16+

Казансуда җан һәм тәнне шифаландырдылар

Бүген православие динендәгеләр изге бәйрәмнәренең берсен - Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр.

Казансуда җан һәм тәнне шифаландырдылар

Бүген православие динендәгеләр изге бәйрәмнәренең берсен - Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыручы дини йола - бәкеләрдә су коену башкарыла. Казансу елгасында Хач ману йоласы быел егерменче тапкыр уздырылды.

Чара рәсми рәвештә башланып киткәнче үк махсус уелган бәке янына халык җыелып, суга чумып чыгучылар бар иде инде. Иң беренче булып суга кергән Сергей Ерохин:
- Әлеге йоланы өченче тапкыр башкарам, мин морж түгел, махсус әзерлек узмадым, көне шундый булгач, килдем дә, тәвәккәлләп чумып чыгарга булдым. Үземне бик яхшы хис итәм, җиңеләеп киткәндәй булдым - дип сөйләде.

Без аралашкан коенучыларның бөтенесеннән диярлек шундый сүзләрне генә ишетергә туры килде. Бәйрәм гыйбадәте башланганчы дистәдән артык кеше бозлы суда коенып, үзен чыдамлыкка тикшереп, ихтыяр көчен сынап карады. Бер төркем хәрбиләр, оешкан төстә килеп, тиз арада суга чумып, китеп тә бардылар. Хәрбиләргә генә хас булганча тиз һәм тәвәккәл итеп башкардылар бу эшне. "Яңадан тугандай хис итәбез үзебезне, балама 6 ай, үсә төшкәч, аны да чыныктыра башлаячакмын”, - диде хәрбиләрнең берсе.

Кешеләр бу коенуда дәвалау сыйфатлары да күрәләр, шуңадыр да, төрле милләт һәм дин вәкилләрен күрергә була мондый чарада. 46 алты яшьлек Лилия исемле татар хатыны күптән үзенең ихтыяр көчен сынап карарга теләге барлыгын белдерде.

- Мин күптән моржлар белән кызыксынам, үзем дә чыныгу белән шөгыльләнергә җыенам. Бүген тәвәккәлләп коенып, алга таба салкын су белән коена башларга исәбем бар, сихәтләнү өчен, - дип, фикерләре белән уртаклашты.

КФУда укучы болгарлы Станислав шулай ук беренче тапкыр гына коена.
- Бездә мондый йола юк, мин үземне сынап карарга булдым, эш салкын булуда түгел, иң мөһиме – минем бу адымга баруым, - ди болгар егете.

Ливаннан килеп, шулай ук КФУда укучы Фуад Хаҗхәсән дә беренче тапкыр гына чума икән бәкегә. Судан чыкканда йөзе бик үк шатлыклы күренмәсә дә, бераздан соң тигез матур тешләрен балкытып: “Миңа рәхәт, хәзер хәтта эссе”, - дип елмая иде ул.

Суны изгеләндерү догасы укыганнан соң, коенырга теләүчеләр шактый күп җыелды. Гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизүдә торган махсус уелган бәке янына гыйбадәтне үтәргә теләүчеләр килеп-китеп торды. Киенү-чишенү өчен куелган палатканың бер генә булуы һәм «Ашыгыч ярдәм» белән кайнар чәй сатучы машиналарның Киров дамбасында ук торуы – оештыручыларның бар нәрсәне дә уйлап бетермәү нәтиҗәседер, әмма  җан һәм тән шифаландыручыларны мондый уңайсызлыклар гына туктата алмый шул инде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Православие динендәгеләр изге бәйрәмнәренең берсен – Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading