«Җәлил, әлкәй, сөләйле...»
«Җәлилнефть» идарәсенең башлангыч чоры Татарстан нефтьчеләренең зур җиңүләргә ирешкән вакытка туры килә: узган гасырның 50нче елларында республика иң эре нефть табу үзәгенә әверелә, 1956 елда «Татнефть» берләшмәсе СССР буенча беренче урынга чыга, 1959 елда кара алтын табуның тәүлеклек күләме 100 мең тоннага җитә. Шөгер төбәгендә Җир йөзендәге иң эреләренең берсе булган Ромашкино нефть ятмасы табылганнан соң, тора-бара аның зур мәйданнарга җәелүе ачыклангач, Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнарына хәтле сузылуы өстәмә көчләр таләп итә. Шул рәвешле, әлеге ятманың төньяк чикләре буенда 1959 елда «Әлмәтнефть»нең ике промыселы нигезендә «Әлкәйнефть» идарәсе оеша. Белгечләр телендә Ромашкино гигантының «төньяк кырые» дип аталган бу якларга юл ачкан 38нче скважина 1950 елда Танаевка авылы янында борауланган. Ул чорда кара алтын табу эше нинди зур күләмдә һәм югары темплар белән башкарылуын күзаллау өчен тагын бер мисал: 1968 елда «Әлкәйнефть» үзе ике мөстәкыйль идарәгә – «Җәлилнефть» белән «Сөләйнефть» идарәләренә бүленә.
Өч дистә елга якын үзара ярышып, үзбаш булып яшәп килгән ике күрше идарә 1997 елда бергә кушылып, «Җәлилнефть» булып кала. Шул чордан инде идарә тарихының яңа битләре языла башлый. Әмма юбилейда әйтелгәнчә: «Без «Җәлилнефть» дибез икән, бу очракта «әлкәйлеләр»не дә, «сөләйлеләр»не дә күз алдында тотабыз...» Максатлары, җиңүләре уртак булган «Җәлилнефть» кара алтын табучылары 60 еллык юбилейларын шанлы үткәне, бүгенге уңышлары, иртәгәсе көнгә булган якты өмет белән каршы алды.
Кара алтын – икътисад нигезе
Юбилей чарасында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть сәнәгате – республика икътисадының нигезе. «Нефть сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләр төбәк һәм ил үсешенә зур өлеш кертә. Без «Җәлилнефть»не «Татнефть» җәмгыятенең әйдәп баручы нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе дип әйтә алабыз. Биредә 585 миллион тонна нефть табылган, бүген «Татнефть» тарафыннан табылган кара алтынның 16 проценты җәлиллеләргә туры килә», – диде Президент үзенең чыгышында. Ул Җәлил бистәсенең үзгәрүен дә билгеләп үтте – биредә гүзәл парклар, фонтаннар, өйләр пәйда булуын искәртте. «Алга таба да шулай булачак, чөнки нефть тармагы үсештә», – дип ышандырды республика башлыгы.
Җәлилгә тугры булып
Герой-шагыйрь исемен йөрткән бистәгә килгән күпсанлы кунаклар арасында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы һәм оныкчыгы булуы бәйрәмгә тагын да ямь өсти, аның дәрәҗәсен күтәрә. Нефть-газ чыгару идарәсе һәм бистәнең башлангыч чорында зур өлеш керткән Галимҗан Әхмәдиев тәкъдиме белән, бистәгә Муса Җәлил исеме бирелә. Шул ук елда мәктәп директоры Азат Исмәгыйлев инициативасы белән, шагыйрьнең музее да ачыла. «Ал канәфер» дип аталган оешма тырышлыгы белән туплана башлаган экспонатлар мәктәп кысаларына сыеша алмый, тора-бара ул нефтьчеләрнең техниклар йортына күченә. Герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре турындагы материаллардан тыш әлеге музейда шулай ук нефтьчеләр, беренче кара алтын табучылар, идарә тарихын яктырткан заллар бар. Кемнәр генә килеп китмәгән бирегә: шагыйрьнең хатыны Әминә Җәлилова, язучы Рафаэль Мостафин, Германиядән язучы-публицист Леон Небенцаль, СССРның төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы башка делегацияләр. Чулпан Җәлилова музейны, гомумән бистәне, аның кешеләрен ошатуын яшерми:
– Биредә искиткеч кешеләр һәм искиткеч музей. Бер бүлмәсе Муса Җәлилгә багышланган, анда аның документлары, фотолары саклана. Биредә әтиемнең хәтерен бик олылыйлар, – ди ул.
Истәлекле экспонатлар арасында җәлилчеләр өчен кадерле булган тагын бер әйбер – нефть салынган капсула. Ул бу җирлектә 500нче миллион тонна кара алтын табылу хөрмәтенә куелган. Калькуляторга үрелеп, аны сумнарга яки долларларга әйләндерсәң, башлар әйләнерлек саннар чыгарып була һәм шулар ярдәмендә республика һәм ил үсеше өчен берничә буын җәлиллеләрнең әйтеп бетергесез олы хезмәте кергәнен чамалап карау мөмкинлеге туа. Ә быелгы юбилейга исә «Җәлилнефть» бу санга тагын 85 миллионны өстәгән.
...Җәлилдән чыгып киткәч, өч район (Сарман, Азнакай, Әлмәт) чигенә туктап, нефтьчеләр бистәсенә карап тордык. Җир-анабыз кара алтын дигән нигъмәтен бирмәсә, бистә урынында элеккечә иген кыры җәелгән булыр, Сарман ягы телгә бакыр мәгарәләре булган, сандугачлы, җырлы як булып кына керер, «Биредән бит Пугачев узган, Сарман бабай аңа тоягында тамгасы булган ат бүләк иткән», «Бакыр мәгарәләренә хәтта монголлар да төшкән» дигән риваятьләр генә йөрер иде. Ә тәкъдир дигәннәре аңа тагын да баерак тарих, гыйбрәтле, шанлы юл әзерләгән, ул инде бүген үк легендага әверелеп, җырларда мактап җырлана. Сарман ягы бит ул, җырлы як, кара алтынлы, Җәлилле як...
Комментарийлар