16+

«Казан-Арена» ышанычлылык сынавын узды

Мәгълүм булганча, быел Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак – илнең унбер шәһәре әлеге мәртәбәле турнирда катнашучыларны каршы алырга әзерләнә.

Мәгълүм булганча, быел Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак – илнең унбер шәһәре әлеге мәртәбәле турнирда катнашучыларны каршы алырга әзерләнә.

Зур масштабта, дөньякүләм спорт ярышларын регионнарда уздыру – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы һәм ул әлеге халыкара чарага әзерлек барышын һәрдаим күзәтеп бара, футбол сөючеләр өчен уңайлыклар тудыру, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә чакыра.

Ил башы Казан Универсиадасында, Сочи Олимпиадасында тупланган тәҗрибәне куллану мөһим дип ассызыклаган иде: «Әзерлек эшләре барышының һәрбер этабын игътибар белән күзәтергә кирәк. Куркынычсызлык булдыру өчен барлык хезмәтләр үзара аңлашып эшләргә һәм һәркайсына җаваплылык билгеләнгән булырга тиеш». Халыкара спорт чарасы узачак объектларда уеннар һәм өйрәнүләр өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыру, аларның үз вакытында югары дәрәҗәдә эшләнеп бетүе, Президент сүзләренчә, мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Билгеле булганча, Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннары Казанда да узачак. Унбер стадион арасында беренчеләрдән булып төзелеп беткән «Казан-Арена»ны узган атнада Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин һәм Татарстан премьер-министры вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин күзәтүе астында ышанычлылыкка тикшерделәр. «Без бүген «Казан-Арена» объектларының электр энергиясе белән тәэмин итү системасының әзерлеген сынаячакбыз, – дип билгеләп үтте Ростехнадзор башлыгы. – Алга таба уеннар узачак башка стадионнарда әлеге тәҗрибәне куллану өчен бу өйрәнүләрнең эшли торган спорт объектында узуы бик мөһим». Күнегүләрдә Татарстанның Төбәк энергосистема диспетчерлык идарәсе, Казанның Челтәр компанияләре, Җылылык электр үзәге-2, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашты.

Сценарий буенча, Көньяк Корея белән Германия командалары арасында узачак уен вакытында көчле җил белән яшенле яңгыр башлана. Һәлакәт сәбәпле, кабель линияләренең берсенә зыян килә, моңардан тыш, трансформатор сафтан чыга һәм яна башлый. Нәтиҗәдә «Казан-Арена»ның электр белән тәэмин ителеше тышкы системадан өзелә, стадион автономияле тәэмин ителеш режимына күчә, янгын сүндерелә. Өйрәнүләрдә катнашкан барлык хезмәтләрнең үз эшләрен тиз һәм үзара аңлашып башкаруы нәтиҗәсендә, футбол җанатарлары килеп чыккан күңелсезлекләрне сизми дә кала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан: «Бүгенге өйрәнүләрдән күренгәнчә, «Казан-Арена» стадионы Дөнья чемпионаты уеннары барышында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта да эшләргә әзер булуын күрсәтте. Бу – Универсиада, Йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм башка бик күп чаралар уздыруның да нәтиҗәсе. Алар безнең әзерлек дәрәҗәбез югары булуы турында сөйли һәм без кунакларны көтәбез», – дип ассызыклады Министрлар кабинетында предприятие һәм оешмаларның эш нәтиҗәләренә багышланган утырышта. Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин өйрәнүләрне уңай бәяләде, техник шартларның һәм хезмәтләрнең гамәлләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләде.

Өйрәнүләрдән соң Ростехнадзорның территориаль идарәләре утырышы булды. Министрлар кабинетында ясаган чыгышында Алексей Алешин 2014 елдан башлап планлы рәвештә тикшерүләр саны дүрт тапкырга кыскаруы хакында хәбәр итте. Әмма бу сәнәгать куркынычсызлыгының торышына тәэсир итмәгән, һәлакәтләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кимүен дәвам итә. Сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсенә яңача якын килү – шулай ук Россия Президентының стратегик инициативасы. Ул 2013 елда ук, бу алымнар тиз арада куллана башларга тиеш, дип белдергән иде.

 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading