16+

"Халык җәүһәрләре"ндә тавыш чыккан: "Бу хәл әле дә күңелемне әрнетеп тора"

Катнашучылар шулкадәр үпкәләгән микән ни дип, Р.Ваһапов фондының Вконтактедагы рәсми төркеменә кердем. Андагы тамашаны күрсәгез, җәмәгать! Чынлап та, конкурсның нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр бихисап. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчеләр – бер, ә сәхнәдә бөтенләй икенче кешеләр чыгыш ясады.

"Халык җәүһәрләре"ндә тавыш чыккан: "Бу хәл әле дә күңелемне әрнетеп тора"

Катнашучылар шулкадәр үпкәләгән микән ни дип, Р.Ваһапов фондының Вконтактедагы рәсми төркеменә кердем. Андагы тамашаны күрсәгез, җәмәгать! Чынлап та, конкурсның нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр бихисап. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчеләр – бер, ә сәхнәдә бөтенләй икенче кешеләр чыгыш ясады.

Казанның “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә янә “Халык җәүһәрләре” концерты гөрләп узды. Р.Ваһапов фестивале кысаларында үткәрелүче әлеге проект тиз арада популярлашты, халык күңеленә керде. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки башкаручылар – тамашачы кебек үк гади, эчкерсез халык.

Бүген зур сәхнәләрдә бик күренмәсәләр дә, кайбер "зур йолдызларны" уздыра алар. Моңлы тавышлары белән халыкның күңелен яулап алган укытучы, дальнобойщик, клуб хезмәткәрләре, эшмәкәр - бер сәхнәдә. Чынлап та, халык җәүһәрләренең һәркайсының үз тормыш юлы, һөнәре. Әмма аларны искиткеч моң, тавыш һәм халык мәхәббәте берләштерә. Шундый гади һәм шул ук вакытта сәләтле алар! Концерт та бит “Алар – безнеке, үзебезнеке!” шигаре астында уза.

Концертта проектның төп башкаручылары - Гөлнәзирә Талипова (Мамадыш), Равил Гәрәев (Яр Чаллы), Рисәнә Мостафина (Саба), Резидә Хөсәенова (Буа – Казан), Азат Нургалиев (Актаныш – Казан), Илмира Заһидуллина (Арча) катнашты. Күпсанлы сораулар буенча концертта яңа җәүһәр – Яр Чаллыдан Сәрия Нәбиуллина да бар иде. Моннан тыш, “Халык җәүһәрләре” белән бер сәхнәдә социаль челтәрдә оештырган бәйге җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Алар – Фидания Абдуллина, Разия Якупова һәм яшь башкаручы Айшат.

“Кемнең чыгышы истә калды, кемгә көчлерәк алкышладылар?” – дип сорасагыз, берсен дә аерып әйтә алмас идем. Дөресе шул. Һәр башкаручыны да зур алкышларга күмделәр, яраттылар. Равил Гәрәевны кат-кат сәхнәгә чакыртып, дүрт җыр җырлаттылар. Аның чыгышыннан соң сәхнәгә чәчәк бәйләме белән бер әби күтәрелде. Баксаң, ул Равил Гәрәевның әбисе (хатынының әнисе) икән. Башкортстаннан ук килгән, ул Роберт Миңнуллиның Нәфисә апасы булып чыкты. 

“Бу концертның шушы изге Рамазан аенда үткәрелүе бик табигый, чөнки элек-электән татарны саклап калган ике зур төшенчә бар: берсе – дин, икенчесе – татар җыры һәм моңы. Хәзерге вакытта мин үзем бик катлаулы хисләр кичерәм. Ни өчен дигәндә, һәр проект алдыннан кыска гына конкурс үткәрәбез. Быел да аны халык җәүһәрләре арасында оештырдык. Бер атна эчендә безгә 100дән артык гариза килде. Без аларның иң-иңнәрен сайлап алдык. Иң күп тавыш җыю - бер, аларны мәртәбәле жюри да бәяли. Сәхнәгә чыгарга теләүчеләр бермә-бер күбрәк иде. “Безнең сәхнәгә чыгасы килә, безне дә чыгарыгыз”, - ди үпкәләп, хәтта елап калдылар. Шушы хәл әле дә күңелемне әрнетеп тора. Әмма икенче яктан, бу – татарның иҗат чишмәсе, иҗади башлангычы, халкыбызның моңы исән, дигән сүз. Татарның моңы бар икән, димәк, халкыбызның киләчәге бар”, - ди Рифат Фәттахов.

Катнашучылар шулкадәр үпкәләгән микән ни дип, Р.Ваһапов фондының Вконтактедагы рәсми төркеменә кердем. Андагы тамашаны күрсәгез, җәмәгать! Чынлап та, конкурсның нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр бихисап. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчеләр – бер, ә сәхнәдә бөтенләй икенче кешеләр чыгыш ясады. Соңгыларын жюри сайлап алган. Халык арасында “тавыш бирү нәрсәгә кирәк иде?” дип аптыручылар күп. Туй үпкәсез булмый, ди. Һәрнәрсәнең бер китек ягы була. Киләсе конкурста оештыручылар бу мәсьәләгә игътибар биреп, шундый матур проект тавыш-гаугасыз узар дип өметләник.

 “Халык җәүһәрләре” концертлары Р.Ваһапов фестиваленең аерым проекты булып бара. Ә Рифат Фәттахов исә аның мөстәкыйль проект булуын тели. “Бу проектка милли-мәдәни фестиваль статусын бирергә кирәк. Ул аңа һичшиксез лаеклы. ТР Мәдәният министрлыгы да, Татарстан Хөкүмәте дә бу фикерне хуплый. Татарстанда быел игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында әлеге проетка рәсми статус бирсәк, нур өстенә нур булып, әлеге елның матур үрнәге, күрке булыр иде бу”, - диде Рифат Фәттахов.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, “Халык җәүһәрләре” – уңышлы проектларның берсе. “Бу отышлы проект, чөнки ул - халыкчан. Халык тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм халык теленә керде. Ә халык теленә кергән проектны бернинди сәяси вәзгыять тә, җилләрнең кайсы якка исүе дә туктата алмый. Ул һәрвакыт хәрәкәткә әйләнәчәк. Көчемнән килсә, эстрададагы кайбер татар артистларын бирегә тезеп утыртыр идем. Ничек җырларга кирәген, сәхнәдә үзләрен ничек тотарга икәнен тамашачы колакларына әйтеп торыр иде. Бу проектны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсе килә. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми, әлеге бәйгегә Калининградтан Сахалинга кадәр - Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә килсен иде. Без моны күз уңаенда тотып, бергәләп оештырырбыз. Алар - төрле һөнәр ияләре, ләкин йөрәкләрендә татарга гына хас булган моң яши, барысы да моң ияләре. Аларның зур “плюс”ы бар – аларны беркем бозмый да, боздырмый да, чөнки алар үз-үзләренә хуҗа. Әлеге проект дәвамлы булсын, без бергә, безнең көч – бердәмлектә”, - диде Данис Шакиров.

Концертны Татарстанның атказанган артисты, сценарист Динә Латыйпова алып барды. Проектның идея авторы, продюсер – Рифат Фәттахов. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роберт Миңнуллинның сеңелесен беләм. Апасы да бар идемени аның?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халык жэуhэрлэендэге жырчылар барсыда чын татар киемнэре киеп чыкканнар,бик матур.Сэхнэгэ чыгучы артистларны карасан ярым шэрэ ,чэчлэр тузган,тарак юкмы тарарга,кыргыйлар кебек кылана кайберлэре.Халык жэуhэрлэреннэн урнэк алырлык.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Роберт абыйлар биш бала иделәр бит алар :Роберт,Рим,Ким,Фән,Люция.Апасыда булган мени?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без гаилэбез белэн "Халык жэухэрлэре" концертына 3 тапкыр бардык.Димэк,юкка тугел."Сэйдэш"тэ узган концерт тагын да яхшырак,камиллэшкэн.Чонки алдагы концертларда катнашучы 2 ир-атны алыштырганнар.Хэр кешенен уз фикере,Эмма Равиль Гараев белэн Эльмира Загидуллина ин югары дэрэжэдэ,Алар БЕРЕНЧЕ.Алардагы МОН,ТАВЫШ!! Искиткеч Талантлылар.Проект дэвамлы булсын.Унышлар телибез

          Мөһим

          loading