Җиргә салым чигереше Әгәр дә җир кишәрлеге зурлыгы 6 сутыйдан артмый икән, аның өчен салым түләргә туры килмәячәк. Әгәр дә ул зуррак икән, салымны шуннан артык өлешенә исәпләячәкләр. Ташлама автомат рәвештә ясала. Әгәр дә моны эшләмәгәннәр икән, Федераль салым хезмәте зайтында гариза бирергә һәм балаларның туу турындагы таныклыгын беркетергә кирәк.
Милеккә салымны өстәмә чигерү Ел саен күпбалалы ата-аналар 18 яшькә кадәрге һәр балага фатир өчен 5 квадрат метр, торак йорт өчен 7 квадрат метр бәясе күләмендә салым чигерүеннән куллана ала. Ташлама автомат рәвештә бирелә. Әгәр дә моны исәпкә алмаганнар икән, Федераль салым хезмәте сайтында, күпбалалы гаилә статусын дәлилләгән документларны, балалар туу таныклыкларын беркетеп, гариза языгыз.
Ипотеканы тулысынча яки өлешчә каплауга 450 мең сум Төп шарты өченче яки аннан соңгы бала 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туарга тиеш. Түләүне алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки ипотеканы рәсмиләштергән банк бүлекчәсендә шәхсән гариза бирегез.
Ай саен тиешле стандартлы налог чигерүе Эш бухгалтериясендә яки салым хезмәте бүлекчәсендә гариза язып, хезмәт хакыннан тотып калына торган салымны киметергә мөмкин. Әйтик беренче һәм икенче бала өчен 1,4 мең (һәркайсына) сумнан салым тотылмаячак. Өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 3әр мең сумыннан салым алынмый.
Күпбалалы әни өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге Өч баласы булганнар пенсиягә 57 яшьтә, дүрт бала әниләре 56 яшьтә, биш һәм аннан артык бала табучылар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала.
Комментарийлар