16+

Казанда футбол җанатарларын сюрпризлар көтә

Футбол буенча дөнья чемпионатына санаулы гына вакыт калып бара, уеннар узачак шәһәрләрдә стадионнар һәм кунакханәләрне төзү эшләре соңгы этабында, алар җанатарларны һәм катнашучыларны каршы алырга җыена.

Казанда футбол җанатарларын сюрпризлар көтә

Футбол буенча дөнья чемпионатына санаулы гына вакыт калып бара, уеннар узачак шәһәрләрдә стадионнар һәм кунакханәләрне төзү эшләре соңгы этабында, алар җанатарларны һәм катнашучыларны каршы алырга җыена.

Әмма җанатарлар футбол уеннарын карау белән генә чикләнмәячәк, туристлар өчен башка сюрпризлар да булачак.
Казанда, мәсәлән, җанатарлар өчен җәяүлеләр маршрутлары булдырылачак. Әлеге маршрутлар үз эченә шәһәрнең тарихи-истәлекле урыннарын һәм футбул стадионнарын алачак. Маршрутларны кушымта рәвешендә гаджетларга урнаштырып була һәм алардан файдалану өчен интернет кирәкми. Билгеле һәм кызыклы урыннар белән бергә әлеге маршрутларда стадионнар, җанатар паспортлары бирү урыннары күрсәтеләчәк. Кирәкле объектка баскач, аның турында тулы мәгълүмат алырга, фотографияләрне карарга мөмкин.

Рус һәм инглиз телендәге әлеге кушымталарны хәзер үк урнаштырып була. Дөнья беренчелеге башланыр алдыннан бу сервис испан, немец, француз, итальян һәм португал телләрендә дә булачак.

Калининградта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус маршрут эшләнгән. “Хыял сәяхәте” дип аталган бер атналык маршрутка музейлар, кафедраль собор, Польшаның Гданьск шәһәре кергән. Башкалар өчен җәяүле бушлай маршрутлар да бар.

Мордовия башкаласы Саранскида маршрутлар 10 яшьтән өлкәнрәкләр өчен эшләнгән. “Шумбрат, Саранск!” (шумбрат – исәнме) дип аталучы проект - футбол белән генә кызыксынган һәм башка нәрсәгә вакытлары бик күп булмаган актив җанатаралар өчен. Башка проектлар спорт объектларын, истәлекле урыннарны үз эченә алган.
Мәскәүдә маршрутларның берсе – “Уенга юл уңаеннан” дип атала. Әлеге маршрут буенча юл уңаеннан Кызыл мәйданга, Третьяков галереясына кереп чыгып була.

Түбән Новгород маршрутларында Идел белән Ока кушылган җирдә урнашкан кремль (XVI гасыр) белән танышырга мөмкин, Самарада исә елга буйлап сәяхәт итеп булачак. Бу шәһәрдә җанатарлар өчен йөзә торган кунакханәләрдә яшәү мөмкинлеге дә бар.


Фото: onlinexits.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X