16+

Карак кара карга

Тотылдыңмы, карак! Синең аркада бик күпләрнең намуслы исемнәренә тап төшә язды. Ул карга бүтән ит урлый алмагандыр инде сумкадан. Ягъфәр абый әмәлен тапкандыр, сумкасын алмаштыргандыр икенче көнне.

Тотылдыңмы, карак! Синең аркада бик күпләрнең намуслы исемнәренә тап төшә язды. Ул карга бүтән ит урлый алмагандыр инде сумкадан. Ягъфәр абый әмәлен тапкандыр, сумкасын алмаштыргандыр икенче көнне.

Кара каргаларны әйтәм. Үзләре ямьсез, тавышларыннан колагың тонарлык, үзләре карак. Ну малай, Әсмәттә әйтмешли, әмма дә ләкин оста-акыллы инде үзләре. Әле беркөн сөйләшеп утырганда, шул каргалар темасына кереп киттек. Бабай истәлекләр яңартты. Узган гасырда калган хатирәләр инде.

Механизаторларга ашны кыр станында пешергән теге заман.

Ашны Кәмиләттә пешергән, аш янына бер кисәк ит. Ул заманда язга кемнең генә ите кала иде икән өендә? Ә монда рәхәтләндереп авыз тутырып ашарлык зур бер кисәк ит.

Ягъфәр абый да шунда чәчүдә, өеннән теге хозяйственный сумкага салып, бер телем ипи, бер шешә сөт алып менә. Сумкасының замогы ватык, ул вакытта замок­лар пластмасс түгел, тимер, гүпчим дә чыдамыйлар иде. Аларны замок дип түгел, шытыр дип атыйлар иде. Менә шулай, Ягъфәр абыйның сумкасының шытыры ватык, ул аны уртадан бау белән бәйли дә куя. Рәхәтләнеп, тирләрен агызып итле аш ашаганнан соң, теге бик кадерле ит кисәген Татарстан гәҗитенә төреп, сумкасына салып куя. Балаларга, үземә итле шулпа ашагач җитеп торыр. Шулай уйлаган бала җанлы ата кеше. Тик аңа итен балаларына алып кайтып җиткерү генә насыйп булмый. Кемдер сумкасыннан итен алып сыпырып куйган, шунда ук гәҗит кисәкләре генә аунап ята. Һем, читкәрәк тә куйган иде бит инде сумкасын. Нишлисең, төрле кеше бар шул инде бу дөнья йөзләрендә. Бу хәл бер генә көн түгел, берничә көн кабатлангач, түзми Ягъфәр абый, калтыраган тавышы белән: «Җегетләр, тимәгез инде зинһар минем сумкадагы иткә, балаларга дип салып куям бит, үз авызларымнан өзеп». Бөтен кеше хәйран булып басып тора.

Нүжәли, шундый ук кеше бар инде безнең авылда? Күбесе шулай балаларына дип үз өлешен өйгә алып кайта бит. Бик зур гаеп ташланды бит әле монда, кемгә сылтарга да белмәссең. Авыр чакта бер-беренә терәк булган авылдашлар баш кашып басып торалар. Һе, ир башы белән бер кисәк иткә кызыгыр микәнни инде ир кеше?

Ярар, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, гаепле кеше җәзасын алсын, кеше өлешенә кул сузмасын. Шунда берсе чәчкечкә утырмыйча читкәрәк китеп кала, кыр станы күләгәсендә, моннан Ягъфәр сумкасы әйбәт күренә, ә ул үзе ышыкта кала. Бик озак көтәргә дә туры килми, бер кара карга очып төшә дә, як-ягына күз салып, якын-тирәдә куркыныч юк икәненә ышангач, «кар» диеп бер аваз салып ала да, сумкага кереп тә китә. Тотылдыңмы, карак! Синең аркада бик күпләрнең намуслы исемнәренә тап төшә язды. Ул карга бүтән ит урлый алмагандыр инде сумкадан. Ягъфәр абый әмәлен тапкандыр, сумкасын алмаштыргандыр икенче көнне.

Ә менә бу хикмәт басуда көнбагыш чәчкәндәгесе инде. Әй, ул көнбагыш болай да бик кадерле инде. Җиргә дә чәчәргә кирәк, чәчүчеләр кесәсенә дә, трактористка да, басуга алып менгән шуфирга да, агрономга да, дусларга да, менә шуннан соң күпмесе җиргә кергәндер инде ул заман дефицитының? Ә шунда әле кара каргалар да тылкышып йөриләр.

Чәчкән көнбагышны җирдән казып чыгарып ашыйлар. Бөтен чәчелгән җирне актарып йөрмиләр, 20 сантиметрдан 20 сантиметрга чәчелгән көнбагышны томшыклары белән казып кына чыгаралар.

Җир астындагыны да күрә торган телепатмы болар, әллә шулай оста ис сизәләрме? Моңа җавап бирер өчен йә бик зур галим, йә карга булыр­га кирәктер инде. 

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    замогы - йозагы

    Мөһим

    loading