Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза социаль челтәрдә кызыклы хатирәләре белән бүлешкән.
“Дучмак, бәрәңге пәрәмәче, шәңге, кәкәш... Исеме күп булса да, бу тәмле татар ашларының берсе. Инде аңлаганыгызча, һәр татар милли ризыгының исеме төрле булырга мөмкин. Бу юлысы сүзем бәрәңге пәрәмәче турында барачак. Минем әнкәй аны “пәрәмәч” кенә дия иде, кайвакыт бәрәңге кабартмасы. Ә менә Чувашия республикасындагы Татар Согыты авылында, аны “якмыш” диләр. Минем әби кебек (Мәүлидәнең әнисе) пешерүчене күргәнем юк. Ул пешергән “якмыш”ның кабартмасы чын мәгънәсендә авызда эри торган була иде (әбинең күмәчләре дә искиткеч тәмле була иде). Мин озак еллар, әбинең “якмыш”ын ашар өчен, алардагы дәү мичне сүттермичә саклап тота алдым. Инде белмәүчеләргә бу ризык турында бераз аңлатып китәм. Әлеге ризыкны бары тик дәү мичтә пешергәндә генә дөрес һәм чынлап торып тәмле була. Теге гөмбәзгә сыланып яна торган утта пешерелә бит ул. Иң беренче, кабартмасын пешерәләр, аннан әзер бәрәңге боламыгын ягалар, ул боламыкның үзенчәлеге бар, аңа йомырка кушалар... Бу дәү мичтә пешкәндә боламыкның өске өлеше көрән төстәге кабык белән каплансын өчен кирәк. Инде әзер кабартмага, әзер боламыкны яккач, яңадан дәү мичкә тыгалар, әлеге кабык хасил булгач, ризык әзер дип санала. Карап торышка гади генә сыман, ләкин аның тәмлелеге!.. Әле шуны да хәтерлим, әнкәй һәрвакытта да бәрәңге боламыгын әзерләгән вакытта, бәрәңгене төйгәндә, дөресрәге төеп бетергәч, тукмакта сыланып калган бәрәңгене юып төшергәнче, миңа яларга бирә иде. Менә кайда ул чын “затлы ризык” (деликатес)! Ялаганыгыз бардыр мөгаен?
Минем олы абыем Илдар (дәү абый) бик ярата аны, бәрәңге пәрәмәчен. Бала чакта хәтерлим, абый солдатка киткәнче шикәр чөгендерен ала торган махсус комбайнда эшләде. Әлеге комбайнны тракторга тагып йөртәләр.
Хәтерләүчеләрегез булса, элек зәңгәр төстәге КДП-35 тракторы бар иде... Безнең очракта Тракторчысы Нуретдинов Хатип абый (минем сыйныфташым Маратның әтисе). Минем абый хәтта районда икенче урын алды шунда эшләп. Аңа зур “Рубин” дигән телевизор бирделәр, аның экраны гына да безнең иске “Рассвет” телевизоры кадәр. Бик вакытлы булды ул, чөнки үзебезнең телевизор яхшы ук искергән иде инде, боргычлары урынына плоскогубцы һәм сукмыйча эшләми иде (бу гамәлне күпләрегез хәтерли). Әлбәттә боларны ник язып тора инде дигән сорау туачак, бәйләнеше бер дә юк шикелле. Алда әйткәнемчә, абый бик ярата бәрәңге пәрәмәчен, ул эшкә “әче таң”нан китә иде, иртәнге биштә. Әнкәйнең, “Илдар ярата!” – дип, шул иртәнге бишкә пешереп өлгерткәнен хәтерлим.
Безнең өйдә дәү мичне шактый иртә бетерделәр, җитмешенче еллар ахырында ук. Чөнки торбалардагы кайнар су ярдәмендә җылыта торган “парлы җылыткыч”ка күчтеләр, дәү мич урынны күп ала. Мин дә бик яратканга күрә, инде без Казанда яши башлаган чорларда да, әнкәй әлеге “пәрәмәч”не без авылга кайткан вакытта мунча мичендә пешергәли иде. Әнкәй инде җитмешне узган, кабат без кайткач, мунча мичендә пешерде. Алып керде, карап торышка да ниндидер сәер төстә бу, бәрәңгесе кызгылт төсмер бирә. Кабып караган идем, тәме дә үзенчәлекле, тозы да бик аз сыман. “Әнкәй, моңа борчак оны куштың мәллә?” – дип сорадым. “Юуууук, нишләп борчак оны кушыйм инде?!” – ди. Үзе кабып карады да: “Вәт мин “сукыр тавык”, тоз урынына чәй содасы салганмын!” – дип үзен сүкте. Ризыкны әрәм итеп булмый бит, шул көенә ашап бетерергә туры килде инде. Ризыклар турында язганга, мине комагай, туймас тамак дип уйлыйсыздыр? Әйе, мин ашарга яратам, ләкин тәмле итеп ашарга, мин гурман. Бу инде ашказанын тутыру өчен генә түгел, ризыктан ләззәт алу өчен ашыйм дигәнне аңлата. Сезгә теләгем шул, һәрвакыт ләззәт табып ашарлык ризыкларыгыз мул булсын, барлыкта яшәгез... " дип язган ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Без аны шэнге дип тэ, табак кумэч дип тэ йэртэбез, мин аны бик еш пешерэм.
0
0