– Татарстан федераль программаларның барысында да актив катнаша. Төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, республикага шул күләмнәрдә акча биреләчәк, – диде ул.
Депутат Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралган эшләргә тукталды. Ялган алкоголь продукциясе җитештерүчеләргә һәм сатучыларга хәзер инде җинаять эше үк кузгатыла. Юридик һәм физик затларга бу төрдәге эшчәнлекләре өчен зур штрафлар салына. Муниципаль берәмлекләр тәкъдиме буенча, физик затлардан салымнарны 1 октябрьгә кадәр җыю тәртибен гамәлгә кую уйланыла. Хәзергә бу срок – 1 декабрь. Муниципалитетлар салым табышын декабрьдә генә ала, шул сәбәпле аны Яңа елга кадәр нәтиҗәле файдалану өчен вакыт аз кала икән.
– Авылларда үзара салым акчасын җыю каршылыкларга очрый иде, – ди Гыйльметдинов. – Әйтик, акчаны бер авыл– юл төзелешенә, ә икенче авыл – чишмәне карауга, ә өченче авыл зиратны төзекләндерергә тотарга тели. Шушы өч авылны берләштергән җирле үзидарә җыелган акчаны, мәсәлән, юл төзелешенә генә күчерә. Беренче авыл моңа каршы, чөнки анда инде юл бар. Бу мәсьәлә көйләнелде, хәзер инде һәр авыл үзара салым акчасын нинди эшкә тотачагын үзе хәл итә. Дәүләт тә башкара төзү-төзекләндерү эшләрен. Ләкин үзара салым да отышлы чара. Авыл халкы җыйган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти. Мин үзем дә авылда үзара салым җыйганда акча бирәм. Авылдагы теге яки бу эшне тизрәк башкару мөмкинлеге бу ләбаса. Безгә әле «Бистә» программасын җанландыру зарур. Казан бистәләрендә дә үзара салым тәртибен рәхәтләнеп кулланып булыр иде.
Комментарийлар
1
0
0
Собчакнын (Ксениянен) кысылмаган жире юк, ана сайлаучыларны yз ягына ауыштыру очен кылана инде.
0
0