16+

Машинаңны “портал” аша сат!

Россия Хөкүмәте автомобиль сатучыларның хәлен җиңеләйткән. Хәзер сату-алу килешүен “Бердәм дәүләт порталы” аша да рәсмиләштереп булачак.

Машинаңны “портал” аша сат!

Россия Хөкүмәте автомобиль сатучыларның хәлен җиңеләйткән. Хәзер сату-алу килешүен “Бердәм дәүләт порталы” аша да рәсмиләштереп булачак.

Шәхси тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: бу кешеләргә вакытларын, акчасын һәм нерваларын саклар өчен бик яхшы вариант. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә әлеге яңалыкны бик теләп кабул иткәндер. Гадәттәгечә, техник кыенлыклар гына килеп чыкмасын! 

Портал килешү буенча хезмәтне бушлай күрсәтәчәк. Хәзергә сату-алу килешүен бер кәгазь белән генә беркетәләр. Ул документта нәрсә язылуы да мөһим роль уйнамый. Сатучының һәм сатып алучының имзалары булса, шул җитә. Әмма ул имзалар чынмы-ялганмы икәнен раслау җиңел түгел. Шуңа да хокук саклау органнары вәкилләре өчен дә кыенлыклар туа иде. 

Яңа тәртипләр бу проблемадан җиңеләйтер дигән өмет бар. Тик ЮХИДИга килеп, машинаны теркәүдән барыбер азат итмәячәк. Машинаны карау, яңа номерлар алу өчен электрон килешү гамәлгә керергән тиеш була. 

Хәзер машинаның хуҗасы алышуны  турындагы мәгълүмат ЮХИДИның мәгълүмат системасында шунда ук чагылачак. Ягъни ЮХИДИга барып, “учет”тан төшерү һәм кую соралмый. Бу исә штрафларның элеккеге хуҗа килмәвен, ә яңа хуҗа, элеккегесенең “ялгышлары” өчен җавап тотмаячак. 

Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, шул рәвешле килешүне төзүчеләр өчен автомобильләрне теркәү дә җиңелрәк булачак. Аларга машинаны теркәү өчен алдан гариза бирү таләп ителмәячәк. Кабул итүгә язылдың да, машинаны мәйданчыкта күрсәттең һәм теркәү турында таныклыкны ала аласың. Сүз уңаеннан, Дәүләт порталы аша кабул итүгә язылган очракта, мондый тәртипләр элегрәк тә булган. Әмма барысы да бу хакта белми, ди белгечләр. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading