Шәһри Казан

Казанда Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар

Искә алу чарасы 12 сәгать 6 минутта башланып китте. Нәкъ шул вакытта җәзалап үтерү башланган. һәр 3 минут саен (немец төгәллегенә исең китәр!) бер татарның башын кискәннәр. Унбер батырның гомерен өзәргә ярты сәгать вакыт җиткән...

Кырларда  - арышлар,
Бакчада - әнисләр...
Торыгыз, Мусалар,
Торыгыз,  Алишлар!

Татарча белгән һәркем шушы җырны җырласа да, алар тормый шул инде. Моннан нәкъ 77 ел элек,  туган илдән еракларда Германиянең Плетцензее төрмәсендә  фашист мәлгуньнәре башларын кискән аларның. Безгә бары аларны онытмыйча хәтерләргә  һәм  шундый каһарманнар  биргән татар  милләтеннән  булуыбыз  белән горурланырга гына кала.

Менә быел да хәтер кичәсенә Җәлил  һәйкәле һәм аның  көрәштәшләре барельефы янына җыелдык. Тыныч күк, азат илебез өчен рәхмәт әйтеп,  һәркемнең кулында кызыл канәферләр.

Искә алу чарасы 12 сәгать 6 минутта башланып китте. Нәкъ шул вакытта  җәзалап үтерү башланган. һәр 3 минут саен (немец төгәллегенә исең китәр!) бер татарның башын кискәннәр.  Унбер батырның  гомерен өзәргә   ярты сәгать вакыт җиткән... Ә аларның исемен  тарих, халык хәтереннән җуярга  гасырлар да җитмәс. Милләтебез исән булганда аларны онытырга юл куймабыз.  Чөнки мондый батырлыкны дөньяда беркемнең дә эшләгәне булмаган моңарчы, ул тиңдәшсез.

Хәтер чарасында Татарстан иҗтимагый палата җитәкчесе Зилә Вәлиева да килгән иде, Ул 25 августны җәлилчеләрнең васыяте көне дип атады. Алар безне туган җирне, туган илне  яратырга, сакларга  өндиләр, диде. Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бүгенге көннең әһәмиятен   татар батырларын   хөрмәтләп җыелган халыкка (алар арасында туристлар да  күп  иде) шигырь телендә аңлатты.  Билгеле инде,  бу чараның төп бизәге елдагыча  Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова булды.

Реклама

"Калеб" яшьләр  берләшмәсе "Муса. Моабит" дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Мәйданга җыелганнар  Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны да ишеттеләр. Аларны яшь  артистлар: Илүзә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов башкарды. Рояль артында  композитор Миләүшә Хәйруллина үзе булды. Җәлил премиясенең яңа лауреатлары: композитор-музыкант Ильяс Камалов һәм татар шагыйре Булат Ибраһимов та бу бүләккә лаек икәнлекләрен исбатлап, иҗатлары белән уртаклаштылар.

Чарага Алишның туганнары: Гөлшат апа һәм Азат абый Сөнкешевлвр да килгән иде. Алар чәчәкләрен Алишка куйдылар.
-  Елап утырдым, -  диде Гөлшат апа. Җәлилнең даны зур,  билгеле. Ләкин Алишныкы да, башкаларныкы да кечкенә түгел бит. Аларның барысында да бер язмыш. Ил азатлыгы өчен барысы да яшь гомерләрен биргән. Нигә бу хәтер чарасында Алиш, Гайнан Кормаш әсәрләре дә яңгырамый? Бик күпләр аларның иҗаты белән бөтенләй таныш түгел.

Әйе, бу унбер батырның күбесе күңелендә шигырь уты йөрткән. Мондый көндә аларның да әсәрләре яңгыраса, рухлары шат булып, туган телебезгә, халкыбызга фатихаларын  җиткереп  торырлар иде.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: