16+

Марат Лотфуллин: милли җанлы яшәеш үрнәге

Татар халкы, бөек Тукаебыз теленең киләсе буыннарга лаеклы саклануы өчен хезмәт куючы Марат ага Лотфуллинга милләтебезнең горурлыгы булырдай, үз телебездә белем һәм тәрбия биреп, яңа көн таләпләренә җавап бирә алырдай мәктәпләрдә олы аксакал булып тәҗрибә уртаклашыр көннәр насыйп булсын.

Марат Лотфуллин: милли җанлы яшәеш үрнәге

Татар халкы, бөек Тукаебыз теленең киләсе буыннарга лаеклы саклануы өчен хезмәт куючы Марат ага Лотфуллинга милләтебезнең горурлыгы булырдай, үз телебездә белем һәм тәрбия биреп, яңа көн таләпләренә җавап бирә алырдай мәктәпләрдә олы аксакал булып тәҗрибә уртаклашыр көннәр насыйп булсын.

"Марат абый кечкенәдән үк бер нәрсәне яхшы аңлый: белемең тирән, рухың нык, иманың саф булганда гына тормышта юлыңны табып, үз халкыңа лаеклы хезмәт күрсәтергә мөмкин. Бу сүзләренә гомере буе тугры, гомер юлларын укытучы хезмәтендә үткәргән әти-әнисенең лаеклы алмашы була Марат ага Лотфуллин... Аның турында укытучыларның остазы дип тә әйтергә булыр иде. Күпме еллар буена милли сораулар буенча мәктәп җитәкчеләрен, укытучыларны, бигрәк тә татар теле укытучыларын тәрбияләүче дә, аларга дөрес юлны сайларга ярдәм итүче дә булды ул. Аның туган халкына хезмәт күрсәтүдән туктаганы юк..."

Моннан ун ел элек «Шәһри Казан» газетасында Казан шәһәрендә милли мәгарифне оештыручыларның аксакалы Марат Лотфуллинга багыш­лап шулай язган булганмын. Ун ел гомер кай арада сизелми узып киткән. Халкыбыз өчен, милли мәгарифебез өчен Марат Вазыйх улының бу ун ел эчендә дә куйган хезмәтләре, көне-төне «көрәшкән» тормыш юлы – һәркемнең күз алдында. Марат абый Лотфуллинның бар хезмәтләре Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтында, республикабызның Мәгарифне үстерү институтында милли мәгарифне үстерү юнәлешендә эшләде. Ул көннән-көн илебездә милли мәсьәләләр, милли телләр юнәлешендә вазгыятьнең  үзгәрә  баруын сизеп (хәер, ул сәясәт һәрвакыт «кыл» өстендә диярлек), бу өлкәдә эзләнүле хезмәт куюын дәвам итте. Аның фикерләре һәрвакытта да кабул ителгән карарлар белән аваздаш. 

Марат Вазыйх улы: «Һәр мәсьәләнең чишелешен караганда, башта проблеманың төбендә ни ятуын күрә белү кирәк», – дип саный. Аның милли мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләү кирәклеге турындагы фикерләре үзенең актуальлеген көннән-көн дәлилли.

Соңгы елларда милли телләргә һәрьяклап һөҗүм башланганда, дистә еллар эчендә куелган милли мәгариф системасын тулаем җимереп, ана теле укытучыларын үз милләтләренә тугры булып, фидакарь хезмәтләре өчен «хөкем» иткәндә, һәммәсен дә яклап, беркемнән дә курыкмыйча, үз сүзен әйтә алган бердәнберләр арасында Марат Лотфуллин булды. 

Бу тормышта үз сүзен әйтә алганнар бармак белән генә санарлык. Әйтер сүзең булу, әйтер сүзеңне әйтә алу сыйфаты бик азларга гына хас. Марат абыйның әйтер сүзе, фикере дә, әйтә алырлык мөнбәре дә бар. Туры сүзле, курку белмәс, тирән белемле, зирәк һәм зыялы Марат абый Лотфуллин үз фикерләрен югары трибуналар аша да, һәрдаим һәркем аралаша торган социаль челтәрләр аша да ирештерә. Һәркемгә үз милләтең, телең өчен битараф булмыйча, авырлыкларга бирешмичә яшәргә өйрәтә ул.

Мин дә тормыш юлымда Марат абыйның хәер-фатихасы белән хезмәт юлымны үзгәрттем, аның белән бергәләп эшләдек, акыллы киңәшләре, күркәм гамәлләре, милли җанлы яшәеше үрнәгендә яшәп киләм.

Марат Вазыйх улының күркәм 70 яшьлек юбилее якынлаша. Өч дистә еллык зур тарихы булган «Шәһри Казан»ыбыз газетасы аша Марат абыйга чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Татар халкы, бөек Тукаебыз теленең киләсе буыннарга лаеклы саклануы өчен хезмәт куючы Марат ага Лотфуллинга милләтебезнең горурлыгы булырдай, үз телебездә белем һәм тәрбия биреп, яңа көн таләпләренә җавап бирә алырдай мәктәпләрдә олы аксакал булып тәҗрибә уртаклашыр көннәр насыйп булсын. Матур гаиләсендә Нурия апа белән тигезлектә, балалары, оныклары, якын туганнары белән бергәләп бәрәкәтле гомерләрдә яши күрсеннәр, иншалла. 

Гөлназ Исмәгыйлева,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading