16+

Кытайлар тәҗрибәсе безгә туры килерме?

Кытайларда әллә нәрсәләр бар – социаль рейтинг дигән нәрсә уйлап чыгарганнар да, хәзер һәркемнең һәрбер гамәлен бәяләп, статусын билгелиләр.

Кытайлар тәҗрибәсе безгә туры килерме?

Кытайларда әллә нәрсәләр бар – социаль рейтинг дигән нәрсә уйлап чыгарганнар да, хәзер һәркемнең һәрбер гамәлен бәяләп, статусын билгелиләр.

Әлеге тәҗрибәне бездә дә куллана башлаячаклар дигән сүзләр ишетелгәли. Бу уңайдан фикерләр төрле, күпләр моңа өстәмә контроль, ирекне чикләү дип карый. Кытайның күп нәрсәсенә шикләнеп карау гадәте бар, ләкин бу очракта сүз аларның машина-техникасы, кием-салым сыйфаты турында бармый. Кытайга яхшы булган әйбер россияле өчен ничегрәк булыр?

Нәрсә соң ул социаль рейтинг? Кытайда электрон җайланмалар киң кулланыла башлаганчы ук һәркем урамнарда эленеп торган “Ышаныч тартмаларына” үзен борчыган мәсьәлә турында язып сала алган (төнлә музыка акырткан күршесеннән башлап, хәтта үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән министрлыкларның гаебенә хәтле күрсәтеп). Аноним хатлар каралмаган. Кытайда гасырлар буена “тышкы контроль” дигән тәртип урнашкан: кеше җәмгыятькә бәя бирә һәм җәмгыять аның белән килешә. Социаль рейтинг дигән нәрсәне уйлап чыгарганчы ук кытай халкы хат язып, тиешле урынга җиткерү әмәлен белгән булган инде. Электрон формада эшли башлагач, урамдагы тартмаларның кирәге калмаган. Балларны төрлечә җыярга, яки югалтырга да мөмкин. Бездә яшел зонага машинасын куючыларны фотога төшереп җибәргән кебек инде бу. Машина хуҗасына – штраф, фотога төшерүчегә – балл, аннары ул баллар акчага әйләнә. Берәүнең бәхетсезлеге исәбенә калынайган кесә бәлки рәхәтлек тә китерәдер? Вакытлыча... Төнлә күршеләреңнең карават шыгырдавы йокыңны качырса – телефоныңнан тиешле урынга гына хәбәр итәсе, шунда ук аның баллары кими, синең йокың туя башлый. Баллары кимегәнен күршесе дә беләчәк, бу хакта аңа йә ташламалы бәядән билет алганда, йә кредит алырга җыенганда хәбәр итәчәкләр.     

Кайберәүләр моны сәяси контроль белән бутый. Соңгы еллар вазгыятеннән чыгып, аларның шулай дип уйларга хакы бар. Әмма Кытайдагы сирәк кенә булгалап торган митингларда чыгыш ясаучыларның баллары кимемәгән, ул чагында рейтинг үткәрү идеясы мәгънәсен югалтачак.

Ә бездә шундый тәҗрибә үткәрү ничек булып бетәр иде икән? Әләкләү, донослар язу хәзер шәхси мәнфәгатьне кайгырту, яки үч алу теләгеннән чыгып эшләнә, ә кытайлардан үрнәк алынса – өстәмә баллар алу мөмкинлеге булачак. Әлеге тәҗрибә кулланыла башлаганчы, җәмгыять социаль бәя бирүнең зур җаваплылык икәнен аңларга тиеш. Кытайда бит ул тулаем тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан чыгып эшләнә, кемнеңдер тормышын вату-җимерү, язмышы белән уйнау өчен түгел. Безнең каланчадан караганда, бу дәрәҗәгә ирешү өчен байтак вакыт кирәк әле безгә.

Ә социаль рейтингның уңай яклары да шактый. Кеше интернет уеннарга, күңел ачуларга күбрәк вакыт сарыф итеп, китап, газета-журналлар сатып алмый икән – аның баллары кими, рейтингы түбәнәя. Башкаларга ярдәм иткән, донор булганнарга өстәмә баллар языла. Кыскасы, таяк ике башлы. Бездә дә шулай булсын, баллар җыеп, социаль рейтингта югары баскычта булыйк дисәк, бик күп нәрсәгә карашларны үзгәртергә кирәк булачак. Яңадан туып булмаса да, кешелеклелекне бөтенләй үк аяк астына салып таптамаска гына өйрәнеп була. Баллар башка җирдә дә санала бит әле...

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading