16+

Кара алтын табылган җирдә хоккей оазисы

Көттереп кенә килгән суык­лар елга-күлләрне туңдырып куйгач, хәтер төпкеле үткәннәргә, бала чакка алып кайта – бас­кан саен чытырдап, матур эзләр сыр­ланган бозда тимераякта шуу, хоккей уйнаудан да күңеллерәк нәрсә бар микән ул? Әле шунда бәкеләр дә булып, йә алка төшеп китә, йә аягыңны чумырып аласың. Тимераяк артына кыс­тырылган киез бозланып катса да кайту юк, ничек инде бозны калдырып китәсең – кар төшеп, ясалма боз­лык булганчы әле күпме көтәсе бар!

Кара алтын табылган җирдә хоккей оазисы

Көттереп кенә килгән суык­лар елга-күлләрне туңдырып куйгач, хәтер төпкеле үткәннәргә, бала чакка алып кайта – бас­кан саен чытырдап, матур эзләр сыр­ланган бозда тимераякта шуу, хоккей уйнаудан да күңеллерәк нәрсә бар микән ул? Әле шунда бәкеләр дә булып, йә алка төшеп китә, йә аягыңны чумырып аласың. Тимераяк артына кыс­тырылган киез бозланып катса да кайту юк, ничек инде бозны калдырып китәсең – кар төшеп, ясалма боз­лык булганчы әле күпме көтәсе бар!

«Татнефть» хоккейда да башкаларга үрнәк
Авылларда да хоккей элек-электән бар инде ул, әмма күп җирдә тирә-күршеләр белән очрашулардан, район күләмендәге ярышлардан ары китми. Ә менә «Нефтяник» ХК Кубогы ярышлары кебек дистәләгән яшүсмерләр командасын берләштергән турнир безнең илдә башка юк. Ике дистә коллектив катнашында башланып киткән турнирда көч сынашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Әлбәттә, бөтен хоккей елга-күлләр өстендәге боз белән генә чикләнеп, нефтьчеләр бу эшне үз канаты астына алмаса, мондый масштабка ирешеп булмас иде. Хәер, республиканың профессиональ хоккей үзәгенә әверелеп китүен дә «Татнефть»тән башка гына күз алдына китереп булмый. Бүген җәмгыятьнең генераль директоры Наил Мәганов – Татарстан Хоккей федерация­се һәм «Ак Барс» клубының президенты. 

90нчы еллар башында көньяк-көнчыгышта авылларда хоккей тартмалары булмавын, хоккей уйнамау­ларын күреп, бераз сәерсенгән идем. Әйткәнемчә, ул чорда инде без шактый гына уйнап арыган идек. Ә 2000 еллар башында бу якларда хоккей бумы кинәт кенә башланды – шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да заманча боз мәй­дан­чык­лары – хоккей тартмалары пәйда булды, уенчыларга киемнәр, кәшәкәләр, башка кирәк-яраклар бирелде. Көндез бозда балалар мәш килсә, кичен өлкәннәр шау-гөр килеп алка суга башлады. Тирә-күрше авыллар белән ярышлар, иптәшләрчә очрашулар оештырылды. Шөгердә берничә уенда катнашып, андагы мөмкинлекләрне үз күзләрем белән күргәч, бераз көнләшү дә бар иде әле – заманына күрә начар булмаса да, моның хәтлесе үк бездә юк иде шул. Нефть төбәгендә тумагач, кызыгасы гына кала. 

«Татнефть» җәмгыятенең теге яки бу өлкәне үстерү, ярдәм итү, традицияләрне яңарту максатыннан гамәлгә куелган социаль проектларны барлый башласаң, аларның кайберсе үзе үк юбилей яшенә җитеп, традициягә әверелгән икән. Яхшы әйбергә тиз өйрәнәсең шул, әйтерсең лә ул гел булган. Балалар һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү – шулай ук «Татнефть» җәмгыятенең күркәм традициясе. «Хоккейны үстерү программасы» эшли башлаганга ике дистә ел узган. Ел саен яшүсмерләр клуб­ларына хоккей киемнәре, җиһазлары, республиканың көньяк-көнчыгышындагы балалар тренерларына матди ярдәм күрсәтү, командаларны транспорт, башка кирәк-ярак белән тәэмин итүне үз кысаларына алган әлеге программа – Россия­дә бердәнбер. 

Без – төрле, ә хоккей – бер
Сер түгел, профессиональ спорт белән бергә һәвәскәрләр спорты да җитди матди чыгымнар сорый. Ә хоккей – арзанлы спорт төрләреннән саналмый. Хоккей сөючеләргә зур мөмкинлекләр ачып, нефтьчеләребез спортны киң массага таратуга зур өлеш кертә – меңләгән кеше сәламәт яшәү рәвешен алып бара, балалар-яшүсмерләрнең хыялын чынга ашыра. Заманында нефтьчеләр башкарган эшләргә соклануын белдергән абруйлы тренер Геннадий Цыгуровча әйтсәк: «Балалар хоккее ул – көйсезләнү түгел, ә сәламәт яшь буынны тәрбияләү». 2001 елдан башлап, «Татнефть» компаниясе ярдәме белән, шәһәр һәм бистәләрдә 16 боз сарае, 100гә якын хоккей мәйданчыклары төзелгән. Көньяк-көнчыгыш регионнан тыш, республиканың башка районнары да нефтьчеләр игътибарыннан читтә калмый. Массакүләм спортны популярлаштыру максатыннан, яшүсмерләр клублары арасында «Татнефть» Кубогына хоккей турнирлары уздырылып килә. 2002 елда 10 командадан башланып киткән әлеге турнирда хәзер 190 боз дружинасы көчен сыный. Командалар һәркайсы алты дивизионны үз эченә алган ике конференциягә бүленә, алар шул төбәктә гомер кичергән, Советлар Союзы һәм Хезмәт каһарманнары булган атаклы нефтьчеләр, күренек­ле якташларның исемнәрен йөртә – бу үз чиратында яшь буында патриотлык хисләрен тәрбияләүгә дә өлеш кертә. 

Профессиональ хоккейны гына белүчеләр (дөресрәге, телевизор яки трибунадан карап җан атучылар) аның башка лигалары да булуын, күпләгән һәвәскәрләр турнирлары уздырылуы хакында уйлап та карамый. Әмма дәрәҗәсе башка булганга күрә генә ул әле хоккей булудан туктамый, җырдагыча: «Без төрле, әмма хоккей – бер». Ишегалды хоккееннан башлап, авыл, эшче, һәвәскәрләр, студентлар, ветераннар, төнге лигаларның булуы – спортның бу төренә игътибарның зур, аның белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең күплеген исбатлый. «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан оештырылып, көньяк-көнчыгышта үткәрелеп килә торган турнирларны гына санап үтү дә масштабның никадәр киң икәнен күрсәтә. Кече яшьтәге балалар «Нефть и Жизнь» журналы призы уеннарыннан башлап, үсә барган саен хоккейның яңа баскычларында җиңүләр дәгъвалый – теләге булган һәркем үз яшенә туры килерлек ярышларда катнаша ала. Хоккей җене бер кагылса, ул инде сиңа гомер буе ияреп барачак. Шәһәрләрдә 2000 еллар башында пәйда булган хоккей тартмачыкларында шөгыльләнеп, тора-бара олыгайган, әмма сәламәт яшәү рәвешенә тугры калып, командаларга берләшкән һәвәскәрләр өчен Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы ярышлар уздыра. Традицион рәвештә уздырылып килгән әлеге ярышлар да – «Татнефть» җәмгыяте канаты астында. 

Республиканың нефть төбәге һәм «Татнефть» җәмгыятенең спорт тормышында тагын бер зур вакыйга – 2012 елда РХЛ (Эшчеләр хоккей лигасы) оешуы. Нефть предприятиеләре эшчеләренең теләген истә тотып, «Татнефть»нең әлеге командалар өчен кирәкле булган чараларны күреп, лига оештырып ярышлар уздыруы – җәмгыятьнең спорт үсешенә һәм хезмәткәрләренә игътибарның зур булуын тагын бер кат исбатлый. Чемпионатта нефть-газ табу һәм чыгару идарәләре, сервис компания­ләре командалары көчләрен сыный. Күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган Альберт Әкбәров («Җәлилнефть») – 25 ел элек Җәлил бистәсендә хоккей сөюче яшьләрне үз тирәсенә туплап, бүген дә бу шөгыленә тугры булып, күпләгән уенчыларны тәрбияләгән спортчы. Хоккей тарихында уйнаучы тренерлар күп түгел, спортчы ул йә уйный, йә өйрәтә, шуларның икесен дә бергә алып бару авыр. Альберт Мансаф улы чирек гасыр буена үзе уйнау­чы тренер, үзе капитан булып килә икән, димәк, аның абруе зур. Җиденче дистәне вак­лый башласа да, ул әле бүген дә сафта, үзенең боздагы дружинасы белән яңа үрләр яулый. «Җәлилнефть»нең ул җитәкләгән «Нефтяник» хоккей командасы Эшчеләр лигасында 7 сезон чыгыш ясап, икешәр тапкыр алтын, көмеш, бронзага ия булган. Моңардан тыш, өч сезон Бөтенроссия Төнге хоккей лигасында республика данын яклап, әлеге команда 2016 елда чемпион титулын алган. Зур шәһәрләрдән читтә яшәгән яшьләрнең көчле командалар белән көч сынашып, югары нәтиҗәгә ирешә алуын нәкъ менә Җәлил нефтьчеләре дәлилләп тә бирде.

Хыяллар чынга ашкач...
Хоккей кызыгу гына булып калмыйча, әлеге хыялга киләчәктә барыбер минем тормышта чынга ашарга насыйп булган – мин кайчандыр авыл яшьләре белән боз­да тирләп-пешеп алка куганда, бортның теге ягында карга чумып, тирләп-пешеп: «Әти, гол керт!» – дип миңа көч биреп торган кечкенә улым тора-бара үзе хоккей белән җенләнеп, тимераякка басты. Ләкин ул һәвәскәрләр командасы түгел иде инде, ә күпләгән билгеле исемнәр биргән, көньяк-көнчыгыш хоккеена нигез салган Лениногорск «Нефтяник» мәктәбе. Аннан соң бортның тышкы ягында көч-куәт биреп, боздагы баласының һәрбер хәрәкәтен уе белән кабатлап, һәр кичерешен үзе аша уздыру безгә – әти-­әниләр армиясенә йөкләнде. Узган гасырның 60нчы елларыннан бирле нефтьчеләр төбәге бозында тәүге адымнарын ясаган, олы спортка юл алган, төрле профессиональ лигаларда чыгыш ясап, төрле исем-дәрәҗәләргә ирешкән спортчыларны санап бетерешле түгел. Шулай булуына аптырыйсы да юк: Әлмәттә булып киткән Россия хоккей федерациясенең экс-президенты Александр Стеблин сүзләренчә: «Биредә чын хоккей оазисы!».

«Татнефть»нең Россия хоккей Федерациясе тарафыннан хупланган «Хоккейны үстерү программасы» бүген башка төбәкләргә үрнәк итеп куела, аларга өйрәнү һәм куллану өчен тәкъдим ителә. Шундый оазис булганда, без әле республика, ил генә түгел, дөньякүләм ареналарда танылган яңа исемнәрне дә ишетербез.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading