16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Футболны карарга түгел, уйнарга яратам»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин футболны карарга түгел, уйнарга яратам дип белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Футболны карарга түгел, уйнарга яратам»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин футболны карарга түгел, уйнарга яратам дип белдерде.

- Диван өстендә утырып, телевизор аша спортны карый алмыйм. Үзем уйнауны кулайрак күрәм. Миңа кеше үз мөмкинлекләрен үзе күрсәтә торган спорт төрләре ошый. Командада уйнап җиңелсәң, җиңелүне башкаларга сылтарга була. Ә монда үзең генә җавап бирәсең. Олимпия уеннары вакытында ялгыз спорт төрендә чыгыш ясаучы спортчылар да Россиягә күбрәк медаль китерә, - ди Камил Сәмигуллин.

Хәзрәт үзе барлык спорт төрләреннән дә көрәшне өстен күрә икән. Аның сүзләренчә, көндәлек тормышта ул иң кирәкле спорт. Камил Сәмигуллин барлык мөселманнарны спорт белән шөгыльләнергә өндәде. “Көчле, үз-үзен яклый ала торган дин тоткан кеше, көчсез дин тотканнан яхшырак”, - ди ул.

Россия җыелма командасы Согуд Гарәпстанын 5:0 исәбе белән җиңгәч тә, көндәшләр ураза тотканнары аркасында гына җиңелде дигән төрле имеш-мимешләр йөрде. Камил Сәмигуллин ураза тоту спорт белән шөгыльләнергә комачау итми, диде.

- Мин үзем дә Рамазан ае дәвамында велосипедта йөрдем. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче танышларым да бар. Алар ураза тотам дип кенә күнегүләрен киметмәде. Мосафирлар ураза тотмаска мөмкин дигән әйбер дә бар Исламда, - диде Камил Сәмигуллин.


Фото: dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X