бушка өстәп бирделәр”, – ди. Икенче көнне өйгә шкаф биеклеге суыткыч кайтып утырды. Янында кечкенә телевизор да бар. Анда да акция үткәреп, телевизорны бүләк иткәннәр икән.

Шулай йөгереп йөри торгач, хатыны бәби табар вакыты җитүен дә сизми калган. Нишлисең, бала тудыру йортына илтеп куйды инде. Хатыны шул төнне малай тапты.

Улының тәпиен дүрт көн буе югач, бишенче көнне килеп алырга куштылар. Такси яллап, бала тудыру йортына китте Кәли. Килүен хәбәр итеп, ишек төбендә дүрт күз белән көтеп тора башлады. Инде өч бәхетле пар кайтып китте, ә аныкы һаман юк. “Монда да бизәнеп ята торгандыр”, – дип уйлап куйды ул. Ниһаять, аның хатыны да күренде. Тик озата чыккан шәфкать туташының ике кулында ике бәби иде. Җитмәсә, берсе – мунча морҗасыннан чыккан кебек кап-кара. Аны күргәч, чак кына артына утырмады Кәли.

Хатыны тынычландырырга ашыкты:

— Кәли, җаным, бүген монда да акция. Бушка биргәч, алдым инде!

Фирдәвес Зариф.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading