16+

Куркыныч статистика: 100 мең кешегә – 7 үтереш

Күптән түгел Америкада булган үтереш дөньяны шаулатып алды.

Күптән түгел Америкада булган үтереш дөньяны шаулатып алды.

Шаулашмаслык та түгел – 29 кешенең гомере өзелгән һәм ел башыннан бирле шундый массакүләм һөҗүмнәрнең саны 292гә җиткән. Бу хәлләрдән соң җәмәгатьчелек законнарның үзгәртелүен көтә. Әмма нинди законнар үзгәртелергә тиеш?

Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре төрле: бер очракта – яшьләрнең тормыштан канәгать булмавы, икенчесендә – психик тайпылыш, башкасында – эш урынында килеп чыккан низаг. Ә 2017 елда Лас-Вегаста концерт вакытындагы 58 кешенең гомерен өзгән атышның сәбәпләре бөтенләй ачыкланмаган. Соңгы хәлләрне, алдан әзерләнгән сәяси акт, дип атаучылар бар, оппозиция әлеге фаҗига өчен җаваплылыкны АКШ президенты җилкәсенә өяргә тырыша.

Кемнең хаклы булу-булмавы хакында озак бәхәсләшеп була, әмма бу – америкалылар бәласе һәм безне алардан океан аерып тора. Бездә утлы корал ирекле сатылмый, әмма аңа карап кына үтерешләр саны аларныкыннан ким түгел. Анда кемнеңдер сүзләре җәмәгатьчелектә нәфрәт уята һәм милләтчелек утын кабыза икән, ә биредә нәрсәдән килеп чыга ул кеше гомерен кыю?

Берничә ел элек 100 мең кешегә туры килгән үтерелүчеләр саны буенча, Россия дөньяда – бишенче, ә Европада беренче бас­кычта булган. 2006 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 20 очракны тәшкил иткән. Аннан рейтинг кинәт кенә аска тәгәри, үтерелгәннәр саны 3 тапкырга кимегән, ягъни 100 меңгә – җиде үтереш. Бу күрсәткеч белән дә Россия Европада беренчелекне бирми. «Зур җиделек» төркеменә кергән дәүләтләрдә ул 100 меңгә бер очрак кына, Испания белән Италиядә аннан да кимрәк. Әйләнгән саен атышлар булып торса да, АКШта ул күрсәткеч 100 кешегә 5,35не тәшкил итә. Кытайда исә, Россиягә караганда, кеше үтереш – 20, ниндзя белән якудзалары булган Япониядә 30 тапкырга азрак.

Корал бездә сатылмый, теләсә кем атышып йөри алмый һәм төп корал – кухня пычагы. Статистикага күз салсаң, теләсә кайсы корал белән чагыштырганда, халык пычактан күбрәк кырыла икән. Көнбатышны сүгәбез, без алардан рухи яктан чистарак, югарырак дигән булабыз, әмма халык бер-берсен пычак белән суя. Акыл белән аңлап булмый, аршын белән үлчәнми бу. Белгечләр агрессияне яхшысына-начарына аера, яхшысы үсә алмый икән, димәк, начары алгы планга чыга. Америкадагы үтерешләрдән соң бездә тагын корал сату-сатмау турында шаулашып алачаклар. Һәр ике як та үзенең дәлилләрен китерәчәк һәм алар ышандырырлык. «Болай да дөньялар тыныч түгел, халык агрессив, нигә кирәк ул корал?» диючеләр саннарга күз төшерә ала – Эстония, Литва, Молдова, Болгариядә утлы коралны легальләштергәннән соң, үтерешләр саны 3 тапкырга кимегән.

Бәлки андый очракта кешедә шик уянадыр: кесәсендә кемнең нәрсә йөрткәнен кайдан беләсең? Ә Бөекбритания­дә, корал сату тыелып 6 ел узгач, кораллы һөҗүмнәр – 101, көчләүләр – 105, үтерешләр 24 процентка арткан. АКШның корал йөртү тыелмаган штатларында исә гражданнар, полиция белән чагыштыр­ганда, җинаятьчеләрне ике тапкыр күбрәк юк иткән һәм аларда җинаятьчелек 33 процентка кимрәк. Корбаннарның саны югары булса да, бу илдә корал саны арта бара, ә үтерешләр кими. Корал бездә дә бөтенләй юк түгел анысы – 5 миллион легальләштерелгән, тагын шуның хәтлесе законны читләтеп үтеп кенә үз иясен тапкан (якынча 14 кешенең берсендә корал бар). Коралның ирекле сатылмавын халыкны криминалдан коткару дип аңлаталар. Бәлки Маоның: «Винтовка хакимиятне тудыра» дигәнен күздә тоталардыр. Революциягә чаклы Россиядә интеллигенция вәкилләренең күбесе револьверга ия булган, әмма Кышкы сарайны алар штурмламаган.

Россия халкы әле корал белән эш итәрлек дәрәҗәгә менеп җитмәгән, ул алга киткән илләрдән бик нык артта калган дип әйтүчеләр бар. Димәк, алга китмичә, халык үз-үзен, якыннарын яклый алмаячак, җинаятьләр саны кимемәячәк, криминал рәхәтләнеп легаль булмаган коралыннан файдаланачак, ә гади кеше кайгы-хәс­рәтен аракыга батырып, үзара низагка кереп, пычакка ябышачак. Күз алдына бик үк күңелле картина килеп басмый, бу картинаның хәтта статистикасы да бар: 100 мең кешегә – 7 үтереш.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading