16+

Васыятьнамә язарга онытмагыз

Нәрсә ул васыять? Васыятьне ничә яшьтә язарга ярый? «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясенә шушы һәм башка шундый сорауларга җавап эзләнелде.

Васыятьнамә язарга онытмагыз

Нәрсә ул васыять? Васыятьне ничә яшьтә язарга ярый? «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясенә шушы һәм башка шундый сорауларга җавап эзләнелде.

Журналистлар каршында чыгыш ясарга «Гаилә» мәчетенең  имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,Республикабызның архив һәм ЗАГС хезмәткәрләре, Сиринә абыстай Шәһимәрдәнова  килгән иде. Бу сөйләшү “Васыятьнәмә -  киләсе буыннарга әйтер сүз» - 2021 ел конкурсы турында.  Аны ТҖ Мөселманнары  диния нәзарәте. ТҖ архив эшләре буенча  дәүләт комитеты, ТҖ Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе,  ТҖ Нотариал палатасы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ,“ Милли шура”һәм  жюри белән берлектә  Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең  “Гаилә“ мәчете  өченче тапкыр оештыра. Беренче старт 2018 елда бирелгән булган. Узган  2020 елда билгеле сәбәпләр аркасындаүтми  калган. Быел яңа көч, яңа дәрт белән  кабат уздырырга булганнар.

Бу бәйгенең быелгысы Россиядә халык санын алу һәм Идел  Болгарстанында  Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конкурска йомгак 1 июньдә ясала. Конкурс өч этапта үтә. Беренчесендә 1 февральдән  23 майга  кадәр катнашучылардан эшләр кабул ителә.  30 майга кадәр жюри  хезмәтләрне бәяли. Йомгаклау этабы Халыкара балаларны яклау  көненә туры китереп  уздырылачак. Бәйгенең максаты изге, бурычлары зур. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын һәм ислам динен пропагандалау.  Мөселманнар, туганннар арасында  күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалык сыйфатларын тәрбиләү.

Конкурсның идея авторы Сиринә Шаһимәрдәнова. Әтисе Исмәгыйль аганың васыятьнәмәсен иң кадерле истәлек итеп саклап бик еш кына укыган. Аларны үтәргә  тырышып яши. Шуның нәтиҗәсендә әлеге конкурсны оештыру уе да туган күңелендә.

Васыятьнәмә язудан кешеләр куркалар. Аны үлемгә якынайтучы бер гамәл дип ялгышалар. Ләкин васыятьнәмә үз акылыңда, үз көчеңдә чакта  язылса мәслихәт. Аның әһәмияте турында Коръән кәримнең Бәкарә сурәсе  108нче аятендә дә әйтелгән.

Конкурста  Татарстанда, Россия төбәкләрендә  һәм дөньяның  төрле почмакларында  яшәүче һәр теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча да чикләүләр юк. Быел васыятьнәмәне видеоформатта да эшләргә була.

Васыятьнәмәләрне безнең халык элек- электән язган. Аларның кайберләре дәүләт архивы фондында склана. Ә быелгы  конкурста  канашып, җиңү яулаган васыятьнәмәләрне  китапчык итеп нәшер итәргә дә планлаштыралар.

Алдагы елларында мәктәпләрнең  югары сыйныф укучылары да катшнашкан.  Аларның да күңелендә киләчәккә әйтер сүзләре бөреләнеп килү -  бик матур фал.

Әйдәгез, дин кардәшләребез, әлеге конкурста катнашып, бер юлы ике көймәнең койрыгын тотыйк. Беренчедән конкурста катнашырга гына түгел,  җиңәргә дә була. Икенчедән, монысы мөһимрәк тә әле, калган балаларың -туганнарыңа “инде ничек яшик, ни эшлик?”- дип баш ватып аптырап утырасы булмый. Барысы да акка кара белән язылган. Үтәргә генә кирәк. Үтәмәү гөнаһ та, ди әле. Шуңа бергәләп киңәшләшеп язылса,  тагын да хуп.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading