16+

Кнопкага басып кына яшелчә үсми

Транспортта барганда күпләр, бигрәк тә яшьләр телефонда уйнап бара. Алар телефонга шулкадәр бәйле, автобуска утыруга кесәләрен капшап, шул «уенчык»ларын эзли башлый. Хәтта урам аша чыкканда да телефонда уйнавын дәвам итәләр. Колакчыннарын салмыйлар. Машина кычкыртканны да ишетмиләр.

Транспортта барганда күпләр, бигрәк тә яшьләр телефонда уйнап бара. Алар телефонга шулкадәр бәйле, автобуска утыруга кесәләрен капшап, шул «уенчык»ларын эзли башлый. Хәтта урам аша чыкканда да телефонда уйнавын дәвам итәләр. Колакчыннарын салмыйлар. Машина кычкыртканны да ишетмиләр.

Белгечләр әйтүенчә, видеоуеннар һәм башка информацион технология­ләр кешене үзгәртә. Кешенең баш мие физиологиясен өйрәнүче Британия галиме Сьюзан Гринфилд чаң кага: бала чактан ук видеоуеннар белән мавыгып үскән, социаль челтәрләрдә аралашкан бала мөстәкыйль рәвештә үз иптәшләре белән фикер алыша, аралаша алмый. Галим бу проблеманың бик зур масштаблы булуына борчыла. Бу үсмерләрнең акыл һәм эмоциональ үсеше өч яшьлек баланың баш мие үсешенә тиң икән.

 Бу балада тәвәккәллек, тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу, игътибарлылык кебек сыйфатлар кими. Әлеге мәсьәләне беренче чиратта әти-әниләр хәл итәргә тиеш. Баланы телефоннан аеру өчен спорт, иҗади түгәрәкләргә йөртергә, бакча эшләренә җәлеп итәргә була. Дачадагы яшелчә, җиләк-җимешләрне телефон кнопкасына баскан кебек тиз генә үстереп булмый. Бала моны күреп, чынбарлыкны кабул итәргә өйрәнә.

Сьюзан Гринфилд дүрт ел элек үк үзенең «Аңдагы үзгәрешләр» исемле китабында балалар баш миенең заманча яңа технологияләр тәэсире белән яңадан формалаштырылуы турында яза. Шундый үзгәрешләр нәтиҗәсендә каршылык­лы, куркыныч шәхес формалаша. Алар – үз-үзен яратучылар, электрон җай­ланмалар ярдәмендә генә аралашучылар, кара-каршы сөйләшә белмәүчеләр, төрле проблемалар алдында бала-чага кебек югалып калучылар.

Андый шәхесләр тирән күңел төшенкелегенә биреләләр һәм аннан чит кеше ярдәменнән башка чыга алмыйлар. «Мин бу мәсьәләләрдә ялгышуыма бик шат булыр идем, әмма бу – исбатланган факт», – ди профессор Сьюзан Гринфилд. Ул балаларның виртуаль уеннарга керүләрен закон нигезендә тыю яклы. Шулай ук мондый уеннарны ясаучыларны да контрольдә тотарга чакыра.

Нияз Бишбалта, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading