16+

Гөрләде Әлмәт, гөрләтте «Татнефть»

Кайсы гына халыкны алма – ул риваятьләр ярата. Күп очракта алар әкият төсле, чынбарлыктан бик ерак, әмма һәрчакта да матур, бәхетле тәмамланмый. Казанга килгән туристларга Сөембикә патшабикә турында тарихи дөреслек кирәкми, ә Явыз Иван гаскәрләре күренүгә, патшабикәнең манарадан сикерүе турындагы риваятьне ишетәсе килә аның. Дошман кулына эләкмәс, аның колы булмас өчен, очар коштай җилпенеп биек манарадан түбәнгә очкан ирекле җан образын гәүдәләндерәсе килгәнгә яратадыр халык әлеге риваятьне. Татарның хәтерендә ирекле, горур хатын-кызлар турында андый риваятьләр аз сакланмый – Гайшәбикә, Алтынчәч, Каракүз... Нечкә күңелле, тыйнак, әмма язмыш сынауларына каршы торырлык көчле, үзен корбан итәргә һәм халык хәтеренә исемен мәңгелеккә язып калдырырга сәләтле гүзәл татар хатын-кызы. Сөембикә манарасы гасырлар буе Казан күрке булып торса, икенче бер сәнгать әсәре – Каракүз скульптура композициясе күптән түгел нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә пәйда булды. Кара алтын табучылар көне һәм шәһәрнең юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы әлеге матур вакыйга белән башланып китте.

Гөрләде Әлмәт, гөрләтте «Татнефть»

Кайсы гына халыкны алма – ул риваятьләр ярата. Күп очракта алар әкият төсле, чынбарлыктан бик ерак, әмма һәрчакта да матур, бәхетле тәмамланмый. Казанга килгән туристларга Сөембикә патшабикә турында тарихи дөреслек кирәкми, ә Явыз Иван гаскәрләре күренүгә, патшабикәнең манарадан сикерүе турындагы риваятьне ишетәсе килә аның. Дошман кулына эләкмәс, аның колы булмас өчен, очар коштай җилпенеп биек манарадан түбәнгә очкан ирекле җан образын гәүдәләндерәсе килгәнгә яратадыр халык әлеге риваятьне. Татарның хәтерендә ирекле, горур хатын-кызлар турында андый риваятьләр аз сакланмый – Гайшәбикә, Алтынчәч, Каракүз... Нечкә күңелле, тыйнак, әмма язмыш сынауларына каршы торырлык көчле, үзен корбан итәргә һәм халык хәтеренә исемен мәңгелеккә язып калдырырга сәләтле гүзәл татар хатын-кызы. Сөембикә манарасы гасырлар буе Казан күрке булып торса, икенче бер сәнгать әсәре – Каракүз скульптура композициясе күптән түгел нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә пәйда булды. Кара алтын табучылар көне һәм шәһәрнең юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы әлеге матур вакыйга белән башланып китте.

Фәлсәфи уйлар уйлап

Әлмәт, Лениногорск, гомумән, Татарстанның көньяк-көнчыгышын атауга, бер-берсеннән аерылгысыз булып, берничә исем ияреп килә: Ризаэддин Фәхретдин, Нәдер Үрәзмәтов, Газинур Гафиятуллин. Әлеге төбәкнең генә түгел, бөтен татар дөньясын, татар халкын данлап, аның исемен тарих битлә­ренә тирән уеп калдырган бөек шә­хесләр. Танылган скульптор Даши Намдаков иҗат иткән сынлы сәнгать әсәре – Каракүз скульптурасы композициясенең «Татнефть» акцио­нерлык җәмгыяте штаб-квартирасы каршында пәйда булуы да очраклы түгел. Риваятьләргә караганда, Каракүз шушы төбәктә туган. Борынгы Болгарны дошман яуларыннан саклап, кулына корал алып көрәшкә күтәрелгән Каракүз матурлык, туган якка мәхәббәтне генә түгел, кыюлык, батырлыкны да чагылдыра. Хатын-кыз – милләтнең йөзе. Кешелекнең иң танылган даһилары җәмгыять­нең намусын аның хатын-кызга мөнәсәбәтеннән күрә. Һәрбер милләт яшәү көчен гаиләдән ала, анда киләчәккә юл яручы чишмә башы. Каракүз образын сурәтләп, Даши Намдаков фәлсәфи яктан боларның бөтенесен чагылдыру җаен тапкан: ат өстендә алга омтылучы батыр хатын-кыз һәм аны озата баручы канатлы барслар. Биредә берничә тарихи катлам, тормыш фәлсәфәсе берләшә: хатын-кыз, гаилә – чишмә башы, ә кара алтын чишмәсе 75 ел элек нәкъ менә бу төбәктә тибеп чыккан; уңдырышлылык, байлыкны чагылдыручы канатлы барс – бәйсез Татарстан гербында урын тапкан. Канатлы барсның борынгы татарлар өчен тотем фигурасы булуы турында риваятьләрдә әйтелә. Кытай, фарсы һәм башка халыклардан аермалы буларак, төркиләр тарих язу, һәрбер вакыйганы теркәп бару белән шөгыльләнмәгән, алар ул тарихны ясаган. «Татнефть» җәмгыяте җитештерү, төрле социаль, мәдәни өлкәләрне саклау һәм үстерүдә актив эш алып барудан тыш тарих катламнарын ачып, бай мирасны барлый, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Ул, борынгы төркиләрдән килгән гадәт буенча, үз тарихын үзе ясый.

– Әлмәт – нефтьчеләр каласы. Елдан-ел ул матурая, бүген дә күп кенә урыннарда – сәламәтлек паркында булдык, троллейбуста йөрдек, биредә нинди матур эшләр эшләнгән. Болар барысы да монда яши торган халык өчен эшләнә торган эш, – дип башлады сүзен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Нефтьчеләргә рәхмәт, нефть, салым өчен генә түгел, менә шундый зур эшләр эшлисез, шәһәр көннән-көн матурая. Илнең иң тәҗрибәле, иң яхшы нефтьчеләре биредә. Бу тәҗрибәне яшь буынга тапшыру мөһим. Безнең әле шундый хыял бар – самолет биредәге күлдән күтәрелеп, Казанның елга портына төшәрлек итеп ясарга. Бу – ике башкаланы тагын да якынайтачак. Сәламәтлек паркы – дөньякүләм дәрәҗәдә эшләнгән, аны әлмәтлеләр тиешенчә бәяләр дип уйлыйм.

«Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, нефть табучыларга һәм биредә яшәүчеләргә уңай булсын өчен, безгә беркетелгән шәһәр-авылларны төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез, дип билгеләп үтте.

Әлмәт муниципаль районы баш­лыгы Айрат Хәйруллин әйтүенчә, шәһәрдә тормышка ашырылучы проектлар әлмәтлеләр өчен уңай, яшәү шартлары югары булсын өчен эшләнә.

– Әлмәт үзенә тартып торсын, яшьләр үз урынын тапсын өчен яхшы эш урыннары, сыйфатлы белем бирү, яхшы экология булдыру максаты куела. Татарстан Президенты, «Татнефть» компаниясе булышлыгы белән, әлеге юнәлешләрдә башкарылган эшләр үзләренең нәтиҗәләрен бирә, – диде ул үзенең чыгышында.

Олы бәйрәм тантанасы

Олы бәйрәмнең төп тантанасы шәһәрнең үзәк мәйданында башланып китте. Тантанада Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңнеханов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча президент ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаут­динов, Түбән Новгород өлкә­се губернаторы Александр Никитин, ­Россия Президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, республиканың төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, нефть тармагы ветераннары һәм башка мәртәбәле кунак­лар катнашты. Театральләштерелгән тамашада татар нефтенең төрле тарихи чорлары күрсәтелде: анда авыр, кырыс шартларда беренче нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте, сугыш чоры, илне төзекләндерү һәм беренче җиңүчеләр, зур казанышлар чагылыш тапты. Тамашачылар үзәк мәйданнан узган нефтьчеләрне, көньяк-­көнчыгышның төрле уку йортлары студентларын, «Татнефть»нең хәйрия һәм социаль программаларында катнашучыларны, спортчыларны сәламләде. Алар нефть тармагында эшләүче төрле техника һәм ретромашиналар парадын күзәтү бәхетенә дә иреште.

«Татнефть» җәмгыяте зур казанышларга ирешү, төрле проектларны тормышка ашыру белән беррәттән, хезмәт кешесен тиешенчә бәяли, хөрмәтли дә белә. Бу көнне фидакарьләргә дәүләт һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга – 75 ел һәм Әлмәт шә­һәренә 65 ел тулу белән тәбрикләү.

– Нефть һәм газ – илебезнең олы байлыгы, ул – безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык. Бу тармакта эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте, югары профессиональлеге һәм җаваплылыгы икътисадның нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрчак Россиянең энергетик куркынычсызлык гаранты булды. Татарстан илебезнең нефть табу буенча төп үзәкләренең берсе булып тора. 75 ел эчендә 3,3 миллиард тонна кара алтын табылган. Сугыштан соң икътисадны торгызу, космос һәм фәнне өйрәнү өлкәсендә Татарстан нефте ярдәмендә илебез биниһая зур ресурслар алды.

Без һәрчак ветераннарыбызның батырлыгын истә тотачакбыз, Татарстан үсешенең куәтле, тотрыклы социаль-икътисади нигезен салганнары өчен, рәхмәтебез чиксез. Ул безгә ышаныч белән киләчәккә карарга һәм алга барырга мөмкинлек бирә. Бүген республиканың нефть-газ сәнәгате коллективлары үзләренең бәйрәмнәрен югары казаныш­лар белән каршы ала. Нефть табуның югары темпларына, сәнәгый нәтиҗәлелеккә, ресурс базасын арттыруга ирешелгән, социаль программалар тормышка ашырыла. Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы Россия Президенты тарафыннан югары бәяләнде. Нефть химиясе тармагының, энергетика компанияләренең уңай үсеш динамикасын билгеләп үтәм. Без Татарстан бораулаучылары, геофизиклары, нефть сервисы предприя­тиеләренең эшләре белән горурланабыз.

Республиканың тарихы, аеруча аның көньяк-көнчыгыш ­регионы нефть сәнәгате белән тыгыз элем­тәдә. Шуңа күрә бүгенге профессиональ бәйрәм бөтен халык бәйрәменә әверелде. Татарстан нефте Әлмәт авылын алга киткән сәнәгый үзәккә әверелдерде. Ул безнең күз алдыбызда яхшыра, яшәү өчен тагын да уңайлырак була бара.

«Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов

– Быелгы Нефтьчеләр көне Татарстанда нефть табыла башлавының 75 еллыгы белән тәңгәл килде. Әлеге даталар уртак тарихны, уртак язмышны берләштерә. Кара алтын республиканың, бу төбәкнең йөзен тамырдан үзгәртте. Яңа заман яңа таләпләр куя, нефть табуның иске алымнарына алмашка яңалары килә. Бу максатлар «Татнефть» компаниясенең 2030 елларга хәтле куелган стратегик максатларында расланган, алар нигезендә без ел саен кимендә 35 миллион тонна кара алтын табачакбыз. Компания нефть эшкәртүне, нефть һәм газ химиясен үстерәчәк, шиннар, ягулык чыгару эшен дәвам итәчәк. Биредә иң алгы планга кешеләр килеп баса – аларның тәҗрибәсе, белеме һәм нәтиҗәле эшкә омтылышы. Шуңа күрә «Татнефть»нең төп максатларының берсе – фән, мәгарифне үстерү, яңа, сәламәт буын тәрбияләү. Барлык глобаль чакыруларга карамастан, алдыбызга куелган барлык максатларга ирешәчәгебезгә ышанам. Шул ук вакытта экологик һәм социаль программаларны, шәһәр-­авылларны төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез.

Наил Мәганов сүзләренә дәлил – әлеге олы вакыйга уңаеннан гына да бу көнне Әлмәт шәһәрендә күпләгән объектлар ачылды. Нефть башкаласы һәм районы хатын-кызлары бу көнне бик шәп бүләк – яңартылган хатын-кызлар консультациясен кабул итеп алды. Әлмәт перинаталь үзәгенә республиканың көньяк-көнчыгышындагы алты район беркетелгән.

Нефтьчеләр башкаласына шәһәрнең 65 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты яңа төр троллейбуслар да бүләк итте. Яңа модификацияле әлеге транспорт чарасы югары сыйфатлы күрсәткечләргә ия, алар өлкән яшьтәгеләр һәм коляскалы кешеләр өчен бик җайлы, чөнки аларда баскычлар юк һәм идәннәр түбән. Литий батареялары белән җиһазландырылган әлеге яңа төр транспорт кыйммәтле троллейбус инфраструктураларыннан башка яңа экологик маршрутлар булдыру мөмкинлеге бирә. Мәртәбәле кунаклар аны сынап та карады – тестлаштыру барышында кунаклар «Сәламәтлек» паркына юл алды.

Президент ярләмчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә төзелгән парк төзекләндерү концепциясендә мәдәни-ял итү юнәлеше белән сәламәтләндерү эшчәнлеге берләштерелгән. Кыска вакыт эчендә балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр зоналары эшләнгән, фонтаннар куелган, яр буйлары чис­тартылган һәм ныгытылган. Әлмәтлеләр һәм аның кунаклары өчен төп сюрприз – биредәге планетарий. Әлмәт һәм, гомумән, республиканың көньяк-көнчыгыш регионында булучылар төзеклек, чиста-пөхтәлеккә игътибар итми калмыйдыр. Болар, әлбәттә, нефтьчеләрнең тырышлыгы, аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Нефтьчеләр олимпиадасы

Нефтьчеләрдә күркәм традиция­ләр байтак. Тарихы дистә елларга сузылып, шул традицияләрдә ничә буын тәрбияләнгән. Һөнәр осталыгы бәйгесе тиздән үзенең алтын юбилей яшенә җитә – ул 1970 елда уздырыла башлап, күпме осталарны ачыкларга ярдәм иткән!

«Әлмәтнефть»нең цехлары арасында башланып киткән бу бәйгедә 1975 елдан башка нефть-газ чыгару идарәләре катнаша башлый, ә 1986 елда беренче тапкыр «Татнефть» берләшмәсе кысаларында оештырыла. Әлеге профессионаллар ярышының яңа тарихы 2001 елдан башлана, 2002 елдан алып ул 33 яшькә хәтле булганнар арасында уздырылып килә. Бу гади спорт ярышы гына түгел, аның максаты булып белгечләрнең осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу, хезмәткәрләрне яңа технологияләр һәм техника белән таныштыру тора. Конкурс тагын бер кат берләшмәнең кара алтын табучы гади эшчеләргә аерым мөнәсәбәт булуын ачык дәлилли, ул катнашучылар гына түгел, тулаем коллектив өчен осталыкны арттыруга этәргеч бирә.

Бәйрәм тантанасының рәсми өлеше тәмамланганнан соң, осталык конкурсына – нефтьчеләр олимпиадасына старт бирелде. Соңгы елларда ул шәһәр үзәгендә урнашкан «Юбилейный» спорт сарае территориясендә үткәрелә. Биредә кемнәрне генә күрмисең: компания­нең структур берәмлекләре вәкилләре, җитәкчеләр, күпләгән журналистлар, һәм әлбәттә, чараның төп каһарманнары – катнашучылар. Алар биредә чыгыш ясап, үзләренең осталыгын күрсәтү, хезмәт куйган предприятие данын яклау бәхетенә ирешү өчен үзләрендә дә шундый ук ярыш­лар аша узып килгән. Мәйданда нефть эшенең 11 төре буенча ярышлар башланды. Башка елдагылардан аермалы буларак, быелгысында узган елгы җиңүчеләр катнашмады. Иң яхшылар исемен алу өчен 30дан артык предприятие вәкиле көч сынаш­ты, аларның географиясе шактый киң: осталыгын сынаучылар хәтта Украина белән Белоруссиядән дә бар иде (бер бүләк Украинага юл тотты).

Кара алтынны даими дәрәҗәдә табу ниндидер могҗиза түгел, ә яңалык кертү һәм нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Әмма микъдары гына түгел, сыйфаты да мөһим – яңа ысуллар әйләнә-тирә мохиткә зыян салмаска тиеш. «Татнефть» эшчәнлеген җәелдергән зур территориядә торак пунктлар, урман-кыр­лар, елга-күлләр күп. Бу юнәлештә компания зур эш башкара, һәркем әлеге җаваплылыкны тоеп хезмәт куя. Югары күрсәткечләргә ирешү һәм берләшмәдә иң яхшылар арасында булу – буыннан буынга күчә барган традицияләр, җаваплылык, командада эшли белү һәм беренчелеккә омтылыш нәтиҗәсе. Айсбергның су өстенә чыгып торган сигездән бер өлешен генә күргән кебек, без мәйданчык­ларда көч сынашкан яшь осталар чыгышының да иң соңгы этабын гына күзәтәбез, ә әзерлек чорын, бихисап өйрәнүләрне күз алдына да китерә алмыйбыз. Шушы матур киемнәрне, чиста эш коралларын, бәйрәм мохитен бер читкә алып куеп, җил-яңгыр, кар-буран, дегетле киемнәрне китереп кушсак – кара алтын табу хезмәтенең никадәр авыр һәм катлаулы икәнен бераз гына күзаллый да алабыз. Ә менә бу кызлар-егетләр шул тормышның эчендә кайный, шуны сулый, шуның белән яши һәм алар кара алтын табучы булулары белән бәхетле. Җиңүчеләрне котлаганда, «Татнефть» җәмгыятенең яшьләр комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Несмин да әлеге сүзләрне яңгыратты:

– Сез бүген – җиңүчеләр, үзегезнең профессиональ осталыгыгызны кабат күрсәттегез. Мин сезгә осталык өчен генә түгел, һәрбер эшләнгән көн өчен рәхмәт белдерәм. Бүген без конкурс мәйданчыгында күргәннәр – сезнең тарафтан көн саен башкарыла торган эш. «Татнефть»нең яшь эшчеләре һәм белгечләре – компаниянең горурлыгы, сез – әйдаманнар, һәркайсыгыз хезмәттә, спортта, иҗатта зур уңыш­ларга ирешә.

Әлеге конкурсны олимпиада белән чагыштыргач, үземнең спорт комарлыгым белән, иң күп бүләк алучы предприятиене ачыклап утыр­дым. Беренче урында, һичшиксез, «Ямашнефть» – аның вәкилләре өч тапкыр пьедесталның беренче баскычына, бер тапкыр өченчегә менде. Икенчедә – «Елховнефть» (ике «алтын», бер «бронза»), өченче урында исә – Баулы нефтьчеләре. Лениногорск белән Нурлатныкылар дүртенче урынны бүлеште. Әмма нинди генә урында булса да, алар барысы да оста нефтьче икәнен исбатлады. Ә иң остасы, әлбәттә, минем янәшәдә генә әнисе белән басып торучы нәни бер кызчыкның әтиседер, зур экранда җиңүчеләрне күрсәткәндә, ул: «Әнә минем әти!» – дип кычкырды, кулындагы чәчәген селкеп. Бернинди урын алмаса да, аның әтисе иң яхшысы һәм иң остасы, чөнки аның кызы шулай диде. «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов сүзләренчә, нефтьчеләр кешелек капиталына кертем ясый һәм патриотлар тәрбияли. Күкрәгендә «Мин нефтьче» дигән значоклы бу нәни кыз язмышларын кара алтын белән бәйләүчеләрнең батырлыгына, аларның хезмәтенә соклана, горурлана, ул үзенең нефть тудырган шәһәренә, туган җиренә гашыйк, ул һичшиксез чын патриот булып үсәчәк. Тарихи эзлеклелек, нәсел җепләре өзелмичә, Сөембикә, Каракүз рухы әле яши.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading