16+

Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган 

Кукмараның Саз-Тамак авылы сыеры бер дә көтмәгәндә “йолдыз”га әверелде. Аны хәзер Америкада да беләләр.  

Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган 

Кукмараның Саз-Тамак авылы сыеры бер дә көтмәгәндә “йолдыз”га әверелде. Аны хәзер Америкада да беләләр.  

Гап-гади бер татар авылының сыеры ничек Америкага барып җиткән дисезме? Үзе түгел, җәй көнне ипләп кенә көтүдән кайтып барган мәлендә төшереп алынган фотосы киткән аның океан артына. Фотоның авторы – Төньяк Каролина штатының Чапел-Хилл шәһәрендәге университетта беренче курста укучы милләттәшебез Иделия Хисмәтова. Фото астына хәтта “Кукмара. Татарстан. Россия. Татар йорты яныннан узып баручы сыер” дип тә язып куелган. 

Иделиянең үзе белән сөйләшә алмадык, бу хәл турында безгә дәү әнисе Зәйтүнә апа сөйләде. Оныгы үзләренең уку йортында оештырылган фотоконкурска шушы фотоны биргән булган. Нәтиҗәдә 600 фото арасыннан 12 фотоны сайлап алып, алардан календарь ясаганнар. Иделия аның өчен премия, ә Саз-Тамак сыеры танылу алган. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: Иделия узан ел Кукмара басуларын да фотога төшергән булган һәм анысы белән дә фотобәйгедә җиңү яулаган.    

Иделия исә Америкада яши, аңа өч яшь булганда гаиләләре белән шунда киткәннәр. Җәйге каникулларында бабасы һәм дәү әнисе янына Казанга кайта икән. Берочтан Кукмарада яшәүче туганнары янына да барып кайталар.  

– Казанга китәргә дип капка төбендә торганда, көтү кайтканын күреп алды да күрше йортка кайтып барган сыерны фотога төшереп тә алды. Бу вакыйганың ахырын инде беләсез, – дип көлә Зәйтүнә апа. 

Оныгы Иделиянең бик актив бала булуын да сөйләп алды ул. Уку йортында узган чараларда да, волонтерлык хәрәкәтендә дә бик теләп катнаша икән. Мөмкинлекләре чикле балаларны ирланд биюенә өйрәтә. Бу бию белән үзе дә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алган. Укуда да алдынгы ул. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.    

– Аларда бик матур бер гадәт бар: дуслары туган көнгә биргән акчаны берәр хәйриячелек эшенә сарыф итәләр. Иделия дә шулай итәргә булган, ул башта үзенең акчасын Африкага җибәрергә ниятләгән. Әнисе булышырга теләгең булса, үзебезнең Татарстаннан башлыйк әле дигәч, миңа шалтыраттылар. Мин алар кайтышка ак төстәге бер кәҗә карап куеп, аны бирергә бер әби дә табарга тиеш булдым. Иделия кайтты, ә мин тапкан ак кәҗә сатылган булып чыкты. Аннары кәҗә сатучыны интернет аша Кукмарага кайтуышлый юл өстендә калган авыллардан эзли башладык. Арчадан таптык без аны. Иделия бик матур ак кәҗәне авылдагы әбигә алып кайтып бирде. Ул кәҗә белән булган кызыклы хәлләрне әле дә искә алабыз, – ди Зәйтүнә апа.  

Моңарчы, "Шәһри Казан" Кукмара сыерының модель булуы турында язган иде.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading