16+

Хезмәт стажы 50 ел булган Наил Сәфәргалиев: «Инде 40ка җиткәннәр, хезмәт кенәгәләре бөтенләй юк! Ничек шулай яшәп була ул?!»

Пенсия реформасы илебезне таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы төсле итте. Моңа нокта куярга теләп, Президент Владимир Путин күптән түгел мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул үз чыгышында, халыкның ачуын китергән әлеге реформаны йомшартырга теләп, кайбер ташламаларга да күрсәтте.

Хезмәт стажы 50 ел булган Наил Сәфәргалиев: «Инде 40ка җиткәннәр, хезмәт кенәгәләре бөтенләй юк! Ничек шулай яшәп була ул?!»

Пенсия реформасы илебезне таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы төсле итте. Моңа нокта куярга теләп, Президент Владимир Путин күптән түгел мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул үз чыгышында, халыкның ачуын китергән әлеге реформаны йомшартырга теләп, кайбер ташламаларга да күрсәтте.

Әйтик, 42 ел хезмәт стажы булган ир-атлар лаеклы ялга элеккечә үк 60тан чыга ала. Моны ишеткәч, күпләр: «Бер гомердә бу кадәр ел эшләп буламы?!» – дип борчылдылар. Алай дисәң, Казанда яшәүче Наил ага Сәфәргалиевнең хезмәт стажы – 50 ел – ярты гасыр!

«Без – кырык беренче ел балалары»

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең героена кушылып, Наил абый да шулай дип әйтә ала. Әтисен хәтерләми. Ул сугышка киткәндә, Наил абый әле дөньяга да килмәгән булган. Балтач районының Бөрбаш авылында бишенче бала булып туган ул. Әтисе Әхмәтгали абзыйдан бер хат кына килеп кала. «Кара урманнарда йөрибез», – дип язган дип сөйли әнисе. «Мәскәү йә Смоленск тирәләре булгандыр инде», – дип уйлый хәзер Наил ага. Аннары, хәбәрсез югалган, дигән кара кәгазь килә. Яу кырында һәлак булган әтисен олы абыйсы Габделбарый алмаштыра. Наил ага аның күзенә генә карап, сүзеннән чыкмый үсә. Ул чордагы балалар күргән бөтен җәфалар: ачлыгы да, ялангачлыгы да Сәфәргалиевләр гаиләсен дә урап узмый. Абыйлары һәм апасы белән кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә аңа да. Җитмәсә, әтисезлек-ятимлек кимлеге күңелне өтә. Гомере буе үзе бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әтисен сагынып, аны көтеп яши ул. 1949 елда авылларындагы җидееллык мәктәпнең 1нче сыйныфына укырга керә. 1956 елда аны уңышлы тәмамлый. Укуның тәмен, белемнең кирәген татыган малай Балтач мәктәбенә килә. Аны да, яхшы гына укып, уңышлы тәмамлый.

Самолет урынына ...мал-туар

Егет булып килүче, инде мыек төрткән Наил, күктә ак юл сызып барган самолетка кызыгып карап торганда, максатына илтер юл шулдыр дип уйлый. Егетнең хыялы – КАИга керү. Ләкин ул елларда колхоздан теләсә кайчан чыгып китә алмыйсың – паспортыңны бирмиләр. Наилгә дә ул документын озак юлларга туры килә. Ә инде паспортын кулга төшергәч, аны бәхет кошы кебек тотып, шатланып, Казанга килсә, КАИга кабул итүләр беткән була. Укырга керә алмыйча кайту хурлыкның иң зурысы саналганга, Наил документларын әле кабул итүләр бетмәгән ветеринария институтына тапшыра. Әтисе урынына калган зур абыйсы аңа, катгый итеп: «Син быел укырга керергә тиеш. Быелгы эшне киләсе елга калдырмыйлар!» – ди. Мал-туар: атлар, сыерлар арасында кайнашып үскән егеткә бу һөнәр тагын да якынрак ич инде. Тик монда да кабул итү имтиханнары тәмамланган була. Бар кыюлыгын җыеп, ректорга керә егет һәм үзенең хәлен сөйләп бирә. Күп балалы, әтисез гаиләдән икәнен дә яшерми. Егетнең кыюлыгы ошагандырмы, әллә инде аттестатындагы билгеләреме, имтихан тапшырырга рөхсәт алып чыга Наил ректор кабинетыннан. Аларның барысын да уңышлы биргәч, аны исемлеккә, искәрмә итеп, 76нчы кеше итеп язалар. Һәм: «Бер өчлең булса да, төшеп каласың», – дип ныклап кисәтәләр. Укусыз да, эшсез дә калмыйм дип, Наил алдан ук хәстәрен күреп, абыйсына укудан соң йөк ташучы булып эшкә керә. Студент булуын беренче семестр тәмамланмыйча авылда беркемгә дә, әнисенә дә әйтми. Беренче семестр язмышын хәл итә дә инде. Укымыйча ялкауланыбрак йөрүчеләр төшеп кала, Наил студент була. Таза бәдәнле, хезмәт сөючән бу егетне институтына алганга ректорга шактый сөенергә туры килгәндер. Егет спортны ярата: җиңел атлетика, чаңгы буенча ярышларда катнашып, институт данын күп яклый.
Спорт белән укуны берләштереп яшәгән егет 1964 елда дипломлы белгеч булып, Апас районының Татар Ябалагы авылына Свердлов исемендәге колхозга җибәрелә. Анда озак эшләргә туры килми – армиягә алалар.

Туган як таңнары

Әле бер тапкыр да Казаннан еракка китеп карамаган солдат егет туган ягын, бигрәк тә әнисен сагына. һәм хезмәт вакыты тәмамланганнан соң, туп-туры Бөрбашына кайтып төшә. Симертүчелек совхозында баш зооттехник вазифасын тәкъдим итәләр. Аңа өстәп, комсомол оешмасын җитәкләүне дә йөклиләр. Үзе яшь, җитмәсә, укымышлы һәм дөнья күреп кайткан егет яшьләр белән уртак телне тиз таба. Биш ел эчендә ул үзе җитәкләгән башлангыч оешманы 35 комсомолга арттыра.

– Сыер савучылар таңнан тора, ә мин алардан да алданрак һәр көнне фермага йөрим. Яшьлек булгангадыр инде, арымадым да, йокы да килмәде, – дип искә ала ул елларны.
Әйтеп кенә бетерми, Наил егетнең Рузия исемле укытучы чибәркәйгә гашыйк булган еллары була бу. Озакламый яшьләр гаилә дә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары туа. Өч сабые да туган як туфрагында тәүге аваз салган Наилнең кесәсендә хәзер комсомол билетын партбилет алмаштыра. Ә бу зур җаваплылык та йөкли. Сине кая да булса җибәрергә уйласалар (гадәттә, ул иң артта калган берәр хуҗалык була), «Юк!» – дип баш тарта алмыйсың. Туган якта инде төпләнеп, тамырлар җибәреп, түгәрәк тормышына сөенеп яшәп яткан Наилне башта Балтач совхозына, аннары Арча питомнигына җибәрәләр. Бераздан Чаллыга ук юллыйлар. Тукай районында аңа хәтта районның терлекчелек бүлеген җитәкләргә дә, Сарман районының атаклы Петровский совхозында терлек азыгы җитештерү буенча директор урынбасары булырга да туры килә. «Челны-бройлер»да да эшли.

Хезмәт юлы буенча экскурсия ясаганда, Наил ага Рузия ханымга рәхмәт әйтергә дә онытмады.
– Декабрист хатыны шикелле, миннән калмый йөрде. Яңа җиргә урнашу җиңел булмаса да, зарланмады, түзде. Әгәр дә ул килмәсә, мин ялгыз ир-ат ни эшләп бетмәс идем?! Ул килгәнче, үзем генә торган берничә ай да ел булып тоела башлый иде. Ярый әле хатыным, хәлемә кереп, балаларны алып килеп җитә иде, – ди Наил ага.

Бәрәкәтле гомер

Бүген алар тормыш иптәше белән кабат Казанда. 2016 елда Чаллыдан күченәләр студент еллары каласына. Алты оныкның – яраткан дәү әти-дәү әнисе. Оныклар бик талантлы, тырыш. Бабаларына охшаганнардыр, күрәсең. Ул бит әнә бүген дә, картайдым инде дип телевизор каршында экранга багып, диванда ятмый. Гасыр башында ук лаеклы ялга чыгуына, 76 яшь булуга карамастан, аның хезмәт кенәгәсе әле бүген дә гамәлдә – Казан шәһәренең Мәскәү районы халык мәшгульлеге үзәгендә эшли.  
– Пенсиягә чыктым дип өйдә генә утырсаң, картая гына барасың бит ул. Эш кешене билгеле бер тәртиптә, кысада тота. Вак-төяк авырту-сызлауларны да оныттыра, – ди ул.
Тәмәкене авызына да алмаган, 35 ел инде бер тамчы хәмер капмаган, гомере буе спортны үз иткән Наил аганың сәламәтлеге зарланырлык түгел анысы. Кыяфәте дә егетләр кебек әле, тфү-тфү, күз тимәсен.  
Хезмәт төбе – хөрмәт, диләр. Наил Сәфәргалиевнең тормыш юлы белән танышкач, моның шулай икәненә кабат инанасың. «Тугызынчы бишьеллык ударнигы», «Социалистик ярыш җиңүчесе», Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе катнашучысы» билгеләре янында «Җиңүнең 20 еллыгы», «Казанның 1000 еллыгы» медальләре генә түгел, «Космонавтиканың 50 еллыгы» дигәне дә бар. Кайчандыр яшь чакта күңеле күктә булган егет өчен ул – иң зур бүләк.

Хезмәтнең кешене кеше итүен һәм кеше булып саклап тотуын белгән Наил ага үзе эшли торган үзәккә эш урыны сорап килгәннәргә еш кына гаҗәпләнеп карый. «Инде 40ка җиткәннәр, хезмәт кенәгәләре бөтенләй юк». Ничек шулай яшәп була ул?!» – дип аптырый 50 ел стажы булган хезмәт ветераны. Андыйларны чын күңеленнән кызганып: «Аларның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә юк бит!» – ди.
Ә аның – Наил Әхмәтгали улы Сәфәргалиевнең үткәне – матур хатирәләрдә, бүгенгесе – тырыш хезмәттә, ә киләчәге – талантлы оныкларда. Бәрәкәтле бәхетле гомер шундый була ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading