16+

Күршеләрнең яңа башлыгы, кем син?

Октябрьнең 11ендә өч регион башлыгы постларыннан китте: Курск өлкәсе, Байкал арты крае һәм Башкортстан республикасы башлыклары үз теләкләре белән вазифаларыннан азат итү турында гариза язды.

Күршеләрнең яңа башлыгы, кем син?

Октябрьнең 11ендә өч регион башлыгы постларыннан китте: Курск өлкәсе, Байкал арты крае һәм Башкортстан республикасы башлыклары үз теләкләре белән вазифаларыннан азат итү турында гариза язды.

Башкортстан халкына ясаган мөрәҗәгатендә үзенең китүен «Һәр яклап та тикшерелгән шәхси карар» дип белдерү ясаган Рөстәм Хәмитов урынына вакытлыча башлык вазифасын башкаручы булып 54 яшьлек Радий Хәбиров килде. Күршеләрнең яңа башлыгының «портрет»ын карыйк әле.

Зур сәяси юл башы

Тумышы белән Ишимбайдан булган Радий Хәбиров 2000 елларда ук республиканың эчке сәясәте белән идарә итә, беренче президент Мортаза Рәхимов белән низагка керә, сигез ел Президент администрациясендә эшли. Тәүге тапкыр аның исеме киң җәмәгатьчелеккә 2002 елда билгеле була – ул Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын җитәкли. Әлеге уку йортының юридик факультетын тәмамлаган, соңыннан Әнкарада магистратурада белем алган Радий Хәбиров яшь, прогрессив һәм демократ җитәкче буларак студентлар күңеленә хуш килә. Бер елдан соң Президент аппаратын җитәкләп, Мортаза Рәхимов кул астында эшли башлый. Ул чагында аның турында хакимияткә йогынты ясауда Урал Рәхимовка көндәшлек тудыра алган дип сөйлиләр. Кайбер басмалар язганча, аның тырышлыгы белән «парламент путчы» булмый кала.

Администрацияне биш ел җитәкләгәннән соң, низаг килеп чыга – Хәбировны Президент отставкага җибәрә, ә «Бердәм Россия»нең җирле бүлеге аны үз сафларыннан чыгару белән яный. Россия Президенты идарәсенә эшкә чакыруны кайберәүләр «Кремль стажировкасы» дип атый, тора-бара Рәхимовны алыштыру өчен аны үтү мөһим булган дип фаразлый. Президент администрациясендә Радий Фәрит улы эчке сәясәт белән идарә итә. Тагын бер елдан соң ул – әлеге идарә башлыгының урынбасары, ә 2017 елда Красногорск (Мәскәү өлкәсе) шәһәре мэры итеп билгеләнә. Мәскәүдә эшләгән чорда аны берничә тапкыр Башкортстан башлыгы постына дәгъвачы дип атыйлар, әүвәл – Рәхимов, аннары Хәмитов урынына, әмма Хәбиров үзе бу уңайдан ул чакта комментарийлар бирми, администрациядә эшләгәндә, җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендәге чиновник булмый.

Уфага – тәҗрибә багажы һәм элемтәләр белән

Президент аппаратының региональ сәясәт департаменты җитәкчесе булган Андрей Колядин Радий Хәбировның Красногорскида эшләвен финанс-хуҗалык эшчәнлегендә тәҗрибә туплау дип атый.
– Моңарчы ул эчке сәясәт белән шөгыльләнде, ә Красногорскины эре муниципалитетның ничек эшләвен аңлау өчен сайлады: торак-коммуналь хезмәтләр, социаль өлкә һ.б., – ди Колядин.
Белгечләр киләсе елда булачак сайлауларда Радий Хәбиров җиңәргә тиеш дип исәпли. Шул ук Колядин әлеге сайлауларның җиңел булмаячагын да искәртә.
– Республикада, Президент администрациясендә, Красногорскида эшләү – барысы да аның соңгы ноктага юнәлгән юлы иде, – ди элеккеге департамент җитәкчесе. – Яхшы җитәкче булу өчен аның бик югарыда утыручыларга чыгу мөмкинлеге бар. Бу – шушы урынга куйдылар да оныттылар дигән очрак түгел. Ул күпләгән министрлар белән элемтәдә, федераль финанс агымы читләтеп үтмәсен өчен шул җитә.

Красногорск тәҗрибәсенең яңа башлыкка ярдәм итми калмаячагын сәясәт белгече Дмитрий Казанцев та билгели. Биредә социаль-икътисади күрсәткечләр яхшырган, инвестицияләрне җәлеп итүдә гадәти булмаган алымнар куллану шәһәр бюджетын 20 миллиард сумга тулыландырган, 50 эре инвестпроект эшли башлаган.

Беренче карарлар

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының килүгә үк актив эш башлавы, кул астындагыларга таләпчән һәм кискенрәк аралашуы мәгълүм. Белгечләр аның дәүләт аппараты алдында баштан ук республика халкын борчыган авырткан нокталарны билгеләвен очраклы түгел дип саный. Аның шундый тонда булуы гади халыкка ошый, югары даирә хезмәттәшлеккә омтыла. Беренче оператив киңәшмәдә үк Хәбировтан кул астындагыларга шактый гына эләгә, сәламәтлек саклау министрына ачыктан-ачык постын азат итәргә – фән докторы буларак укытырга китәргәдер дигән тәкъдим ясала. Ә республика үзәге администрациясенә җәмәгать транспорты белән бәйле хәл уңаеннан эләккән. Сәясәт белгечләре: «хәзер яңа башлык федераль үзәкнең генә түгел, ә бөтен халыкның игътибар үзәгендә, шуңа күрә проблемаларга салмак реакция булмаячак», – дип аңлата. Аббас Галләмов, киләсе елга сайлаулар булачак һәм аңа халыкны үзенә караттырырга, аның ышанычын акларга кирәк, дип исәпли. «Моңа ирешү өчен, булган мәшәкатьләрне хәл итү мөһим. Бу бөтен дөньяда шулай, демократиянең асылы шунда». Ә дорфалык белән каты булу арасында бик нәзек чик бар, беренчесен сайлаучы хупламый, ә икенчесе аңа ошый, дип исәпли сәясәт белгече. «Катылык белән сак булырга кирәк. Хәзер «көчле» хакимияткә ихтыяҗ кими, ә «ярдәмчел»гә, киресенчә, арта. Дорфалык дип саналган һәрнәрсә кирегә эшләргә мөмкин», – ди Аббас Галләмов.

Үзенең бер әңгәмәсендә Радий Хәбиров: «Белемем, көчем һәм тәҗрибәм Башкортстан халкына яхшырак яшәргә ярдәм итәргә тиеш, – дип белдерде. – Минем эш курсына керергә вакытым булачак, инде шуннан соң стратегик бурычларны чишә башлаячакмын». Татарстан белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәткә килгәндә, янәшәдә кардәшләр гомер кичерүен, шул ук вакытта көндәшлек тә булуын ассызыклаган Радий Хәбиров. «Бу көндәшлек позитив иде. Ләкин ниндидер мизгелдә без, мөгаен, артта калдык», –дип белдергән. Милли республикалардагы тел мәсьәләсе уңаеннан, ул: «аны матур гына безнең сәясәтнең өлеше итәргә кирәк. Кешеләр телне өйрәнергә тиеш», – дигән.


Тәрҗемәи хәл

Радий Хәбиров ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны – Лариса (1987 елдан 2013 елга кадәр яшәгәннәр). Әлеге никахта Светлана һәм Рита исемле ике кызлары туган. Икенче хатыны – Каринэ. Бу никахтан туган улларына Радийның әтисе хөрмәтенә Фәрит дип исем кушканнар. «Россия 1» телеканалына биргән әңгәмәсендә ул үзенең – мөселман, ә балаларының өчесе дә православие динендә булуы хакында сөйли. Мортаза Рәхимов белән очрашу вакытында Уфадагы «Әр-Рәхим» мәчетен төзеп бетерергә вәгъдә бирә.
Радий Хәбиров – Башкортстанның атказанган юристы һәм классик грек-рим көрәше буенча спорт мастерына кандидат.

Фото: www.facebook.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading