16+

Язмышына үпкәсе дә, рәнҗүе дә юк

Корноухово авылында 1997 нче елдан бирле картлар йорты эшләп килә.

Язмышына үпкәсе дә, рәнҗүе дә юк

Корноухово авылында 1997 нче елдан бирле картлар йорты эшләп килә.

Бүгенгесе көндә анда ярдәмгә мохтаҗ кырыктан артык әби-бабай тәрбияләнә. Араларында төрлесе бар: үзен-үзе йөртерлек дәрәҗәдә тере булганнары да, урын өстендә ятучылары да, гарипләр арбасында хәрәкәтләнүчеләре дә. Аларның һәрберсе төрле булган кебек, язмышлары да бер-берсенә охшамаган. Һәрберсенеке үзенчә тетрәнерлек.

Һәрчак элемтәдә без анда тәрбияләнүче әби-бабайлар белән. Мәдәният йортыбызда нинди генә чара булмасын, алар безнең көтеп алынган тугры тамашачыларыбыз. Без үзебез дә авылыбыз үзешчәннәре белән еш кунак булабыз картлар йортында. Чыгыш ясаган вакытта  әби-бабайларның һәрбер хәрәкәтен күзәтергә яратам мин. Кемдер елап, кемдер кушылып җырлап утыра. Карашым белән таныш йөзләрне күзлим. Чыгышыбызны йотлыгып  тыңлап утырган әби-бабайларның һәрберсенең үзенә күрә сөйкемле сөяге бар. Кемдер, баш очына элгән  чигүле түбәтәен кырын салып, кеше күрмәсен, дигәндәй, мөлдерәмә тулы күзләрен  идәнгә төбәп, җыр тыңлый; кемдер, иреннәрен җете кызыл төскә буяп, елмая-елмая, кушылып җырлап утыра; кемдер, иңнәренә шәлләрен салып, рәхәтләнеп бии; кемдер, башына ап-ак яулыгын җәеп ябып утырган җирдән тыйнак кына һәр чыгышны алкышлый.

Тезелешеп утырган әби-бабайлар арасыннан күзем һәрчак бер ханымга төшә минем. Гади генә күлмәген дә килешле итеп киеп, колакларына, муеннарына шул күлмәге төсенә туры китереп алка-мәрҗәннәр таккан, әз-мәз бәсләр сибелгән коңгырт кара чәчләрен җыйнак кына итеп артка өеп куйган әлеге ханым тыйнаклыгы белән җәлеп итте мине. Ике кулына кысып тоткан таякларына таянып, адым ясарга ияләшмәгән аякларын идәннән шудыра-шудыра, диван читенә килеп утырыр да, тамаша беткәнче кушылып җырлар үзе. Битләренә сирәк-мирәк сызылган буразналардан әлеге ханымның урта яшьләрдә икәнлеген чамалавы кыен түгел. “Шушы яшьтә нигә картлар йортына килеп эләккән ул?”, “Балалары, туганнары кайда?” кебегрәк сораулар тынгы бирмәде миңа. Сорауларыма җавап табасым килсә дә, турыдан бәреп сорап булмаганлыгын да аңлыйм. Барлы-юклы сорауларым белән кешенең күңелен яралавым бар. Сүзне ерактанрак башлыйм:

-Бигрәк матур җырлыйсыз, Рәмзия апа, - дидем чираттагы чыгышымнан соң булачак әңгәмәдәшемне комплимент белән сөендереп.
-Иииии, алмам, рәхмәт яусын сиңа. Әллә ни булмаса да, җырлаган булам инде шунда. Халидә Бигичева, Хәния Фәрхи җырларын бик яратып тыңлыйм. Җырлап, бер моңланып алгач, күңелгә дә рәхәт булып китә, - диде ул, минем мактавыма каршы.

Берникадәр вакыттан соң, билгеләнгән көнгә Рәмзия апа белән кич утырырга, дип сөйләштек. 
Гадәти очрашуга да бәйрәмгә барган кебек, матур итеп киенеп, энҗе-мәрҗәннәрен тагып, әзерләнеп куйган иде ул. 

Хәкимуллина Рәмзия Хикмәт кызы белән әкрен генә гомер йомгакларын сүтәбез. Адәм баласы дөньяга үз бәхете белән генә түгел, үз бәхетсезлеге белән дә туа икән. 1968 нче елда Теләче районы Олы Нырсы авылында дөньяга килгән Рәмзия ханым да искәрмә түгел. Әти-әнисе вафатыннан соң ятим калып, гомеренең утыз өч елын картлар йортында үткәрергә мәҗбүр булса да, үзен бәхетсез, дип санамый ул. Тумыштан килгән гариплеген дә язмышының бер сынавы итеп кабул иткән.

-Башым эшләп, үз-үземне йөртә алганда, мин үземне бәхетсез кешегә санамыйм. Яшәгән җирем җылы, рәхәт, - ди Рәмзия ханым үзе бу хакта. 

Әнисе Рәисә белән әтисе Хикмәтнең көтеп алган бердәнбер кызлары була Рәмзия. Соңарып, кырык биш яшьтә генә дөньяга килгән бала булгангамы, башка сәбәпләр аркасындамы, тумыштан аяклары гарип була аның. Тик бу аңа яшьтәшләреннән калышыр өчен сәбәп булмый. Бала чакта карда ауный-ауный, караңгы төшкәнче чана шууларын, башлангыч сыйныфта укып йөргән чакларын якты бер истәлек итеп, күңел түрендә саклый Рәмзия ханым. Ул да булмый, “Үкенеч булып, чынга ашмаган бер балачак хыялым калды. Гомерем буе чаңгы шуарга кызыктым”, - дип көрсенеп куя, аякларының тезләренә кагылып.

Унтугыз яшендә әтисез, егерме өч яшендә әнисез кала Рәмзия ханым. Туганнарына да йөк булырга теләми: үзен картлар йортына тапшырырга куша. Егерме өч яшьлек Рәмзиянең шул көннән башлана да инде мөһәҗирлек тормышы. Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан картлар йортында унбиш ел гомерен үткәрә ул. Аннан килеп, Саба районы Лесхоз совхозындагы картлар йортында бер ел яшәп ала. Соңыннан Балык Бистәсе районы Күки авылында урнашкан картлар йортында тагын бер ел гомере үтә Рәмзия ханымның. Әлеге картлар йорты ябылгач, шул авылдагы Нәкыя исемле ялгыз карчык тәрбиягә ала аны. Тәрбиягә ала, дип әйтү, бәлки, дөреслеккә бик үк туры да килеп бетми торгандыр. Бер-берсенә иптәш булып, унбер ел яши алар. Корноухово картлар йортына килгәненә дә алтынчы елы киткән икән инде.

Ике сәгатькә якын сузылган әңгәмәбез барышында Рәмзия ханымнан бер тапкыр да язмышына үпкә, рәнҗү сүзен ишетмәдем мин. Киресенчә, рәхмәтле ул үзенең язмышына. Әти-әниле балачагы, чамалы гына булса да, саулыгы, тәмле күчтәнәчләрен төяп, һәрчак хәлен белергә килүче туганнары булуына һәм...олыгаеп барган көнендә татырга насыйп иткән мәхәббәт хисе өчен Ходайга рәхмәт укый Рәмзия апа.

Алтынчы дистәсен ваклый башлаган көннәрендә үз гомерендә беренче тапкыр чын күңеленнән гашыйк була ул. Тик, мәхәббәт дигән хис йөрәгенең бер читенә эленеп, саф, самими килеш кала аның. Йөрәге якын иткән кешесе, башканы яр итеп, бик еракка китеп бара. Кайдадыр еракта мәхәббәтенең барлыгын белеп яшәүне дә бәхеткә тиңли Рәмзия ханым.

Язмыш сынауларын да бәхеткә санап, шулар белән килешеп яшәргә үзендә көч таба алган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Бәхет төшенчәсенең йөз төрле аңлатмасы булган кебек, кеше язмышлары да төрле-төрле. Кемнәрдер гомер көзләрен үстергән балаларының яратуын, миһербан вә шәфкатен тоеп, газизләре янәшәсендә үткәрә, ә кемнәрдер, киресенчә, балалары була  торып та, алар өчен кирәксез булып, картлар йортында гомер йомгакларын сүтә, ә өченче берәүләр, ата-ана булу бәхетеннән мәхрүм булып, язмышы белән килешеп, чит-ятлар кулында үткәргән елларны санап яшәргә мәҗбүр. Нәкъ менә Рәмзия ханым кебек...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading