«Тарихи килешенү», “Мәскәүнең эре җиңүе”, “Нефть, газ һәм уылдык өчен көрәш буенча мәшәкатьле сөйләшү тәмам” – күптән түгел Каспий буенча биш дәүләтнең килешүеннән соң дөньякүләм матбугат чаралары шундый ялкынлы исемнәр белән чуарланды.
СССР таркалганга инде 28 ел, аның нәтиҗәсе буларак килеп чыккан мәшәкатьләрдән әле һаман арынып бетә алмыйлар. Шуларның берсе Каспийны бүлешү белән бәйле булды. Элек аны СССР белән Иран гына бүлешсә, 1991 елдан хуҗалары күбәйде, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Әзербайҗан өстәлде. Ә бүлешер нәрсә җитәрлек: нефть запаслары гына 10 миллиард тоннаны тәшкил итә, ул фарсы култыгыннан соң дөньяда икенче урында бара. Моңардан тыш тагын газ, балык бар, табигый байлыклардан тыш, диңгез чикләрен бүлү, балыкчыларның хокукларын билгеләү, әйләнә-тирә мохитне саклау, хәрби өлкәдә дә ачыкланмаган сораулар күп иде. Юкка гына әлеге тарихи вакыйгага 20 елдан артык әзерләнелмәгәндер.
Моңарчы тарткалашып килгән Иранны әлеге килешүне имзалауга сәбәпче – АКШның санкцияләре һәм Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең катлаулы булуы, дип билгели көнбатыш басмалары. Бу очракта аңа Каспийда да кем беләндер таркалашу файдага түгел. Уртак фикергә килә алмауның сәбәбе дә күбрәк Иран белән бәйле. Кайспийның океан һәм башка диңгезләргә чыгу юлы булмагач, аның диңгезме, күлме икәнен билгеләү бәхәсләр тудырып килде. Әгәр ул күл икән, ул чакта аның байлыклары биш дәүләт арасында тигез бүленергә тиеш. Диңгез булып калса, һәркемнең өлешен билгеләү өчен һәрбер дәүләтнең коры җир чикләреннән Каспий үзәгенә линияләр уздырып бүленә. Бу очракта Иранга аның 13 проценты гына туры килә, җитмәсә, ул өлеш тирәнрәк һәм тозлырак. Шунлыктан Иран аны һәрчак диңгез дип танудан баш тартып килде. Әмма ничек булса да, озакка сузылган тарихи килешү төзелде һәм ул һәр биш дәүләт өчен дә отышлы.
Уртак фикергә килү компромиссларсыз гына булмый. Төркмәнстаннан Әзербайҗанга юнәләчәк газүткәргеч озак еллар чынга ашмаган проект булып кала бирде. Мәскәү хәзер моңа каршы килми, беренчедән, Төньяк агымы проекты бар һәм ул Европаны газ белән тәэмин итүдә беренчелекне югалтмаячак, икенчедән, элеккеге союздаш республикалар белән элемтәләрне ныгыту һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкинлеге ачыла. Кайберәүләр моны АКШ белән Кытайның әлеге регионга мөнәсәбәтен арттыру һәм анда берегеп калырга омтылу теләге барлыгы белән дә аңлата. Хәзер исә, биш дәүләт арасында килешү төзелгәч, бу өлкәдә башка дәүләтләрнең хәрби көчләренә урын калмый, килешү моны тыя. Чит дәүләтләрнең хәрби көчләре дигәч, билгеле, моны НАТО дип аңларга кирәк. Шулай итеп, әлеге альянска Каспий суына юл бикләнде.
Әле апрель азагында гына Казахстан АКШ белән килешү төзеп, аңа үзенең Каспийдагы портларын ачкан иде. Актауда НАТОның базасы булачак дигән хәбәр дә таралды. Әмма моны казах сәясәтчеләре кире какты, ул чакта АКШның нияте - Грузия һәм Әзербайҗаннан Каспий аша Үзбәкстан, аннан Әфганстанга баручы сәүдә маршруты гына дип белдерде. Мәскәү моны дәүләт иминлеге өчен куркынычлык тудырмый, әмма Каспийда АКШның хәрби һәм хәрби булмаган йөкле кораблары булмавы хәерлерәк дип җавап бирде. Хәзер исә, килешү төзелгәннән соң, Каспий буенча күршеләрдә чит ил хәрби көчләре пәйда булганда, аларга юридик яктан сорау кую мөмкинлеге бар һәм бу Иран белән Россия өчен бик мөһим.
Әлеге килешүнең Мәскәү өчен тагын бер отышлы ягы – ул Якын Көнчыгышта эре уенчы булып калырга җыена һәм аңа Тәһран белән яхшы мөнәсәбәттә булу файдалы, өстәвенә, аларның Сүрия буенча карашлары тәңгәл килә. Иран Россия өчен икътисади яктан караганда да отышлы, илнең энергетик компаниялары анда яңа проектлар буенча эш башларга җыена. Тулаем алганда, Каспийның хокукый статусын билгеләү аның тирәсендәге һәрбер дәүләтнең икътисадына уңай тәэсир итәчәк. Хәзер аны Евразиядәге иң нәтиҗәле транспорт маршруты итү һәм сәүдә күләмен арттыру максаты тора. Килешү нәтиҗәсендә, һәр дәүләтнең суднолары ирекле рәвештә хәрәкәт итә ала һәм портлар һәркемгә ачык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар