16+

Кытайда да бүген аборт тыела, чөнки халык күпләп кырыла...

Күптән түгел Будапештта узган “Көнчыгыш Европа демографик саммиты”нда яңгыраган фаразлар бер дә рухландырмый әле. Җир йөзендә халык саны 11 миллиардка җитәчәк, шуның өчтән ике өлеше – Африкада гомер кичерсә, Европа бушап калачак һәм аны мигрантлар басып алачак.

Кытайда да бүген аборт тыела, чөнки халык күпләп кырыла...

Күптән түгел Будапештта узган “Көнчыгыш Европа демографик саммиты”нда яңгыраган фаразлар бер дә рухландырмый әле. Җир йөзендә халык саны 11 миллиардка җитәчәк, шуның өчтән ике өлеше – Африкада гомер кичерсә, Европа бушап калачак һәм аны мигрантлар басып алачак.

Халыкның картаюына һәм кими баруына кайгыручы сәясәтчеләр юк түгел. “Бер гаилә – бер бала” дигән сәясәт алып барган Кытайда да бүген абортлар тыелган. Халыкның кимүе бөтен дөнья буйлап күзәтелә. Узган гасырның 60-70нче елларында ул бик зур темплар белән артса, хәзер шул ук темплар белән кими (елына 2 процент). Бу хәл Африка белән Латин Америкасы илләренә дә кагыла: Бүген Төньяк Африкада бер хатын-кызга ике бала туры килә (Франциядә бу күрсәткеч – 1,8). Белгечләр моны Африкада шәһәрләр артуы һәм хатын-кызның белемлерәк була баруы белән аңлата. Бер яхшының бер яманы икән.

БМО фаразлары буенча, 2050 елларда Африкада барлык халыкның 20 проценты яшәсә, европалылар (Россияне дә кертеп) 7-8 процент кына булачак. Көнбатыш Европа үзенең демографик һәм икътисади проблемаларын Көнчыгыш һәм элеккеге СССР республикалары исәбенә хәл итә, соңгыларының исә әлеге бушлыкны тутыру мөмкинлеге юк. Демографик саммитның Венгриядә узуына да аптырыйсы түгел. Халык саны кимүнең төп сәбәпләре аның бер илдән икенчесенә күченүе белән генә бәйле түгел. Көнчыгыш Европа илләрендә социализмнан капитализмга күчү демографик стресс китереп чыгарган ди белгечләр. Моңа тагын Балкан илләрендәге сугышны да өстәргә кирәк. Бүген Босния белән Украина Европада туучылар саны иң аз булган дәүләт исеменә дәгъва белдерә. Халык санын арттыру өчен һәркем үзенчә тырыша да инде югыйсә: кайсы мигрантлар исәбенә, кайсы милләттәшләрен кире кайтарып. Әмма саммитта әйтелгәнчә, мәшәкатьтән чыгу юлы – туучылар санын арттырырга кирәк. Ләкин моңа ничек ирешергә? 2050 елларга хәтле әлеге мәсьәлә хәл ителмәчәк.

Халык кимүне коронавируска гына бәйләп булмый. Кайбер илләрдә (Дания, Финляндия, Норвегия, Яңа Зеландия) пандемия чорында әллә ни үзгәреш булмаган. Көнчыгыш Европа илләрендә бераз кимегән, ә менә Болгария белән Литвада, киресенчә, халык саны артып киткән. Бу туучылар яки үлүчеләр саны арту белән бәйле түгел, әлеге дәүләтләрдән китүчеләр кими төшкән. Ковид чорында Россиядә 60-70 яшьлекләр 20 процентка кимесә, аннан өлкәнрәкләрнең дүрттән берсе бакыйлыкка күчкән. Узган ел гомер озынлыгы Болгария белән АКШта – 1,5, Испаниядә – 1,6, Россиядә 1,9 елга кимегән. Пандемия тәмамланса, демографик югалтулар тиз арада элеккеге хәленә кайтачак дип ышандыра белгечләр.

Үзебезгә килгәндә, демографик хәл яхшырачак дип ышандыралар. Моның өчен 2007 елдан соң туганнарның үсеп җитүе кирәк икән, чөнки ул елларда балалар күп туган. Ләкин әлеге арту дулкын-дулкын булып киләчәк һәм мондый демографик дулкыннар икътисадның да, җәмгыятьнең дә хәлен катлауландырырга мөмкин. Шул авырлыкларны да җиңеп чыга алганда (ә алар берничә дистә елларга сузылырга мөмкин), демографик хәлебез яхшырып та китәргә тора...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading