16+

Мансур Гыйләҗев: «Татар киномотографиясе Аяз Гыйләҗев турында фильм төшерергә әзер түгел әле»

Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча спектакльләр декадасына багышланган матбугат конференциясендә язучының улы “Татар киномотографиясе Аяз Гыйләҗев турында фильм төшерергә әзер түгел әле”, диде.

- Мин аның турында кино төшерергә күптән хыялланып йөрим. Аның тормышын төшерәбез икән, без лагерь темасын да, 60-70 еллар тарихын да күтәрергә тиешбез. Бу эпопепея булырга тиеш. Ләкин аны аз бюджетлы, кысынкы бер фильм иттереп төшерергә ярамый. Ул лаеклы эш булырга тиеш. Мин Татарстан, Россия продюсерлары белән дә еш аралашып торам. Алар да әлеге проект белән кая да булса бару иртәрәк, ди. Мин ышанам, андый көннәр дә җитәчәк, - ди драматург Мансур Гыйләҗев.  

Мансур Гыйләҗев “Бибинур” фильмының сценарий авторы буларак та мәгълүм.

Фото: tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading