16+

Гөлназ Асаева: «Сыйныфташлар миннән көлә иде»

- Беренче сыйныфка мин Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясенә укырга бардым.

Гөлназ Асаева: «Сыйныфташлар миннән көлә иде»

- Беренче сыйныфка мин Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясенә укырга бардым.

Мәктәпкә барганчы күпчелек вакытны авылда уздыргач, русча бөтенләй белми идем. Ә татар гимназиясенә туган телләрен белмәгән балалар җыелган иде. Укытучыбыз, әлбәттә, рус телендә аңлата һәм мин ул нәрсә сөйләгәнен һич аңламыйм. Сыйныфташларның миннән көлгәнен әле дә булса яхшы хәтерлим. Зарема Рафыйк кызы минем хәлгә кереп, татарча да аңлатты. Тик мин дәресләрдә уку түгел, ә бөтенләй башка әйберләрне уйлап утыра идем. Мәсәлән, укытучыбыз да безнең кебек иртән тора, безнең кебек юына, чәчен тарый микән, ул да иртән ботка ашый микән һ.б.
Мәктәптән кайткач, әти-әни: “Дәрестә нәрсә үттегез?” – дип сораса, ни җавап бирергә дә белми идем. Дәрестән соң, Фәдис әтием гел минем белән шөгыльләнде. Беренче укытучым һәм әтиемнең тырышлыгы белән мин рус телен тиз арада өйрәндем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading