16+

Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов янә «куллы» булды

10 яшьлек малай урамда уйнап йөргәндә электр трансформаторына менә, һәм аны 10000 вольт көчәнешле электр тогы суга.

Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов янә «куллы» булды

10 яшьлек малай урамда уйнап йөргәндә электр трансформаторына менә, һәм аны 10000 вольт көчәнешле электр тогы суга.

Футбол уйнаганда шул трансформаторга очып барып төшкән тупны алырга уйлаган ул. 

Бәхеткә, Илназ көчле ихтыярлы, тормыш сөючән малай булып чыкты. Шундый авыр сынауга дучар булуына карамастан, якыннарын куандырып, кешеләрне сокландырып яңадан-яңа җиңүләргә итешүен дәвам итә.

Бу көннәрдә ул Мәскәүдәге Сколково инновация үзәгендә эшләнгән протезны алып куанган. Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова әйтүенчә, гаилә киберкулны Россиянең Социаль иминият фонды ярдәмендә юллаган.

«Беренче тапкыр алынган киберкул кечерәйде. Яңасы күпкә уңайлырак, җиңел дә. Беренчесендә эчке өлеше пластмассадан булса, монысында - җиңел силиконнан. Киберкулга даими көч җыйдырып торырга кирәк. Кызганычка каршы, әлегә яңасында да функцияләр әзрәк», - ди Зөлфия Дәүләтова.

Илназ киберкул ярдәмендә әйберләрне күтәрә, рәсем ясый һәм яза ала. Бу атнада ул әти-әнисе белән Мәскәүдә реабилитация үтә.

Фото: "Башинформ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading