16+

Калын кесә дип кенә кабул итмәгез!

Бүген Россия эшмәкәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Калын кесә дип кенә кабул итмәгез!

Бүген Россия эшмәкәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Эшмәкәр дигәч тә, без күз алдыбызга бай тормышта яши торган, яхшы машинада йөрүче, зур фатирда (йортта) торучыны күз алдыбызга китерәбез. Ә аның акчаларын куркыныч астына куеп,  соңгы тиеннәренә кадәр әйләнешкә кертеп эш башлавын, ул эш чәчәк атсын өчен күпме эшләвен, ни чаклы төн йокыларын калдырыун күз алдыбызга да китермибез. Без, журналистларга, кече һәм урта бизнес вәкилләре белән дә, эре оешма әгъзалары белән дә еш аралашырга туры килә. “Ирем эшчеләргә хезмәт хакы түләп булырмы икән инде, продукцияне аз ала башладылар дип борчыла. Атнадан артык юньләп йокламый инде шуның өчен”, - дигән иде авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес алып бара торган бер эшмәкәрнең хатыны. Гаилә бизнесы булганда мондый борчулар ир җилкәсенә генә түгел, хатын җилкәсенә (башына да) дә төшә.

Россия киңлекләрендә Татарстан эшмәкәрләр саны һәм бу өлкәне үстерү буенча да алдынгы рәтләрдә. Республика районнарындагы эшмәкәрләр советлары эшли. Алар кәгазьдә генә булып калмыйча, эшмәкәрләр һәм хакимият арасындагы күпер ролен дә үти. Шуны да искәртергә кирәк: бу иҗтимагый оешма һәм эшмәкәрләрне “акча янчыгы” гына итеп күзаллаудан качу мөмкинлеге дә. Чөнки алар шул советлар кысаларында, иҗтимагый тормышта катнашырга, башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба.

Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе рәисе Фәрид Сафин сүзләренчә, хәзерге вакытта бу ассоциациядә 150 дән артык эшмәкәр исәпләнә. Моңа өстәп, аларның 1,5 меңнән артык партнерлары бар. Шул сәбәпле, ассоциация Татарстанда иң актив иҗтимагый оешмаларның берсе санала.

Бәйрәм алдыннан “Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында иң яхшы Эшмәкәрләр советы” бәйгесенә йомгак ясалды. Быел конкурс икенче тапкыр үткәрелде. Анда 24 район вәкиле катнашкан. Шулар арасында 7 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.

Әлеге исемлектә Азнакай, Алексеевск, Баулы, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы эшмәкәрләр советлары бар иде. Абсолют җиңүче булып Чистай районы эшмәкәрләр советы табылды.

“Чистай районында эш системалы булдырылган. Пандемиягә дә карамастан, алар эшләрен дәвам итеп кенә калмыйча, тагын да күбрәк эшләде. Бу аларның хакимият һәм бизнесның үзара элемтәдә булуын күрсәтә. Бизнес, шул элемтәләр ярдәмендә, эшләргә комачаулый торган мәсьәләләрне дә хәл итүгә ирешә”, - диде Ассоциация президенты Рафик Шәйхетдинов. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading