16+

«Красивая-хороший» җырының сүз авторы Эльвира Сафина: «Тәрҗемә түгел ул, дүрт куплетны мин үзем яздым»

Инде ничәнче көн Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан бәхәс «чәйнәлә». Халык ике төркемгә бүленде.

«Красивая-хороший» җырының сүз авторы Эльвира Сафина: «Тәрҗемә түгел ул, дүрт куплетны мин үзем яздым»

Инде ничәнче көн Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан бәхәс «чәйнәлә». Халык ике төркемгә бүленде.

Җыр бүлешү аркасында килеп чыккан ызыгыш турында нәрсә уйлаганын җырның сүзләрен иҗат итүче Эльвира Сафинадан да сорашырга булдык.

- Бу җырыбыз башта үзе бөтен дөньяны шаулаткан иде. Хәзер исә авторлык хокуклары буенча зур шау-шу куптарды.
Нәрсә генә язмыйлар, сөйләмиләр, һәм, иң кызыгы – дөресен белмичә, нечкәлекләрен аңламыйча гына буш сүз сөйләүчеләр, яла ягучылар, Радик Юльякшинны яки Гүзәл Уразованы гаепләүчеләр күп.

Берәүләр “җырчылар пиар өчен чыгарган инде бу гауганы” дисә, икенче берәүләр үзләре үк шул шау-шу кызуында ниндидер фикер, сүз әйтеп, теге яки бу якны “яклап” яки “яманлап” калырга ашыга. Тимерне кызуында суга, янәсе. Чынлыкта, үзенә пиар ясый.

Барыгыз да аңлыйдыр: катлаулы, четерекле “язмышлы” җыр бу. Дүрт авторлы һәм, алай гына да түгел, тууы-танылуы-башкарылуы белән үк гаять катлаулы мондый җыр татар эстрадасында юк иде әле. Дүртебез иҗат иткән татарча вариантына кадәр дә бит әле ул шул ук кушымта, әмма башка сүзләр, башка көй белән Бабек Мамедрзаев тарафыннан җырланып, танылу алган. Безнең варианттан соң да, тагын үзгәрешләр кичереп, Радик башкаруындагы русча варианты эшләнгән. Әле җитмәсә, минем сүзләргә язылган дуэт җырның гына да өч төрле – татарча, татарча-русча, башкортча яңгыраштагы вариантлары бар. Шуннан нәтиҗәләр ясап карагыз инде.
Тагын шунысын да әйтми кала алмыйм: миңа карата әйтелгән сүзләрнең күбесе дөреслеккә туры килми. Җырның сүзләре тәрҗемә ителгән сүзләр түгел, дүрт куплет минем тарафтан әзер көйгә язылды. Хокукларны үзләштерү түгел – Авторлар җәмгыятендә автор буларак җырны теркәү турында сүз бара. Яңа җыр чыккан саен, һәр автор үз җырын теркәргә тиеш. Бу даими рәвештә эшләнә торган формаль процедура. Ике автор гына күрсәткән дигән сүзләрдә дә дөреслек юк – 2016 елда РАОга дүрт авторны күрсәтеп мәгълүмат тапшырылды. Җырга хокукны “сату” турындагы сүзләр шулай ук ялган.

Күп моментларда үземнең хаклы булуымны беләм. Шактый яла ягылды. Әмма дәшмәдем, тыйнаклык сакладым. Башкалар белмәгән нечкәлекләре бар – аларны бөтен дөньяга кычкырып йөрү дөрес түгел дип уйлыйм. Я юристлар ачыклык кертергә, я үзебез сөйләшеп, аңлашып хәл ителергә тиешле әйберләр алар. Һәрхәлдә, мондый низаглар матбугат чаралары аша хәл ителергә тиеш түгел. Халык күз алдында хәл ителә дә алмый, бутала, катлаулана гына бара ул. Шул ук вакытта, ямьсез сүзләр Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова турында тискәре фикерләр тудырырга, аларга карата халык мәхәббәтен, ышанычын киметергә дә сәләтле. Ничек кенә булса да, инде өч ел дәвамында тулы залларда, көчле алкышлар астында башкарыла, алай гына да түгел, йөзләгән кеше кушылып җырлый торган бу хитның язмышы уңай якка хәл ителәчәгенә иманым камил. Башкача була да алмый!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Каждый вложил свою лепту и без припева эта песня никому не нужна была бы! И идея, и исполнение и и.п... Запишите песню на 4 человека с возможностью исполнения её сольно(!) и нет проблем!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Вот правильно

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э нишлэп Гузэл Уразова мин язган,йорэктэн чыккан сузлэр ди....хэзер сез мин язган дисез?!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зофэр Хэйретдинов был хэлгэ аныклык индерзе бит. Хэзер унын эйтеуенсэ конфликтты ботороргэ кэрэк. Был хэл бер кемгэ лэ популярлык остэмэй. Гузэл Уразованы тынлаган хайын кунелдэ ниндэйзер ышанмаулык килеп тыуа, уземдэн хизэм, хэр языуында шул хэлгэ ишара яхалган икэнлеге кунелде борсой. Эйзэгез инде беренсе азым эшлэп, барыгыззын хокуктарыгыззы беркетеп куйыгыз за тизерэк онотайык?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Я вообще не понмаю, зачем это все на публику показывать. И каждый , как бы рассказывая правду, сам запутался. Одна сторона говорит , что была регистрация в 2016г, другая, что нет.

            Мөһим

            loading